Мәдәни җомга

Европа Шурасы бәя бирәчәк

Венеция комиссиясе (“Хокук аша демократия өчен” дигән Европа комиссиясе) Европа Шурасы илләренең Конституция проектларын, юридик яктан тикшереп, хокукый бәя бирү белән шөгыльләнә

Европа Шурасы Парламент Ассамблеясенең (ПАСЕ) Мониторинг (күзәтү) буенча комитеты 2020 елның 27 маенда узган утырышында Россия ватандашларының Төп Законга кертеләчәк төзәтмәләргә һәм аларны кабул итү процедурасына кичекмәстән юридик экспертиза үткәрү кирәклеге турындагы мөрәҗәгатен карап, уңай нәтиҗә чыгарган һәм тикшерү өчен аны Европа Шурасының Венеция комиссиясенә (“Хокук аша демократия өчен” дигән Европа комиссиясе) юллаган. Ә ул, Европа Шурасы илләренең Конституция проектларын, юридик яктан тикшереп, хокукый бәя бирү белән шөгыльләнә. Ошбу экспертлар бәясе рекомендация рәвешендә тәкъдим ителә. Әмма хокукый яктан ул зур әһәмияткә ия. Әйтик, Венеция комиссиясенең 1993 елда РФ Конституциясенә биргән бәясе, 1996 елда ­Россия Европа Шурасына әгъза итеп алынганда, нигез булып торган.

Искәртеп үтик, Венеция комиссиясенең гыйнвар ахырында кабул иткән карары нигезендә, РФ Конституциясенең 79 нчы маддәсенә төзәтмәгә (Россиянең халыкара органнар карарын үтәмәү хокукы турында) экспертиза инде үткәрелгән һәм аңа хокукый бәя июнь урталарында мәгълүм булыр, дип көтелә. Ә барлык төзәтмәләргә һәм аларны кабул итү тәртибенә тулы экспертиза инде Россиянең 120 танылган хокук яклаучылары, юристлары, экспертлары һәм демократик оппозиция вәкилләре 2020 елның 11 мартында Европа Шурасына юллаган ачык хат (www.change.org/popravki_konstitutsia) нигезендә үткәреләчәк. Соңрак исә әлеге ачык хат, Change.org платформасы аша үткәрелгән имза җыюлар нәтиҗәсендә, Россиянең актив позициядә торучы 200 меңнән артык ватандашы тарафыннан хупланган. Имза җыю әле дә бара, һәм бу мөрәҗәгать бүген Төп Законга кертелгән төзәтмәләргә һәм аларны кабул итү процедурасына тәнкыйди карау­чыларның иң колачлы хокукый акциясе булып санала. Хәзер исә Венеция комиссиясе, тулы хокукый экспертиза үткәреп, аларның хокук өстенлеге вә демократиянең халыкара стандартларына, шулай ук Россиянең Европа Шурасы әгъзасы буларак үзенә алган йөкләмәләренә туры килү-килмәвенә тикшерергә һәм хокукый бәя бирергә тиеш була. Экспертизаны үткәрү вакыты әлегә мәгълүм түгел.

Әлбәттә, коронавирус гомумроссия тавыш бирүен үткәрүгә дә төзәтмә кертте. Башта ул 22 апрельгә билгеләнгән һәм ял көне дә ителгән иде. Кичектерер­гә туры килгәч, мәгълүмат чараларында, 24 июньне ял көне итәләр икән, бу көнне Җиңү парады белән бергә, гомумроссия тавыш бирүе дә үткәреләчәк, ул өлешчә - участокларда, өлешчә электрон форматта үтәргә мөмкин, дигән имеш-мимешләр дә таратылды. Хәтта Үзәк сайлау комиссиясе дә ул чакта, тавыш бирүгә әзерләнү өчен бүленгән (һәм вакытлыча “туңдырылган”) акчаны куллануга рөхсәт бирде. Соңрак исә, чыннан да, 24 июнь ял көне ителде һәм парад үткәрү дә шул көнгә билгеләнде, тик гомумроссия тавыш бирүен үткәрү турында гына сүз булмады. Бу, күрәсең, Венеция комиссиясенең 79 нчы маддәгә төзәтмә буенча беренче эксперт бәясен көтү белән бәйле булгандыр. Хәзер инде гомумроссия тавыш бирүе, Россия Президенты В.Путинның указы нигезендә, 1 июльгә билгеләнде.

Тик, ни гаҗәп, Президент тәкъдим иткән кайбер закон проектларына аңлатмаларда Конституциягә кертелгән төзәтмәләргә сылтама инде бүген үк тә ясала икән. Димәк, алар гомумроссия тавыш бирүеннән башка да гамәлдә, дигән сүз. Кыскасы, хокукый яктан биредә, чыннан да, Венеция комиссиясеннән башка ачыклык кертүе кыендыр. Шуның белән бергә, әлеге тавыш бирүнең бөтен максаты, асылда, илдә күзәтелә торган вәзгыятькә демократия төсмере бирүгә генә кайтып кала. Хакимият исә аңа кадәр булган вакытны бу эшне җайлауга кирәкле законнар (читтән торып тавыш бирү турында, алдан тавыш бирүнең вакытын арттыру турында, полиция хезмәткәрләренең хокукларын киңәйтү турында һ.б.) кабул итү һәм агитация үткәрү өчен куллана.

Фоат УРАЗАЙ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: