Мәдәни җомга

Фәрит Бикчәнтәев: “Бина өчен театрга йөрисең икән, кирәгең шул кадәр генә...”

Камал театрының яңа бинага күчәчәге хакында хәбәр күпләрне борчуга салды. Күбрәк бу уңайдан тамашачы һәм без, журналистлар борчыла бугай.

Сезон ачылыр алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры традицион матбугат очрашуына журналистларны җыйды. Быел татарның баш театры 116 нчы сезонга аяк баса. Очрашу өч теманы берләштерде.

Яңа “Шәрык клубы”

Моннан берничә көн элек Камал театры җитәкчелеге мәдәният министры Ирада Әюповага “Шәрык клубы”н презентацияләде. Һәм менә бу мультимедияле комплексны журналистларга да күрү насыйп булды. Беренче тойгылар ниндиме? Мин русча "Круто“” дияр идем. Чөнки татардагы “текә”, “шәп” сүзләре генә туры килми моңа. Камал театры җитәкчелеге иң профессионалларны гына сайлап эшләгән, бугай. Биредә бар да үз урынында. Бер артык нәрсә дә юк. Һәм бик бай эчтәлекле. Мондый материалларны, гадәттә, бик зур халыкара икътисади форумнар, күргәзмәләр өчен әзерлиләр. Ә бу татар театры тарихына багышланган! Монысы горурлык өчен беренче сәбәп.

Икенчедән, чит шәһәрдән генә түгел, чит илдән килгән кунак та монда тупланган мәгълүматны аңлап, кызыксынып караячак. Чөнки интерактив “экспонат”лар өч телдә эшли.

Һәм тагын бер мөһим әйбер. Кайчандыр, йөз еллап элек, бу бинада беренче татар спектакльләре уйналган. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу традицияне дәвам итәргә, әлеге бинаның икенче катында урнашкан сәхнәдә кечкенә генә спектакльләр куярга хыяллана.

Биредә шулай ук иҗади очрашулар, квартирниклар үткәрү, балалар, үсмерләр өчен лекцияләр оештыру, Камал театры артистлары белән очрашулар оештыру да күздә тотыла.  Ягъни бу театр дөньясына гашыйк кешеләрне берләштерә, кайнап тора торган үзәк буларак күз алдына килә.

“Спектакль — ул хәрәкәтләр. Һәр экспозиция тамаша кылырга килүчене нинди дә булса гамәл кылырга этәрә. Алар бирегә килгәч карап басып торырга гына тиеш түгел”, - дигән фикердә театр директоры Илфир Якупов.

Монда кечкенә балаларга да (“Шәрык клубы”на 6 яшьтән зуррак балалар белән килергә мөмкин), үсмерләргә дә, урта буынга да, өлкәннәргә дә кызыклы, заманча, мультимедияле әйберләр шактый. Дөрес, әлегә техник яктан кытыршылыклар бар. Әмма Камал театры җитәкчелеге аларны бетерергә вәгъдә бирде.

Премьералар

Яңа сезонда Камал театры 5 премьера спектакле тәкъдим итәргә ниятли. Сезон, традиция буенча, “Зәңгәр шәл” белән башланачак. Ә мәрхүм Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, ягъни ноябрь башында театр сәхнәсендә “Сәфәр” моңсу комедиясе тәкъдим ителә. Пьесаны коллегабыз, журналист Альберт Шакиров язган. Бу аның зур сәхнәдә куела торган беренче әсәре.

Декабрьдә балалар өчен “Петя, бүре һәм Шомбай” күрсәтеләчәк. Яңа сезон планында Әмирхан Еникинең “Рәшәсе”дә бар. Ә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев “Мөһаҗирләр”не тамашачыга күрсәтергә вәгъдә итте. Аны әзерләргә ул сезон ачылуга, октябрь башында тотыначак. Чит ил әдәбиятыннан “Пигмалион” пьесасы да быел Камал сәхнәсендә уйналачак. Буа Дәүләт драма театрындагы спектакльләре белән тамашачыга таныш булган Тимур Куловның да иҗат җимешен күрә алачакбыз. Ул Туфан Миңнуллин әсәренә алыныр дип көтелә.

Узган сезонда Камал театрының легендар оркестры җитәкчесе алышынды. Сентябрь башында 34 яшен тутырган Данияр Соколов яңа эш урынына зур планнар белән килгән. Аның сүзләреннән аңлашылганча, яңа сезонда театрның оркестрында да яңа музыкантларны күрергә мөмкин булачак.  

Моннан тыш, Данияр театрның бай музыкаль мирасын тамашачыга концертлар рәвешендә җиткерергә җыена. Рус фамилияле яшь музыкант татар театрын руслаштырып кына бетерә күрмәсен инде. “Петя, бүре һәм Шомбай”га да Сергей Прокофьев музыкасын кулланырга җыена оркестр җитәкчесе. Спектакль татар телендә булса да.

... “Ак калфагым төшердем кулдан”ны тамашачы инде бу сезонда күрә алмаячак. Ул репертуардан төшеп кала. “Репертуардан төшеп кала торган спектакльләрнең исемлеген биргәч, миңа бик авыр була. Озак-озак уйлап йөргәннән соң, ярый инде, дим. Кызганыч. Тамашачы карап ала да, аннан йөрми башлый. Бигрәк тә җитди әсәрләргә”, - ди Фәрит Бикчәнтәев.

Театр бинасы

Камал театрының яңа бинага күчәчәге хакында хәбәр күпләрне борчуга салды. Күбрәк бу уңайдан тамашачы һәм без, журналистлар борчыла бугай. Чөнки театр җитәкчелеге яңа бина турында хәбәрне бик сөенеп кабул иткән.

“Иске бинада әлегә без эшлибез. Проектларны сайлау, документация бер-ике ел вакытны алачак. Төзелешкә тагын бер-ике ел кирәк. Яңа урында төзелә башлаганчы, Камал театры бу урыннан күчсә, ул бинада нәрсә булыр икән дигән сорауны бирү әлегә дөрес түгел. Биш елдан соң, ун елдан соң тормыш ничек булыр... Я ишәк үлә, я хуҗа, дигәндәй... Дөнья үзгәреп тора”, - ди директор Илфир Якупов.

Сүзгә баш режиссер да кушылды. “1986 елда Горький урамындагы бинадан күчкәннән соң, без 5-6 ел ике бинада эшләдек. Ике бинага эшләү кыен, бүгенге көндә бигрәк тә. Бер залда  тамашачы тутыру да кыен. Чөнки массакүләм мәдәният көчле адымнар белән алга китте, алар театр сәнгатен үзенә суыра. Күңелем белән яңа урынга китәргә мин риза. Мин яңалыкка гел риза”, - ди Фәрит әфәнде.

Театр директоры фикеренчә, бина кайда — үзәк тә шунда. Ә Камал театрының Казан үзәгеннән күчә дигән сүз белән ул бөтенләй дә килешми.

“Ә нәрсә соң ул якын, ерак?.. Бу ияләнү генә. Гадәтләрне үзгәртергә мөмкин”, - ди Илфир Якупов.

Бина өчен генә театрга йөрүче тамашачыны Фәрит Бикчәнтәев бөтенләй дә аңламыйм, ди. “Кемдер мин хәзер театрга йөрмәячәкмен, ди. Ярар, йөрмә. Синең кирәгең шул кадәр генә, әгәр дә бина өчен генә килгәнсең икән”, - дигән фикердә режиссер.

Һәрхәлдә, аэропорт янындагы Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы түгел инде, дип нәтиҗә ясады бу мәсьәләгә журналист Альфред Мөхәммәдрәхимов. Күз күрер...

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: