Мәдәни җомга

Идеолог

20 ел эчендә берничә йөз мең татарның паспортына "башкорт" дигән мөһер суктырса да, ул үз милләтеннән баш тартмаган.

Башкорт президенты Рәхимов өе кар­шындагы мәһабәт йортның иркен фатирында ул еш кына яраткан эте – бозау хәтле Кристадан һәм хаты­ны Зинаидадан китапханәсенә кереп бикләнеп, яңа та­тар китаплары укырга ярата. Сугышка киткәндә дә бер кулымда тальян булса, икенчесендә Сәйфи Кудашның шигырьләр җыентыгы иде, ди ул.

Сигезенче дистәсен тутырып килүче Таһир әфәнде Ахунҗанов (инде вафат – Ред.) Башкортстан өлкә комитетының идеология бүлеген 1967 елдан 1987 (!)гә кадәр җитәкли һәм “Татар башын татар бетерә” дигән гыйбарә нәкъ шул ел­ларда аеруча тарала: бу 20 ел тарихка иң нык башкорт­лаштыру еллары булып кереп калган. Хәер, үзенең ул чактагы эш-гамәлләрен ул яшерми, аны "ялтыравык" кәгазьгә төреп, яхшы сәбәп белән сыегайта гына...


– Башкортстанның Бишбүләк районыннан мин, Муса авылыннан. Безнең якта чуашлар бик күп, шуңа мин чуашча да беләм. "Үзебезнең чуаш" дип йөртә иде мине чуашлар.

Язмышымнан канәгатьмен. 1941 елның 21 июнендә без, Бәләбәй татар педагогика училищесын бетереп, аттестат ал­ган идек. Төне буе бәйрәм иттек. Мин гармунчы, минсез бәйрәм була алмый инде. Ә икенче көнне сугыш башланды. Мин үзем 1924 елның сентябрендә туганмын. Сугышка ал­мыйлар. Ә мин бик ашкынам – тагын бер ел көтсәм, сугыш бетәр, өлгермәм, минсез генә җиңәрләр, дим. Ул вакытта авыл Советы рәисе бер үк вакытта хәрби исәп тә алып бара иде. Киттем. Шулай-шулай мин әйтәм, мине сугышка җибәрегез дим. Бар, чәкүшкә алып кил, сөйләшербез, ди.  Чәкүшкә түгел, ярты алып килдем. Ул минем күз алдында район хәрби комиссариатына чылтыратты: "Исемлектә ял­гышлык киткән, бер иптәш 1924 елгы түгел, 1923 елгы". Шу­лай итеп, мин сугышны аркылыга-буйга гиздем. Кайткач, мәктәптә директор иттеләр, аннары комсомолның райком секретаре, өлкә комитетында башта лектор, матбугат сек­торы мөдире, аннары КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбе...

1964 тә "Кызыл таң" газетасына баш мөхәррир итеп куй­дылар. "Кы­зыл таң" ул чакта беткән газета иде, тиражы 16-17 мең. Өч ел эчендә мин аны 100.000 гә җиткердем. Анда эшләгән еллар – иң шатлыклы, иң рәхәт, иң бәхетле көннәрем. Ул чакта нәрсә турында гына язмый идек! Сез бит инде хәзер демок­ратия дип әйтәсез. Менә мин безнекеләрне карыйм – бер дә сүз иреге, азатлык дигән нәрсә күрмим. (Бүген Башкор­тстанда бер генә оппозицион газета да басылмый .)

1967 елның апрелендә Башкортстан өлкә комитетының идеология секретаре итеп куйдылар. Ул вакытта минем инде тәҗрибә бар, белем бар, бөтен баскычларны үттем. 

– Һәм 20 ел буе (!) эшләдегез... 

– Әйе, 1987 елда безне тар-мар иттеләр. Горбачев­ның бөтен планы - хәзер моны бөтен кеше белә – партия­не, илне җимерү иде. Америка шпионы, аңа шундый заказ бирелгән. Партия кемгә таяна, аның көче кайда – идеологиядә. Шулай, илдә берьюлы 40 секретарьны эшеннән алып, "кирәкле" кешеләрне куйдылар. Мине төшергәндә мондый сылтау таптылар: "За значительные недостатки в идеологической работе по укреплению дружбы народов". Ә аңарчы бездә ҮК бригадасы булып, республи­када халыклар дуслыгын ныгыту юнәлешендә уңай тәҗрибә өйрәнеп йөргән иде. Әгәр бүген Башкортстанда милләтара сугыш юк икән, бу – безнең эш нәтиҗәсе.

– Ләкин Башкортстанга карата "халыклар дуслы­гы" дигән сүзне әйтеп булмый бит, сезнең турыда да... 

– ... Ахунҗанов татарларны бетергән диләрме? 

– Әйе. 

– Мине менә татар мәктәп­ләрен бетерде, диләр. СССР за­манында милли телдә дәреслек чыгару бүленгән иде бит: татарлар өчен китапны Казан чыгара, чуашлар өчен - Чабаксар. Безнең Башкортстанда – гел Казан китаплары һәм нәрсә килеп чыга: "Республикабыз – Татарстан", "башкалабыз – Казан", "иң зур шагыйрь – Тукай"... Ә үзебез Башкор­тстанда яшибез. Бердән, патриотик тәрбия аксый, икенчедән, бала үз республикасы мәсьәләсендә надан. Ул Казанга тартыла, Казанга китә. Ә безгә кадрлар нәрсә? Кечкенә чакта без үсешебез болай булырга тиеш дип исәпли идек: Муса-Бәләбәй-Казан-Мәскәү. Уфа – юк. Шуңа бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк иде. Мәктәпләрне башкорт­чага күчерсәң, зур тавыш чыга. Шуңа без нейтраль юл сай­ладык – татар мәктәпләрен русчага әйләндердек. 

– Бүген бөтен башкорт милләтчеләренең телендә бер сүз – "СССР чорында Казан ярты Башкортстанны татарлаштырган, бездә татар юк". Бу әкиятнең башы сезнең вакытка ук барып тоташа кебек? 

– Әкият түгел ул. Башкортлар күченеп йөргән халык бит. Хәзер алар теге булган, бу булган, дип мактаналар инде. Ерунда. Булгандыр, ләкин бөртекләр. Татарның тарихы күпкә бай, мәдәнияте күпкә югары, фәне күпкә зур. Менә бүген башкортлар үзләрен татар белән тигез куеп йөри. Ләкин башкортларның революциягә кадәр язуы да булмаган бит. Укытучы кем – татар. Авылда иң зур кеше – мулла. Мулла кем – татар. Башкортстанга мәдәниятне кем алып килгән – татар. Революциядән соң хәтта иң ерак башкорт авылла­рына да татар укытучылары килә. Ә мәктәп нинди телдә эшли, авыл әкренләп шул телгә күчә.

Һәм җитмешенче еллар – безнең заман җитте. Авылларда йөрим бит инде. Карыйм: элек башкорт авылы булган, ә хәзер – татар. Моны ничек төзәтергә? Революциягә кадәр булган халык санын исәпкә алу мәгълүматларын күтәрәбез. Дүртөйле районының 70 проценты башкорт булган, хәзер анда бер башкорт та юк. Яркәйдә 80 ме, 70 ме процент башкорт, ә газеталары гомергә татарча чыкты. Кыскасы, 1913 елгы ре­визия саннары буенча Башкортстанда 1.300.000 башкорт яшәгән. Ә 1926 елда - 640.000. Кая ярты башкорт? Ярар, сугыш булды инде, ачлык, ләкин шулхәтле башкорт үлмәгән бит. Дөрес, патша заманында башкорт дип язылучыларга җир күбрәк бирелгән, өстенлекләре булган, революциядән соң алар татар булып киткән. 

– Шулай шул. 

– Ләкин бу алай хәлиткеч булмаган, андыйлар күп түгел. Башкортларның Ходайбирдин дигән чын милләтчесе бар, әле ул безнең Мортазаның (президент Рәхимов) як­ташы да. Ул әйт­кән – башкорт әдәби теле дөрес сайланма­ган, дигән. Әдәби башкорт теле 1922 елда гына керә. Аңарчы республикада башкорт газетасы да татарча чыга.

Башкортларда 7 диалект бар. Әдәби тел итеп аларда ур­тадагы, җидесенә дә аңлашыла торганы түгел, казах теленә якын урал диалекты алынган. Ә Дүртөйледә яшәүче башкортларның теле татарга якын (биредәге татарларны Башкортстанда хәзер татарлашкан башкорт диләр), ул башкортча газетаны ала да ташлый, бу минеке түгел ди. Ә татарчаны укый, чөнки ул аңа аңлашыла. Идео­логия секретаре буларак, мин башкортларның алга таба да кимүенә юл куярга тиеш түгел идем, һәм юл куймадым да. 

– Ничек итеп?

– Мин эшләгән елларда башкортлар 650 меңнән 950 меңгә җитте. Исәпкә алу вакытында мин әйтә килдем: бездә халык нинди милләттән икәнен белми. Артык төпченеп тор­магыз. Элекке ревизия  нәтиҗәләре бу­енча чыккан бик әйбәт китаплар бар. Әгәр теге йә бу авыл элек башкорт дип язылган икән, чукынып утырмагыз, минәйтәм, башкорт дип языгыз. Телгә карамагыз, чөнки тел милләтне билгеләүче фактор түгел. Милләтнең тамыры ерактарак. Арада ахмак­ларча эшләүчеләр дә бар иде. Шулай, исәпкә алу тәмамлангач, Борайдан Шәфиков дигән бер сек­ретарь чылтырата: "Обком заданиесе үтәлде, башкортлар­ны әле пландагыдан 15 процентка күбрәк тә иттек", – ди. "Дурак", – дидем дә трубканы куйдым. – Икенче көнне аны эшеннән алдым. 

– Шикаять язучы да ­булмадымы?

– Нинди генә! ҮКкә аңлатма язмаган бер ай да булма­гандыр. Үзәк Комитетта көләләр иде инде: "Татарны бетерә дип хат килә, тикшерә башлыйбыз, башкортны кыса, дигән хат килеп төшә". "Противовес" булганга гына эшләттеләр, күптән алган булырлар иде. Ә бервакыт шикаять эзе буенча үзем дә Благовар районындагы Күчәрбай авылына ба­рып кайттым. Авылны башкорт итеп язып киткәннәр. Доку­ментларны карыйбыз — авыл элек чыннан да башкорт булган. 4 мәхәллә, 4 мәдрәсә, 4 татар мулласы булган. Авыл татарлашкан. Бардым. Җыйдык халыкны. Мин килер алдыннан гына авыл клубында минем әсәр буенча сәхнәләш­терелгән "Галия" спектакле күрсәтелгән булган. Мин килгәндә халык шул турыда гәпләшә иде. "Спектакль оша­дымы?" – дим. "Ошады", – диләр, киттеләр сөйләп. "Бу – минем спектакль", – дим. "Ничек, аны Таһир Таһиров язган бит", – диләр. "Ул минем псевдоним", – минәйтәм. Бө­тенләй икенче сөйләшү китте. 

– Сүзне икенчегә борып җибәрдегез.

– Арада берсе татарга көн бетте дигән иде, туктаттым. "Мин дә татар, – мин әйтәм, – өлкә комитетында секретарь булып эшлим”.

– Башкортлар сезне күтәреп йөртергә тиеш.

– Ахунҗанов гел ревизия китабы актарып йөргән, димә­сеннәр, ул халык санын алганда гына кирәк иде. Аннары, сан алудан килгән мәгълүмат безгә эш өчен генә, гади ха­лыкка аның кирәге юк.

– Алай түгел шул. Хәзер әнә җитмеш-сиксәненче елларда башкорт дип яздырылган авылларга көчләп башкорт теле ­кертелә.

– Менә монысы бик зур хата. Дөрес, Мортаза аңарга акча жәлләми. Башкортларның күбесе үзләре дә башкортча бел­ми. Сезгә бер сан – республикада туган телен башкорт теле дип санаучылар 14 процент, ә татар телен 34 процент (!) та­ный. Беренче секретарь булып Шакиров эшләгәндә дә шундыйрак кабалану булган иде. Аның сеңлесе Казанда татар теле кафедрасын җитәкли, ә бу үзен башкорт итеп яздырганда башкалардан да шуны таләп итә иде. Шулвакыт күп кенә татар зыялылары  да башкорт булып китте. Бервакыт Шакиров Мәскәүдән килгән бер түрә белән Туймазы, Дүртөйледә булып кайткан. Документлар буенча анда 60-70 процент башкорт бит инде. Мине дәштеләр. Авыл башкорт, ә мәктәптә ник татарча укытыла, ди болар. Сезгә бунт кирәкме, дим. Властька омтылган бөтен партияләрнең төп лозунгларыннан берсе – "Белемне – туган телдә!" мин  әйтәм. Теге түрәгә бу барып җитмәде инде, Шакиров аңламады да аңламады. Милли мәсьәләләрдә надан иде ул. Шул өстәл сугулар татар мәктәпләрен  русчага күчерүне тагын да тизләтте. Ләкин мин тормышка реаль карыйм – әгәр бала мәктәптә русча укып, өйдә, урамда татарча сөйләшә икән, ул татарлыгын җуймый. Киресенчә, әле чеп-чи башкорт рай­оннарыннан килүчеләр дә Уфада үзләрен татар ди иде, чөн­ки татар булу дәрәҗәлерәк.

Шакировның мине дә башкорт итәргә йөргәне хәтеремдә, "Чуаш түгелсеңдер бит?" – дия иде. Ә мин: "Комитетта Баш­кортстанга мәдәният алып килгән, дан биргән милләт вәкиле булырга тиештер бит? Өстәвенә, ак башкорт бул­мый", – дип кырт кисә идем. Татарлыгымны беркайчан да җуймадым.  

– Таһир әфәнде, соңгы сорау –20 ел буе кылган эшләрегез өчен үкенмисезме? 

– Башкортстандагы милләттәшләремә мине тәнкыйть­ләргә җирлек бар. Мин моңа әзер. 20 ел идеология секретаре булу – бу коточкыч авыр эш. Кайчак ничек шулкадәр түздем икән, дип тә уйлап куям. Минем турыда нәрсә генә әйтсәләр дә, мин газиз халкымны, аның мәдәниятен яратам. Гомәр Бәширов белән фронтта ук очрашкан идек. Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев белән еш аралаша идем: русча язсалар, бөтен дөньяны шаулатасы кешеләр! Баш­корт әдәбияты татар әдәбияты белән ярыша алмый. Бу бөек проза!

Сез яшь кешеләр. Татар баласы икәнегезне, татар телендә авызыгыз ачылганны һәм татар сөте эчеп үскәнегезне онытмагыз. Бу – иң мөһиме.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: