Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Интернетта татарча проект авторлары: Танылу өчен сыйфатлы продукт кирәк

«Татарларны күбрәк белүләрен теләсәк, инглиз теленә тәрҗемә итәргә һәм аны шул телдә популярлаштырырга кирәк», — ди блогер Ләйлә Лерон.

Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында татар проектларын алып баручылар очрашты. Алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм сыйфатлы продукт кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. 

 

 

«Мин ярты ел Чехиядә яшәдем, кешеләрнең кафеларда, урамнарда рәхәтләнеп газета укыганнарына шакката идем. Бездә бит андый практика да, мода да юк. Безгә ММЧ белгечләрен яңача укытырга кирәк. Әлбәттә, «Татмедиа“да 50-60 елларда укыган татар журналистикасы белгечләре утыра, аларга европалашкан укытуны кертү авыр, алар аны кабул итмиләр», — ди «Татар кызы» халыкара конкурсының башкарма директоры, этнокультура проектлары авторы Гүзәлия Гыйниятуллина. 

 

 

«Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллинна фикеренчә, һәр төбәктә, чит илдә үз кеше булуы бик мөһим. «Кемдер андагы татар мәдәниятен халыкка сөйләргә тиеш», — ди ул.

 

 

«Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон сөйләвенчә, төрек сериаллары дөнья буйлап бик нык популяр. Ул, кешеләрнең төрек культурасына сериаллар аркылы бик кызыксынып кереп китүләрен, аларда туризм барлыкка китергәнен һәм ахыр чиктә сериалларны оригиналда карый башлаганнарын, телне өйрәнгәннәрен басым ясап әйтте. Аның фикеренчә, шул дәрәҗәдә сыйфатлы продукт эшләргә кирәк. 

 

 

«Бүгенге телдә Достоевскийны иң күбе инглиз телендә укыганнар, ә рус телендә түгел. Татарларны күбрәк белүләрен теләсәк, инглиз теленә тәрҗемә итәргә һәм аны шул телдә популярлаштырырга кирәк. Аннары кешенең кызыксынып оригиналда укыйсы килү теләге булырга мөмкин», — ди блогер Ләйлә Лерон. 

 

Зәринә Хуҗина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев