Мәдәни җомга

Фәрит ХАТИПОВ: АГЫМСУЛАРНЫ ЭШКӘ ҖИГӘСЕ БАР

Әле кайчан гына, күп дигәндә бер-ике гасыр булыр, адәм баласы электрның ни икәнен дә белмәгән. Патша, корольләр дә шәм яктысы белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган. Авылларда, шәм булмаган җирдә, аны чыра алыштырган. Тора-бара мәгыйшәткә кәрәчин лампасы килеп керде. Җитешле кеше өендә ул - якты, фәкыйрьнекендә сүрәнрәк яна иде. Хәзер исә хәятне...

Әле кайчан гына, күп дигәндә бер-ике гасыр булыр, адәм баласы электрның ни икәнен дә белмәгән. Патша, корольләр дә шәм яктысы белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган. Авылларда, шәм булмаган җирдә, аны чыра алыштырган. Тора-бара мәгыйшәткә кәрәчин лампасы килеп керде. Җитешле кеше өендә ул - якты, фәкыйрьнекендә сүрәнрәк яна иде.

Хәзер исә хәятне электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Аны файдалану даирәсе көннән-көн арта бара. Ул азга гына сүнеп торса да, зур кыенлыклар килеп чыга. Ихтыяҗ арта, бәясе күтәрелә бирә.

Сугышка кадәр Татарстанда башлыча җылылык электр станцияләре корыла. Аннан соңгы елларда зур гидроэлектростанцияләр алгы планга чыга. 1955 елда Куйбышев электр станциясе сафка баса. 1979 елда Түбән Кама ГЭСының 1 нче, 2 нче агрегатлары файдалануга тапшырыла. 16 гидроагрегат елына 1,3-2 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе бирә.

Матбугатта игълан ителгән мәгълүматларга караганда, Куйбышев ГЭСы су өслегенең мәйданы 6,15 мең квадрат километр тәшкил итә, ул - Аурупада иң зур сусаклагыч. Түбән Кама буасының мәйданы 1084 квадрат километр. Икесенең тулай су өслеге 7099 квадрат километр килеп чыга. Ошбу территориягә Андорра, Лихтенштейн, Люксембург, Мальта, Сан-Марино, Бахрейн, Мальдивия, Сингапур, Гонконг, Бермуд утраулары, Виргини утраулары (Британия), Биргини утраулары (АКШ) - 12 дәүләт иркен кереп утыра ала. Әле аннан соң да 473 квадрат километр мәйдан артып кала. Кайбер урыннарда диңгезнең киңлеге 30 чакрымга сузыла, бер ярдан икенчесе күренми, су офык белән тоташа. Шул төбәктәге уңдырышлы басу-болыннар, урман-куаклыклар, зиратлар су астында калды, йортлар, каралтылар күчерелде. "Авыллары су астында калгач…" шигырендә Равил Фәйзуллин болай дип язган иде:

Акчарлак!
Бәргәләнмә ул дулкында!
Әти чардуганы өстендә!..

Куйбышев плотинасы янындагы суның тирәнлеге 41 метр, Түбән Кама сусаклагычында 1978-81 елларда су 62 метрга кадәр күтәрелде. Әйтергә кирәк, тигез җирдә елганы күтәрү, җирне кадерсезләү, исраф итү дөнья халыкларында хупланмый, итәк кисеп җиң ямау кебегрәк карала. Франсуа Рабле, мәсәлән, "Гаргантюа һәм Пантагрюэль" романында бер инсанның, урман кисеп, юан агачларны яндыруын, шуның көлен сату хисабына көн күрүеннән көлә. Урман-кырларны юк итү хисабына электр энергиясе җитештерү дә шундыйрак хәлне хәтерләтә. Мәгълүм булганча, кайбер мәмләкәтләрдә, киресенчә, җирне океан, диңгезләрдән тартып алу чарасын күрәләр.

Хикмәт җирдә генә дә түгел. Әле әйтеп киткән зур масштаблы югалтулар, драматизм кешеләр күңеленә тирән яра сала.

Шул ук вакытта чамадан тыш куәтле станцияләргә генә йөз тоту, ГИГАНТОмания, зурдан кубу кәсәфәте асылда ГЭСлар төзүне бөтенләй туктатуга китерде, дип әйтергә була.

Бүтән җирдә ничектер, безнең Пучы якларында агым көче башлыча тегермән төзүдә кулланылды. Тегермәннәр арасында инешкә корылганнары да бар. Андыйларны күргәч, кечкенә болак авыр ташны ничек әйләндерә ала икән, дигән сорау да күңелгә килеп киткәли иде. Ләкин, болай уйлаганда, аның эчке мөмкинлекләре искә алынмаган, күрәсең. Анда елга ярларыннан чыкмаслык кына итеп күтәрелгән су горизонталь турбинага, ятып торган канатларына төшә. Ул калаклардан читкә акмасын, куәте кимемәсен, куласага гына хезмәт итсен өчен чарыкның баш-башын томалап, ябып куялар. Турбина милкенә килеп кергәч, су басымы бик актив, йогынтылы көчкә әйләнә, чарыкка җан кертә. Тагын шунсын да истән чыгармыйк: вал яхшы майланган, кытыршылык, каршылыклар бетерелгән подшипникка урнаштырыла, ул, турбинага кагылу белән, әйләнергә тора. Шуларның бөтенесе механизмны кеше ихтыярына буйсындыра, күндәм, карусыз итә.

Пучы халкы, гадәттә, Билтески һәм Матвеевка (Кәҗә авылы) тегермәннәренә йөри иде. Алар һәр икесе Ык елгасына корылган. Ык - инеш түгел инде, мул сулы дәрья. Биредә агымның кирәк кадәресе генә турбинага юнәлдерелә дә артканы, үзе бер елга кадәресе бүтән үзәнгә борып җибәрелә.

Безнең авыл янында зур су юк. Бар булганы - Сарашлы инеше. Шуңа күрә бүтән авыллар янындагы елга, күлләргә кызыгып карый идек. Тора-бара гына Пучы белән Әнәкнең текә ярлы урыннарында ТАССРның ул чактагы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры Минтимер Шәймиев инициативасы белән тирән сулы, балыклы капиталь плотиналар төзелде.

Ыкның куәте, ике җәпкә аерылып китүе, чарыкны бик җиңел әйләндерүе, файдалы эшкә яравы безнең ише малайлар күңелендә соклану, горурлану тойгылары, якты хисләр уята иде. Үсә төшкәч, шушы манзара, хыялый детальләр белән бизәлеп, төшләргә керә торган булып китте. Тегермән алды мәйданында атлар, арбалар тезелеп китә, агай-эне, үзара гәпләшеп, сабыр гына чират көтә. Аеруча күңелле, рәхәт шөгыль таш арасыннан ларга коелган җылы онны кыска саплы агач көрәк белән капчыкка тутыру була торган иде.

Элегрәк елга буендагы һәр авыл янында диярлек тегермән корылган. Аны төзүне борынгы бабаларыбыз йорт җиткерү кебек гадәти, фарыз эшкә санаган булса кирәк. Ул тирә-юньгә үзенә бер төрле ямь, хозурлык биреп торды. Аның тирәсендә яшьләр еш кына кичке уеннар оештырды, җырлап-биеп күңел ачты.

Тегермән буасының суы, язгы ташуны исәпләмәгәндә, беркайда да җир өстенә чыкмады, җәелмәде. Шул ук вакытта плотиналар, халык ышануы буенча, суның качуына, елганың саегуына юл куймады.

Тора-бара эстафета электр станцияләренә тапшырылды. Ошбу процесс Балтач районының Таузар иле авылында шактый үзенчәлекле оештырыла. Биредә тегермән гүяки киң күңеллелек, юмартлык күрсәтә, Хәтнә елгасының бер өлешен электр станциясе белән бүлешә: суның бер тармагы электр энергиясе җитештерүгә китә, икенче җәбе тегермәннең үзенә юнәлә. Аларның икесен дә берьюлы эшләтергә дә була, һәркайсын аерым-аерым эшләтү мөмкинлеге дә калдырыла.

Хәтнә - зур елга түгел. Шулай да биредә корылган станция 25 киловаттлы энергия биреп тора, Таузар иле өйләрен, урамнарын, ферманы яктырта, радиоузел шуның көче белән эшли.

Ошбу объектларның урнаштырылышында да үзгәлек бар. Алар агымсу өстендә түгел, елгадан читтә, коры җирдә корыла. Һәммәсе әзер булгач кына су арык буйлап турбиналарга җибәрелә. Бу станция узган гасыр уртасында 5 еллап хезмәт күрсәтә. Картлар моның өчен колхозчылардан акча түләтелмәде кебек, дип сөйли.

Хәтнә станциясе Балтач районында тәүге электр корылмасы иде. Аннан соң Шушма елгасында, Янгул, Салавыч, Лызи авылларында 50шәр киловаттлы станцияләр корыла. 5 елдан соң алардан файдаланмый башлыйлар, ә Хәтнә елгасы, мөһим йомышы бар кебек, ашыга-ашыга йөгерә бирә.

Татарстан - тарлавыклар иле түгел. Ләкин тирән ярлы елгалар бер дә юк, дип тә әйтеп булмый. Казансу, мәсәлән, баштан алып ахырга кадәр ике ягы да текә ярлар буйлап ага. Аны яр биеклегендә күтәргәндә дә суы читкә чыкмый. Бу чакта инде елгада бик зур көч тупланган була. Тик шулай да андый ук елгалар җөмһүриятебездә күп түгел. Әмма берсе дә өстәл өсте кебек тигез җир буйлап акмый. Һәркайсының күпмедер биеклектәге яры бар. Мондыйларга станция корганда суны аз гына, яр биеклегендә генә күтәртү дә җитә. Турбина өчен суның зур биеклектән төшүе генә лазем түгел. Анда басым, авырлык үзе мәсьәләне уңай хәл итә. Кечерәк ГЭСлар төзүне нәкъ менә шундыйлардан башлау хәерле булыр кебек күренә.

Турбиналарны эшләтү турында сүз барганда, гадәттә, югарыдан төшкән су басымына гына игътибар ителә. Елганы күтәрмичә, агым көчен генә файдалану мөмкинлеге бөтенләй искә алынмый. Шундый берьяклы караш аркасында бу көнгә кадәр тик агым басымына гына көйләнгән бер ГЭС та корылмады. Хәтта тау елгаларының агымы да бу эшкә көйләнмәде. Докторлык диссертациясен яклау мәшәкатьләре белән йөргәндә миңа күп тапкыр Алма-Атага барырга туры килде. Анда иҗат йорты яныннан гына тирән ярлы, текә үзәнле, зур куәткә ия шарлавык ага. Уйгурлар шул суның бер өлешен, сөзәгрәк арыкка юнәлдереп, җир өстенә чыгара һәм басуны сугару өчен файдалана. Бу - бик зирәк, акыллы фикерләү нәтиҗәсе.

Әлеге елга бер үк вакытта арзанлы электр ташкынын бирү вазифасын да күндәм башкара алган булыр иде. Чөнки аны күтәртеп тору да кирәкми. Җитез, куәтле агым болай да текә тарлавыктан төшә. Ләкин аңа электр бирү йомышы йөкләнмәгән.

Турбинаны агым көченә җайлаштырганда киң канатлы чарыкны бастырып, вертикаль куялар. Техникада бу яңалык түгел. Түбән Кама ГЭСында турбиналар нәкъ шул рәвешле урнашкан. Аерма тик шунда: Түбән Кама станциясендә су өстән коя, күтәрелмәгән елгада исә турбинаны агым көче генә хәрәкәткә китерә. Һәр ике очракта да чарыкның ярты ягы ябып, каплап куела.

Агым аның эчендәге канатларга кагылмый уза, су икенче якка, ачык канатларга килеп бәрелә. Канатлар, кузгалып, агымга юл бирә. Монысы артыннан ук агым арттагы канатлар белән очраша. Су турбинаны әйләндерүдән гайре бер тарафка да китеп котыла алмый. Аңа бер-бер артлы канатларны әйләндереп кенә агымын дәвам иттерергә була.

Шулай да агым көче белән эшли торган турбина әйләнеше югарыдан төшкән басым белән хәрәкәткә килүче чарык әйләнешеннән кайтышрак. Әмма аның үз мөмкинлекләре, үз өстенлекләре бар. Иң зур өстенлеге - су бастырып, басу-кырларны, урман-болыннарны исраф итмәү.

Турбиналар урнаштыру хисабына елга бермә-бер тарая. Су, нигә минем ирекне чиклисез, дигәндәй, ярсып, куәтлерәк ага башлый. Бакчада су сиптергәндә шлангның башын бераз кысып карагыз, су ераккарак китмәсме? Киң дәрьяда шлюз хисабына да агым бераз кысыла төшә. Бу чаралар вал әйләнешен күпмедер тизләтүгә китерә.

Монда тагын шестернялар ярдәмгә килә. Әгәр тотрыклы әйләнеш бар икән, төрле зурлыктагы шестернялар әйләнеш тизлеген күп тапкыр арттыра ала. Моның ни икәне инженерларга гына түгел, һәр шоферга, велосипедчыга яхшы таныш. Шулай итеп, тизлекне арттыру проблемасы бик җиңел хәл ителә.

Киңрәк дәрьяда янәшә берничә турбина куела. Дәү чарыкларны урнаштыруда ара-тирә Таузар иле төзүчеләренең тәҗрибәсе дә ярап куярга, ягъни станция төзелеше дәрьядан читтә башкарылырга мөмкин.

Димәк, су электр станциясен коруның, турбиналарны урнаштыруның ике ысулында да принципиаль яңалык юк. Аларның һәркайсы инде күп тапкыр сыналган, эшкә яраклы икәнлеге күптән исбатланган. Үзгәлек - башкада. Елганы күтәрткәндә буа йөзәр чакрымга сузыла. Бу арада инде башка станция куеп булмый. Ә суны күтәртмичә, агым көче белән эшли торган станцияне исә адым саен тезеп чыгарга мөмкин.

Карап торышка җил куәтенә көйләнгән генераторның да гайрәте әлләни түгел. Аның эшчәнлеге әле һава торышы үзгәреше белән дә бәйләнгән. Ләкин, шуңа да карамастан, һаман яңалары төзелә тора. Күрәсең, үзләрен аклыйлар. Күпләрнең эш нәтиҗәсен бергә кушкач, хәйран куәтле энергия барлыкка килә булса кирәк. Тамчы тама-тама күл була.

Моңарчы эшләп килгән энергия чыганакларының һәммәсе дә икенче бер нәрсәне киметү, юкка чыгаруга нигезләнгән: йә алар газ, мазут, ташкүмер ягу хисабына эшли, йә җир мәйданы су астында кала.

Интернет мәгълүматларына караганда, Зәй ГРЭСының бер блогы сәгатенә 40 тонна мазут яндыра, 12 блокка тәүлегенә 11520 тонна, 20 миллион 736 мең сумлык ягулык кирәк була. Айлык, еллык күләмне исәпләсәң, бик зур саннар килеп чыга. Өстәвенә ТЭЦ, ГРЭСлардан ургылып чыккан төтен атмосферага тарала. Ягулык материалларының берсе дә файдаланган саен артып, үсеп тормый. Җир дә чиксез түгел. Ул әле су астында калудан тыш юллар, шәһәрләр төзү өчен дә даими кимеп тора.

Тик акыл белән, хәстәрлек белән эш иткәндә гидростанцияләр генә нәрсәне дә булса киметүне, юкка чыгаруны таләп итми. Аларның энергиясе бушка килгәнгә охшап тора. Су үзе дә кимеми. Дәрьялар миллионлаган еллар буена тын гына агып торган, саклап тотсаң, Арал диңгезе язмышына дучар итмәсәң, яр буйларына агачлар утыртсаң, тирә-юнендәге урманнарны кисмәсәң, чыганакларны - чишмәләрне карап, чистартып торсаң, алар әле алга таба да ил-көнгә озак дәверләр күндәм хезмәт итәр дип өметләнергә була.

Принципта җил дә кимеми. Тик шулай да аңа мөнәсәбәттә дә артын-алдын уйлап эш итү хәерле. Сугыштан соңгы елларда Алма-Атаның читендә, тирән тарлавыкта куәтле плотина корылды. Аның вазифасы силне тоткарлау, хәлсезләндерүдән гыйбарәт. Укучыларга ул күбрәк Медео шугалагы буларак таныштыр. Төзеп бетергәч, аның башка бер нәтиҗәсе дә билгеле булды. Алма-Ата таулар арасындагы иңкүлеккә, чокырга утырган. Шуңадыр:

Алма-Атаның таулары,
Өзелә камыт баулары, -

дип тә җырлыйлар. Монда һаваның алмашынып, җилләп торуы бик мөһим. Ә менә теге плотина гигант тарлавыктан исә торган җилне күпмедер дәрәҗәдә бикләп, буып куйган, калага үтә торган һаваның күләмен беркадәр киметкән. Кайберәүләр башкаланың Астанага күчерелү сәбәбен дә әнә шунда күрә. Билгеле, рельеф үзгәлегенең ролен дә истән чыгарырга ярамый. Әйе, урыны белән җил дә дефицитка әйләнеп куя икән.

Татарстанда 10ар, 100әр, 5әр йөз чакрымнарга сузылган 500гә якын дәрья бар: Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ, Ык, Зөя, Олы Чирмешән, Иж, Шушма, Илләт, Дала Зәе, Казансу, Мишә, Актай, Гөбенә, Тәмте, Сарман, Кече Мишә, Кече Чирмешән, Чишмә (Шушма), Минзәлә, Сөн, Кичү... һ.б. Күбесенең исеме җырларга кергән, халыкның рухи хәятендә кадерле урын алган. Алар хозурлану объекты, күңелгә рәхәтлек бирүче, иркәләүче, юатучы күренеш буларак вөҗүдкә кереп калган. Шулай да елгаларны, дәрьяларны милли байлык дип санау нишләптер гадәткә кермәгән. Боларның һәркайсының куенында электр ташкыны, алтын ага. Тик ул су белән яшерелгән. Күрер өчен күңел күзе кирәк. Әйткәндәй, электр тогын үткәрү сыйфаты да суга тиккә генә бирелмәгәндер кебек тоела.

Менә шушы йөзәрләгән агымсуларның тик берсе - Чулман гына электр энергиясе бирүгә хезмәт итә. Калганнары моның ни икәнен дә белми. Милли байлыкның бу тармагы, аның иң зур өлеше әле икътисади үзләштерелмәгән.

Гәрчә агым көче белән эшли торган станциянең җегәре искитәрлек булмаса да, бу бит әле, ни дисәң дә, өстәмә энергия. Аны булдыру өчен зур күләмдә мазут, газ, ташкүмер, торф яндыру да кирәк түгел, һава да бозылмый, атмосферага экологик зыян да килми.

Электр станциясе кору су тегермәне төзүдән катлаулырак түгел. Тегермән кебек, аны һәр елга буенда бастырып куярга була. Белгеч күзәтчелегендә аны эшлекле, булдыклы аерым фермер да корып, арзан энергиясеннән файдалана ала. Мин кайчак уйлап куям: гидроэлектростанцияләрне күпләп сафка бастырган тәкъдирдә алар хәтта ягулык станцияләрен дә, ТЭЦ, ГРЭСларны да алыштыра алмас иде микән? Алыштырса, бик күп ягулык материалы янга калыр, җан ияләре дә иркен сулап куяр иде.

Түбән Кама ГЭСы никадәр генә куәтле булмасын, энергиясе сәнәгатьнең, хуҗалыкның бар тармакларына да җитеп бетми. Өсти тору сорала. Бу җәһәттән кайбер эшем ияләре Түбән Чулман сусаклагычын тагын шактый күтәрергә, ягъни яңа җирләрне су астында калдырырга, халыкны кабат ярсытырга киңәш итә иде. Әле шунысы да бар: чамадан тыш куәт тә хәвефсез түгел. Моның шулай икәнен Саяно-Шушенское ГЭСындагы коточкыч авария дә раслады. Моннан тыш, Чулман һәм Агыйдел бассейннарында бер-берсеннән шактый якын арада үтә хәвефле, хәтәр АЭСлар кору планы да баш калкыта башлаган иде. Менә шулай: аяк астындагы ышанычлы, файдалы, хәвефсез чыганакларны шәйләмибез, инсанны борчый торган гамәлләргә барып тотынабыз. Югыйсә, якында гына мул сулы Нократ ага, Зәй, Ык елгалары да сәнәгать үзәкләреннән ерак түгел.


* * *

Дөрес, бәгъзе пошмас җаннар мәсьәләгә башкача да карарга мөмкин. Ягъни аларның:

- Нигә безгә өстебезгә артык мәшәкать йөкләргә? Әле бит югарыдан да күрсәтмә төшмәде, - дип фикер йөртүе ихтимал. - Моңарчы яшәдек бит әле агымсуларга тимичә дә…

Яшәвен яшәдек. Ләкин нәкъ менә шундый психология аркасында ифрат зур байлыгыбыз бу көнгәчә файдаланылмый ята. Кече һәм урта энергия чыганаклары төзелмәде, төзелгәннәре дә сүтелде. Түбән Кама ГЭСы фонында аларның дәрәҗәсе бик нык түбәнәйде. Әйтерсең бездә бер галим, инженер юк. Әгәр елгасыз төбәктән килеп чыккан берәр эшмәкәр шушы хәлне күрсә, моңа бик нык гаҗәпләнер иде. Аның алдында үзебезгә дә күңелле булмас иде, әлбәттә.

Хәзер төрле илләрдә электр энергиясе бирердәй башка чыганакларны (әйтик, Кояшнымы яки бүтәннеме) файдалану юлларын эзлиләр. Нишлисең бит, әгәр аларда бездәгедәй дәрьялар агып торса, Кояшка ук үрелмәсләр иде.

Дөнья цивилизациясендә нефть, газ сатып кына, запасларын киметә барып кына җөмһүрият ерак китә алмый. Елгаларны эшкә җигү исә ышанычлы, тотрыклы, перспективалы гамәл. Күпсанлы агымсуларның куәте тулысынча үзләштерелгән тәкъдирдә һәркайсының җегәрен бердәм энергетика системасына тоташтырырга мөмкин. Ул тулысынча җөмһүрият милке булачак. Яңа ГЭСлар челтәре республикабызның экономик куәтен ныгытачак. Энергиянең артыгын күрше мәмләкәтләр белән бүлешергә, сатарга була. Хәзер бит бездә социализм түгел. Баеп китүдән курыкмаска була торгандыр.

Энергия муллыгы җөмһүриятебез эчендәге электрга түләү бәясен дә киметәчәк, дип фараз кылам. Боларга өстәп, киң мәйдандагы зур төзелеш күпсанлы яңа эш урыннары да булдырачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: