Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Иргә ышанма, Иделгә таянма

Улым белән декрет ялында утырганда, аз булса да акчасы, дип, дворник булып урнашкан идем. Фәния белән әнә шул вакытта таныштык. Ул да, минем кебек, күрше йортта ишегалды җыештыра. Аның да бәләкәй улы бар.

Кеп-кечкенә генә гәүдәле бу ханымның эшкә батырлыгы шаккатырлык иде. Акчасына кызыгып, бер генә түгел, берьюлы берничә участок алган. 
Ишегалды җыештыручыларның эше карап торышка гына җайлыдыр кебек. Кышын – кеше торып йөри башлаганчы йортның дүрт ягын көрәп, юлларны чистартып куярга кирәк. Язын исә боз чабу, сукмакларга ком сибү... Җәен ишегалдында чәчәкләр дә үстерергә тиеш әле ул. Атна саен чүп контейнерлары янында дежур торасы да бар. Эше күп, авыр һәм бик аз түләнә торган аның. 

Фәния белән уртаклыгыбыз тагын бар иде. Ул да, мин дә – тулай торакта яшибез. Тулай торакта яшәгәннәрнең һәрберсе үз фатиры турында хыяллана. Бер ялгызың гына булганда, яшь чакта берничә ел яшәп алганда гына ярый әле ул. Студент чакта хәтта тулай торакта яшәүнең үз романтикасы да була. Ә менә гаилә корып, шушы кеп-кечкенә бүлмәгә бала караватын да сыйдырырга кирәк була башлагач, тулай торакта яшәүнең бар михнәтен аңлыйсың. Тиз генә ботка пешереп алыйм дисәң, буш конфорка юк. Кер эләргә урын таба алмыйсың. Юынырга чират... Тулай торакта яшәргә насыйп булганнар моның барысын да белә инде, болай гына искә төшерүем. 

Мин үз участогымдагы карны көрәп бетереп, көрәгемне алам да, тизрәк өйгә ашыгам. Юлым һәрвакыт Фәниянең участогы аша. Ул инде ике кеше эшләрлек эшне берүзе эшләп бетереп, соңгы сукмакны көрәп маташа. 

Бераз гына туктап, тегесен-монысын сөйләшеп алабыз. 
– Аяк авырта әле, кызый, – дип зарланып куя ул. – Бүген дә көчкә аягыма бастым. 
– И Фәния, үзең дә инде! Ике кеше эшли торган эшне эшлисең бит! Ник иреңне дә чыгармыйсың булышырга? – дип, бераз әрләп алган булам үзен. Анысы болай гына инде, сүзне ялгап җибәрер өчен генә. Булышасы булса, булышыр иде. Күпме эшләп, иренең чыгып кар көрәшкәнен күргәнем юк. Кайчагында шулай, урам уртасында баскан килеш  бер-беребезгә тормышларны сөйләштереп алгалыйбыз. Нишләтәсең, хатын-кызлар инде. Сөйләшәсе килә, кайчак зарланасы да килә... күршеләрдән, ирдән, тормыштан, акчасызлыктан...

– Быел өйне түбә астына кертеп бетерсәк, аннары эчке ягы гына кала инде... – дип, шатлыклы хәбәре белән бүлешә Фәния. – Анысын инде шунда яшәп тә эшләп бетереп була. Газ белән ут кертә алсак...

Фәнияләр Салмачи тирәсендә йорт төзеп ята. Өченче ел нигезен салдылар, узган ел стенасын күтәрделәр. Кыш буе бераз акча җыеп, язын шул акчаны яңа төзеләсе өйләренә тыгып бетерәләр. Фәниянең интегеп өч җирдә эшләп йөрүе шуның өчен. 

Ишегалдын җыештырып бетергәч, мин улым янына өйгә керәм. Мин кергәнче ул әле йоклый, ирем исә иртүк эшенә чыгып киткән була. Ә ике участок җыештырган Фәния тагын бер эшенә ашыга – сөт заводында да  эшли әле ул. Әйтәм бит, шулкадәр тырыш хатын! 

Мин бу эштә озакка чыдамадым. Бер ай тулыр-тулмастан киттем. Ә Фәния эшләп калды. Ул җәйдә алар өйләрен түбә астына кертә алганнардырмы, юкмы, анысын белергә өлгерми калдым – без бу тирәләрдән күченеп киттек. Безның хыял чынга ашты – үз фатирыбызны алып кердек.  
Элек яшәгән тирәләрдән автобуста узганда гел Фәния турында уйлый идем. Кайда икән ул, аның да хыялы чынга ашып, йортлы була алдылар микән? 

 

...Еллар үтте. Үзем кар көрәргә чыгып киткәндә иртән йоклатып калдыра торган теге улым да хәзер студент инде. Беркөнне институтларында ата-аналар җыелышы булды. Автобустан төшкәч, ишегаллары аша кыеклатып кына юлны кистереп чыгарга уйладым. Элек үзебез яшәгән тулай торак тирәләре бу. Мондагы һәр тыкрык, һәр ишегалды яхшы таныш миңа. Бернәрсә дә үзгәрмәгән дисәм... бар да үзгәргән. Агачлар картайган, йортларны башка төсләргә буяганнар. Элек монда балалар бакчасы иде, хәзер ниндидер офис, ахрысы... Урам буйлап тезелешкән тулай торакларның да буяулары уңган тәрәзәләре урынына ап-ак рамлы пластик тәрәзәләр ялтырый. 

 



Лилия Гәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев