Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ильяс хәзрәт Җиһаншин: Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны тәнкыйтьләмәгән

«Габдулла Тукай дин һәм милләтнең бергә булуын теләгән», — ди Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе.

Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны, динне тәнкыйтьләмәгән, дип саный Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

«Кайчакта „Тукай муллаларны, динне тәнкыйтьләгән“, — диләр. Юк. Ул беркайчан да дингә, муллаларга каршы сүз әйтмәгән. Киресенчә, аның муллаларны яклавы күренә. Ул дин һәм милләтнең икесенең дә бергә булуын теләгән», — диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

Ильяс Җиһаншин сүзләренчә, элеккеге хәзрәтләр вәгазьләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен кулланган.

«Тукайны һәр татар яратырга тиеш. Чөнки „Мин кулыма китап алам“ дигән сүз — Аллаһының Коръәнен алам дигән сүз. Борынгы хәзрәтләребез Габдулла Тукай әсәрләреннән хәтта вәгазьләр сөйләгән. Бүгенге шәкертләребез дә шулай итәргә тиеш», — дип белдерде мәдрәсә җитәкчесе. 

 

Гадел Әхмәтҗанов

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев