Мәдәни җомга

ГҮЗӘЛЛЕК КАЙДА ТӘРБИЯЛӘНӘ?

Соңгы вакытта хөкүмәтебез мәдәни-ят йортлары төзелешенә аеруча игъ-тибар бирә башлады. Һәм бу бик тә хуплауга лаек. Ник дигәндә, узган гасырда да мәдәният учаклары эстетик тәрбия бирү үзәге булып саналды. Халык мәдәният йортында күңелле кичәләр, концерт-спектакльләр карау, лекция-докладлар тыңлау белән бергә, үзе дә шушы чараларны оештыручы һәм катнашучысы да булды. Ул...

Соңгы вакытта хөкүмәтебез мәдәни-ят йортлары төзелешенә аеруча игъ-тибар бирә башлады. Һәм бу бик тә хуплауга лаек. Ник дигәндә, узган гасырда да мәдәният учаклары эстетик тәрбия бирү үзәге булып саналды. Халык мәдәният йортында күңелле кичәләр, концерт-спектакльләр карау, лекция-докладлар тыңлау белән бергә, үзе дә шушы чараларны оештыручы һәм катнашучысы да булды. Ул чорларда кызлар һәм егетләр өчен матур, зәвекъле итеп киенү мөмкинлекләре җитеп бетмәcә дә, мәдәни чаралар чын тәрбия дәресе буларак та уза иде. Менә авыл мәдәният йортында тантаналы кичәдән соң үзешчәннәр концерты башланды. Сәхнәдә яшь кенә бер кыз чыгыш ясый.

- Бу Рузалия үзе дә чибәр, зәвекъ белән киенә дә белә. Кара инде муенына салган җиңелчә ефәк шарфы ничек килешеп тора үзенә, - дип куйды шунда бер ханым күршесенә.

Гади генә сүзләр кебек. Әмма шул ук вакытта бөек урыс язучысы А. Чеховның кешенең йөзе дә, киеме дә, уйлары да матур булырга тиешлеге турындагы сүзләре искә төшә.

Әйе, кеше матур булырга тиеш. Аның матурлыгына белемле, культуралы, югары эстетик тәрбияле булуы да керә. Ә бу сыйфатлар кешегә үз-үзеннән генә килми. Аларны тәрбияләргә кирәк. Кешегә эстетик тәрбияне гаилә, урам, мәктәп, клуб, мәдәният йортлары, китап, кино, телевизор, мәгълүмат чаралары һәм башка бик күп чыганаклар бирә. Аларның эшчәнлеге соңгы елларда сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да сизелерлек яхшырды. Кешеләребезнең дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, рухи тормышы да элекке еллар белән чагыштырганда нык алга китте.

Хәзер дә клуб, мәдәният йорты авыл халкына эстетик тәрбия бирү үзәге, дисәк, ялгыш булмас. Әгәр бүген авыл уртасында мәһабәт мәдәният сарайлары төзелә, алар зәвекъ белән җиһазландырыла, мәдәни эшләрнең сыйфаты яхшыра икән, болар авыл халкын эстетик тәрбияләү өлкәсендә зур эш башкара, аларның рухын баета, дөньяга карашын киңәйтә. Ә менә клубта үткәрелә торган һәрбер чараның эстетик тәрбия бирү дәрәҗәсе нинди - хәзер шул турыда тирәнтен уйланырга вакыт җитте.

Мәшһүр Константин Станиславский әйткәнчә, театр кием элгеченнән башлана икән, халыкка эстетик тәрбия бирү иң элек заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән мәдәният йорты бинасыннан башлана. Гомумән, авыл мәдәният йортын алсак, ерактан күренеп, авылның көзгесе булып балкып утыра ул. Тышкы күренеше белән үк кешеләрнең күңеленә яктылык өсти, әллә кайдан үзенә чакырып тора. Эченә кергәч, күзең матур итеп эшләнгән күргәзмә эшләнмәләргә, чисталык һәм пөхтәлеккә төшә. Бүлмәләренә үтсәң, төрле музыка уен кораллары үзләрен кулга алып көй сузып җибәрүеңне көтеп тора сыман. Сәхнәсе һәм залы зәвекъ белән җиһазланган. Эштән талчыгып кайткан хезмәт кешесенә менә бу күренеш үзе генә дә өстәмә ял бирә. Ә анда үткәрелгән чаралар аның күңелен биләп ала.

Бу шартларда эшне тиешле югарылыкта оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләренең махсус белемле булуы аеруча мөһим. Бүгенге мәдәният хезмәткәре югары зәвекъле, үз һөнәрен ярата торган һәм эштә очраган авырлыкларга түзә алырлык булырга тиеш, дибез. Шул чакта гына кешеләргә эстетик зәвекъ һәм тәрбия бирә алабыз.

Җөмһүриятебездә киң танылу алган, фидакяр сәнгатькярләрнең, мәдәният хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән оештырылган "Казан" бию ансамбле, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар фольклор музыкасы ансамбле, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүгенге мәдәни үсешебезне билгели торган сәнгать коллективлары булып тора. Соңгы елларда авыл һәм шәһәр яшьләрен мәдәният дөньясына алып керә торган "Татар моңы" конкурсы, барлык катлам татар халкының күңеленә якын "Җырлыйк әле" тапшыруы, балалар өчен "Созвездие-Йолдызлык" фестивале, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле гүзәллек дөньясындагы карап туя алмаслык асыл чәчәкләр дисәк, һич тә арттыру булмастыр. Әмма бу гүзәллек үрнәкләрен безнең яшьләребез кызыксынып карыймы? Әллә "Дом-2" кебек тапшыруларны, боевик, детективларны ныграк үз итәме?

Сер түгел, хәзерге яшьләребез арасында тәрбия проблемасы бик тирәндә ята. Тарихи чыганаклардан белгәнебезчә, яңа эрага кадәр үк яшәгән философлар да "Бу яшьләр кая бара, нигә ашыга" дип баш ваткан бит. Зур тизлек белән үскән инновацияләр чорында, яшьләребезгә шул ук тизлектә югары дәрәҗәдәге һөнәри эстетик тәрбия бирү үзәкләре дә эшләп торырга тиештер бит! Ә менә мәдәният йортлары, спорт сарайлары каршындагы төрле түгәрәкләрнең бушлай эшләвен тәэмин итә алсак, мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныфка кадәр гүзәллек дәресләрен кертсәк, болар эстетик тәрбия бирү өлкәсендә шактый зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер иде.

Иң әүвәл урам кануннарын уңай якка үзгәртү өчен яшьләр тормышындыгы проблемаларны дәүләт тарафыннан комплекслы рәвештә нәтиҗәле кайгырту кирәк. Юкса, бүгенге яшьләребез арасында төпле, акыллы фикер йөртергә сәләтлеләре дә, "аптырау" арбасында эш эзләп йөреп арыгач, авылдан шәһәргә, шәһәрдән чит илгә чыгып таю ягын карый түгелме? Күп яшьләрнең үз авылларында калмыйча, эшне читтән эзләү сәбәбен дә аларның мәдәни ихтыяҗларына саксыз караш белән аңлатып булмыймы икән? Хәзер халыкның тормыш-көнкүреше отыры яхшыра бара, дибез. Зәвекъ белән җиткерелгән өй бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек җиһазлар белән җиһазлана. Көнкүрешебезгә заманча телевизор, радиоалгыч, Интернет һәм башкалар киң үтеп керде. Үз өендәге шушы матурлыкны ташлап, джунгли кануннары өстенлек иткән чит-ят дөньяга барып эләккән яшьләр күңеленә ул нинди булса да шатлык һәм матурлык өстиме? Һич юк!

Урамга тагын бераз күз салыйк әле. Хәзер яшь хатын-кызлар да, карт-карчыклар да чалбар киеп йөрү модасын алга сөрә. Хатын-кыз укытучылар да еш кына балалар алдына чалбардан дәрескә керә. Без бу күренешкә гадәтләнеп беткәнгә күрә игътибар да итмибез. Ә менә тарих сәхифәләрен актарсак, хатын-кызның чалбар киеп театрларга, клубларга һәм башка мәдәни мәркәзләргә йөргән берәр чорны күрсәтә алабызмы? Юктыр, дип беләм. Нәрсә, XXI гасырда ирләр белән хатын-кызлар бер төсле киемнән йөрергә тиешме әллә? Шуның өчендер хәзер бер җенестәге ике затның никахлашуы хакында да еш ишетелә башлады. Дөрестән дә, чалбар белән чалбар, тәмәке белән тәмәке, аракы белән аракы, сыра белән сыра очрашкач, бу күренеш яшь егет һәм кызда нинди күңел халәте тудырыр икән? Яисә, кыз кеше тәмәке тартып, сыра эчеп, төкеренеп торганда, аның янындагы тәмәке тартмаган егет шул кызга карап, нинди хозурлык ала инде?

Мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләрендә эстетик зәвекъне үстерү өлкәсендә эшләрлек кадрларыбыз да җитәрлектер. Укытучыларның күбесе югары белемле, зәвекъле итеп киенгәннәре дә җитәрлек. Ә менә бериш укытучылар җенси аерымлыкларга басым ясап, матур киенү һәм яшәү рәвешләренә күбрәк игътибар итсә, һич кенә дә, чалбар киеп, балалар алдында күренмәс иде.

Әгәр ирләр - чалбарга, кызлар күлмәккә тартылса, монда әле яшәү гармониясе бар дияргә була. Гаилә, мәктәп, урам, мәдәният учаклары, телевизор, кино, Интернет челтәре һ.б.лар яшь буынны эстетик тәрбияләүдә турыдын-туры уңай йогынты ясый икән, без өлкәннәр, битарафлык күрсәтмичә, яшь буынга матур гадәтләр калдырырга бурычлыбыз.

Клара ФИЛИППОВА.
Яшел Үзән шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: