Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

ГАЙБӘТ САТУ КЕМГӘ ФАЙДАЛЫ

Соңгы вакытта Татарстанда булган кайбер алама вакыйгаларны күздән кичергәннән соң мин сезгә шушы хатны язарга булдым. Дөрес, редакциягә язу минем эш түгел үзе, миңа күбрәк Русиянең иксез-чиксез киңлекләрендә - Ерак Көнчыгыштан алып Тольяттига кадәр - спектакльләр куярга туры килә. Мин Казанда туып-үстем һәм шәһәремнең яхшы якларын да, зур булмаган кимчелекләрен...

Соңгы вакытта Татарстанда булган кайбер алама вакыйгаларны күздән кичергәннән соң мин сезгә шушы хатны язарга булдым. Дөрес, редакциягә язу минем эш түгел үзе, миңа күбрәк Русиянең иксез-чиксез киңлекләрендә - Ерак Көнчыгыштан алып Тольяттига кадәр - спектакльләр куярга туры килә.

Мин Казанда туып-үстем һәм шәһәремнең яхшы якларын да, зур булмаган кимчелекләрен дә яратам, чөнки, ата-ана кебек үк, Ватанны да сайлап алмыйлар. Казанда мәктәп һәм театр училищесын тәмамладым. Искиткеч әйбәт курста укыдым. Мине актерлар Евгений Кузин һәм Евгений Кара-Гяур, В.Качалов исемендәге театрның баш режиссеры Владимир Портнов кебек гаҗәеп яхшы педагоглар укытты. Алар өчесе дә төрле милләт кешеләре: урыс, болгар һәм яһүд. Качалов театрында эшләп алдым, армиядә хезмәт итеп кайттым, соңрак режиссер һөнәрен үзләштердем. Благовещенскида режиссер һәм баш режиссер булып эшләдем.

Казанда ел саен булам. Биредә минем әнием яши. Шәһәрнең уңай якка бик тиз үзгәрә баруын күрәм. Аңа Универсиаданың файдасы бәхәссез - Казан яшел һәм чиста калага әверелде, яңа төзелгән күперләр һәм юл киселешләре «бөкеләр» проблемасын хәл итте. Шәһәр Аурупа купшылыгына ирешә бара һәм казанлыларга анда яшәве уңайлы икәне күренеп тора. Һәм миңа да, Ватаныма кире кайтырга кирәк, дигән уй килде...

Әмма соңгы вакытта минем Ватаным ниндидер сәер хәлләр кичерә, ни өчендер гайре табигый вакыйгалар тетрәндерә башлады аны: бу очракта мин әлеге дә баягы православие гыйбадәтханәләрен яндыруны күз алдында тотам. Моны милләтләр арасындагы каршылыклар нәтиҗәсе дияргә беркемнең дә башына килмәс, дип ышанам. Соңгы вакытларда булган хәлләрне нәкъ менә бердәмлекне таркатуга юнәлдерелгән адым, дип санарга кирәктер.

Әлеге чиркандыргыч вакыйгалар уңаеннан мин бер мәгълүматка тап булдым. Чистай районындагы чиркәүләрдән берсенең каравылчысы мөселман кешесе булган икән. Гыйбадәтханә януын күргәч, бу кеше утка ташлана һәм иконалар, чиркәү кирәк-яракларының бер өлешен коткарып кала. Ул бит, мөгаен, гомерен куркыныч астына куйгандыр. Православие чиркәвен мөселман кешесенә коткарырга туры килер, дип, әлбәттә инде, ут төртүчеләр фаразлый да алмый, һәм бу пиарга юнәлдерелгән адым да түгел, ә бәлки, Татарстан халыклары арасындагы чын мөнәсәбәтләр чагылышы булып тора.

Ут төртүчеләр кулга алынган. Барысы дамы икәнен белмим, әмма динне мәсхәрәләүчеләрнең берсе дә җәзадан котылып кала алмас, дип ышанасы килә. РФ Җинаять кодексында әлеге төр җинаятьләр өчен җәза каралган маддә бар. Шуннан соң ниндидер сәер хәлләр башлана... «Ул кешеләрне тотмадылар», «газаплаулар кулланыла» дигән сүзләр тарала. Шул ук вакытта гаепне раслый торган дәлилләр дә юк, психологлар әйтмешли, «теләктән чыгып фикер йөртәләр». Кемдер теләсә нинди юллар белән татарстанлылар игътибарын чиркәүләргә ут төртүдән читкә юнәлтергә тели.

Уйлап карыйк. Бер якта яндырылган чиркәүләр, аларның һәрберсенең билгеле адресы бар, һәм бу билгеле адреста хәзер көлле хәрабәләр. Анда барырга, көрсенеп, елап алырга, фотога төшерергә һәм кайгыга баткан кешеләр белән сөйләшергә мөмкин. Ә алар, чыннан да, кайгыра, чөнки авылда, кагыйдә буларак, бер генә чиркәү эшли, ә аны яндырганнар икән, икенчесенә кадәр барып җитү ерак һәм кыен.

Икенче яктан, без буш сөйләнүләр, кинаяле сүзләр, имеш-мимешләр ишетәбез, ләкин гаепсезләрне кулга алу һәм тикшерүнең ярамаган алымнар кулланып алып барылуы турында бер генә реаль факт та юк. Уйдырмалар бар, ләкин гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан арттырып-күпертеп таратыла торган уйдырмалар болар. Аларның максаты бер - игътибарны реаль җинаятьтән гайбәт һәм имеш-мимешләргә күчерү. Бу хакта уйлаганда мин Игорь Тальков җырындагы: «Ватаным минем, син акылдан яздың», - дип тәрҗемә ителә торган сүзләрне искә төшерәм.

Бу җәһәттән, күпчелек өчен нигезле булган, бу кемнең дә булса яшерен нияте түгелме икән, дигән сорау туа. Моның артында мөселман дөньясының яманатын сату, җәмгыятьтә аны кире кагу, күралмау, экстремистлар һәм террорчыларга тиңләүче фикерне чәчү һәм ныгыту максатын алга куючыларның җиренә җиткереп планлаштырылган операциясе тормыймы? Уйлап карыйк, исламофобия, җинаять кылып, дин битлеге артына яшеренүчеләрдән кала тагын кем өчен файдалы һәм кирәкле? Юк, алай булмый! Ислам диненә кагылмагыз, ул мондый максатлар өчен түгел! Бөтен дөньяны Аллаһка һәм Аның игелегенә эчкерсез ышанучы һәм Аңа хезмәт итүчеләргә каршы котыртасы булмагыз! Мине ишетүче һәркемне ышанмаска һәм динебезнең рәхимсез экстремист һәм террорчылар өчен сыену урынына әйләндерелүенә юл куймаска өндим. Православие чиркәвен саклап калган мөселман каравылчыны искә төшерик. Бу бик күп нәрсә турында сөйли бит.

Конкрет җинаять бар икән, алга таба конкрет җәза да булырга тиеш. Без менә шул хакта сөйлибез хәзер. Эшне мәхкәмәгә тапшырырга кирәк, ә ул гадел карар кабул итсен. Җәзаның котылгысыз булуы «пиротехник уеннар» яратучыларны һәм, сәяси коткы таратып, динебезне буташтыручыларны туктатсын иде. Үзләренең догалы гыйбадәтханәләрен югалткан кешеләрнең хәленә керик. Бәлки, анда аларның ата-бабалары да йөргәндер. Һәрбер чиркәү кемнең дә булса йөрәктән чыккан хатирәсен саклый бит. Ә хәзер аның урынында - хәрабә...

Ә без гел гайбәтләрне кабатлыйбыз, имеш-мимешләргә ышанабыз...

Ринат ФАЗЛЫЕВ,
режиссер, Русиянең атказанган артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев