Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Укы да уйла!

Гөлназ Җиһангирова: Сара Садыйкова кибеткә барганда да калфагын киеп йөргән

«Казан урамында калфак киеп йөри дип, аннан көлүчеләр дә булган», - диде фәнни хезмәткәр.

Татар китабы йортының фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, ТАССРның халык артисты Сара Садыйкова турында лекция сөйләде. Лекциядә белгеч композиторның калфак киеп йөрүе турында искә алды.

«Сара Садыйкова 1970 елларда тиктомалдан кибеткә барганда да калфак киеп йөри торган булган. Бер карасаң, чын артист инде! Матур күлмәк, биек үкчәләр, калфак белән йөргән. Бөтен очрашулар, тамашачылар янына килгәндә дә Фатиха Аитова мәктәбендәге хатын-кызлар образын халыкка җиткергән», - диде ул Татар китабы йортында лекциядә.

Гөлназ Җиһангирова фикеренчә, калфак киеп йөрү ул вакытта батырлык таләп иткән. «Казан урамында калфак киеп йөри дип, төртеп күрсәтеп, аннан көлүчеләр дә булган. Аның тормышы төрле авырлыкларны җиңүдән тора», - диде ул.

«Сара Садыйкова татар бистәсендә туган. Үз милкендәге йортлары булмагач, йорттан йортка күчеп йөргән. Алар бәхетле гаилә булган дип әйтә алабыз. Татар әдәбиятында, гадәттә, хатын-кыз язмышын негатив сурәтлиләр: ирләре хатыннарын кыйнаган, кызларны җәберләгәннәр һ.б. Сара апаның сөйләве буенча, аның әти-әнисе яратышып өйләнешкән», - ди ул.

Сара Садыйкова әти-әниләренең һәрвакыт ярдәм итеп торулары турында искә алып сөйләгән. «Мәскәүгә укырга китәргә карар кылгач та, театрда спектакльләр уйнарга йөри башлагач, алар каршы килмәгән. Сара апаның җәмгыятьтәге каршылыкларны җиңә алуы гаиләсе ярдәме белән була алгандыр», - диде фәнни хезмәткәр.

  • Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан — 7 июнь 1986, Казан) — татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990).
  • Сара Садыйкова Казан педагогика техникумында укый. 1922 елда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара.
  • 1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.
  • Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев