Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

«Француженка» Лилия

Барысы да Гөмбә костюмыннан башланды.

Әгәр дә бәләкәй улым Ирханга балалар бакчасында үтәсе “Көз бәйрәме”ндә кияр өчен Гөмбә костюмы кирәк булмаса, мин бу искиткеч җылы кичәгә килеп, хисләргә бирелеп һәм уйланып утырмаган булыр идем. Хәзер барысын да тәртипләп аңлатам. 


Шулай итеп, мин Гөмбә киеме хәстәренә керештем. Бик теләгәндә, үзем дә тегә алган булыр идем, ләкин вакыт ягы бик кысан иде. Интернет кибетләргә кереп киттем. Оһо, мондагы бәяләр! Эшләпә һәм жилеттан торган комплект өчен мең сумнан артык акча чыгарып салырга кирәк. Ярый, мең сум каян килеп кая китмәгән дип заказ бирмәкче идем, 4 көннән генә килеп җитәсе мәгълүм булды. Шуннан соң  кемдә бу костюм булырга мөмкин икәнен искә төшерергә тырышып карадым. Монысы уңышлы булып чыкты: “кылт” итеп күптәнге танышым Лилиянең балалар бакчасында эшләве искә төште.  100 ел күрешмәгән идек, сөйләшер сүзләр байтак. Лилия эшләгән бакчада гөмбә костюмнары бар икән! Иртәгесе көнгә күрешергә сөйләштек. “Бездә иртәгә шагыйрә белән очрашу да үтә, бик тырышып әзерләндек, берочтан аны да күреп китәрсең”, - диде Лилия. Кичә дип безне шаккатырып булмый, шулай да ризалаштым. 

Шулай итеп, мин 109 нчы балалар бакчасында үтә торган милли кичәгә – шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашуга килеп эләктем. Бу – шәһәребезнең Азино бистәсендә урнашкан катнаш төрдәге балалар бакчасы, тәрбия рус телендә алып барыла, татар әти-әниләренең дә күпчелеге үз телләрен онытып баручы, өйдә татарча сөйләшмәүчеләр. Лилия Наил кызы Шайдаева менә шушы бакчада инде унбишенче ел татар теленә өйрәтү буенча тәрбия­че-укытучы булып эшли. Ул – бакчадагы бердәнбер татар теле укытучысы. Бердәнбер булса да, ул бу бакчада  тәрбиячеләр һәм ата-аналар алдында  татар теленең дәрәҗәсен шундый итеп күтәргән ки, аңа карап: “Их, ил башлыкларыбыз да шулай эш йөртсә иде”, – дип уфтанып куясың. Әллә ничә ел рәттән бөтен әти-әниләрне, тәрбиячеләрне кузгатып “Шәҗәрә” бәйрәмнәре үткәрүеме, язучылар белән очрашулар дисеңме, татар тәрбиячеләре өчен педсоветлар, аларны туплап спектакльләр куюмы, шигырь кичәләре, әдәби-музыкаль композицияләр оештырумы – барысы да тиешле югарылыкта үтә. Чөнки бу эшләрнең һәркайсы Лилия ханымның йөрәге аша уза. Лилия – бик булдыклы, үз эшенә гаять таләпчән һәм чын милләтпәрвәр ханым. Үз сүзен өздереп әйтә белә, һәрвакыт энәдән-җептән киенгән, кояш кебек  елмайган булыр. Ата-­аналар алдында аның дәрәҗәсе зур. “Шәҗәрә” бәйрәменә хәтта рус әти-әниләре дә үз гаилә тарихларында эзләнеп, шәҗәрәләрен төзеп алып килгән,  ахырдан килеп “Безне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр иткән өчен зур рәхмәт Сезгә” дип рәхмәтләрен белдергәннәр. Җиренә җиткереп, таләп куелып оештырылгач, татар чараларында катнашудан, төрлечә ярдәм итүдән бер ата-ананың дә баш тартканы юк. Шул чаралар аша үз телен югалтып баручы әти-әниләр акрынлап тамырларына тартыла, татарлыкларын исләренә төшерә башлый икән. “Эшне өч юнәлештә тигез алып барырга тырышам, – ди Лилия үзе. – Балалар белән төрле милли чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез, татарча спектакльләр куябыз. Әти-­әниләр белән эш һәрдаим алып барыла. Тәрбиячеләрнең үзләрен тәрбияләп, тамырларын искә төшереп торабыз”.

Мин күрергә насыйп булган кичә менә шул эшләрнең чираттагы бер дәлиле иде. 20 ләп тәрбияче ул кичәдә нәфис сүз остасына,  актрисага, хәтта җырчыга әйләнде. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның гомер юлы, шигърияте бик оста корылган сценарий нигезендә шундый матур, якты итеп ачып бирелде ки, әти-әниләр дә, шагыйрә дә үзләрен башка бер шигырь иленә күчкән кебек тойды. Юньләп татарча сөйләшә дә белмәгән тәрбияче ханымнар мондый кичәләргә әзерлек барышында туган телләрендә шигырьләр укырга, рольләр уйнарга өйрәнгән, инде күбесе үз телләрендә чатнатып, горурланып сөйләшә. Ни өчен Эльмира Шәрифуллина белән очрашу сайланган соң? Чөнки шагыйрәнең шигърияте гади, аңлаешлы, балалар, әти-әниләр өчен кыйммәтле булган хисләргә корылган. Әнигә, сабыйга, туган телгә, милли гореф-гадәтләргә тирән хөрмәт – аның поэзиясенең нигезендә. Шуңа күрә дә бу беренче карашка гади генә шигырьләр һәркемнең йөрәгенә барып җитә. Очрашуның ахырында әти-әниләр тәэсирләнеп, Эльмира ханымга сораулар да бирде. Бер әти кеше, Камил әфәнде Ногманов  җырлап, курайда уйнап, кичәне бизәде. 

Мин исә марҗалашып барган  хезмәттәшләрен тезеп, үз телләрендә  сөйләшергә өйрәтә алган, әти-әниләрне эштән соң милли кичәгә  китереп  шигъри сүз тыңлата алган Лилиягә сокланып утырдым. Лилияне мин студент елларыннан ук беләм. Университетның Татар филологиясе,  тарихы һәм шәрык телләре факультетында,  бездән бер курс алдарак укыды ул. Бик “стильный” киенеп йөрү рәвешенә карап “француженка” дип йөртә идек аны. Татар факультетының гөрләп торган еллары бу! Суверенлык, азатлык рухы белән сугарылган яшьләр, укытучылар, галимнәр...  Остазларыбыз безгә шулхәтле яхшы, кирәкле белем бирде ки, татар факультетын тәмамлаганда һәркем чын милләтпәрвәр шәхес булып чыга иде. Бүген алар кайда гына эшләми, барысы да остазлары йөрәкләрендә кабызган утны сүндермичә, милләт кыйбласына хезмәт итә. Лилия – әнә шуларның бер вәкиле ул. Тик ни кызганыч, халкыбызга милли зыялылар әзерләп чыгарган татар филологиясе факультеты инде юк, татар галимнәре, филологлары, тарихчылары үксез балалар хәлендә, үзләрендә тупланган кыйммәтле гыйлемне тапшырыр шәкертләрдән мәхрүм бер чарасызлыкта яшәргә мәҗбүр... Татар факультетына укырга керергә теләүчеләр 90 нчы елларда шулкадәр күп иде, бер урынны 3-4 кеше дәгъва кылды. Яшьләр зур өмет белән, милләт киләчәгенә ышаныч белән монда укырга килә иде. Хәтта 1-2 генә балл җитми калган балаларны да кире таратыр­га кызганып, җаен табып, заманында Татар гуманитар институты да ачып җибәрелгән иде. Татар милләтенә хезмәт итәргә теләгән бу балалар өчен Мәгариф министрлыгының ярдәм итәргә мөмкинлеге булды ул чакта. Тора-бара бу гуманитар институт милли кадрлар әзерләүче, бер дигән остазлар коллективы булган көчле бер уку йортына әйләнгән иде. Ни кызганыч, аны да ябып куйдылар... “Ирешелгәннәрдән ни генә калды соң?” дип уфтанганда менә шул Лилия кебек фидаиләрнең татар дип, милләт дип янып яшәве генә өметне кабат тергезеп җибәрә...

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев