Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Эсседән ничек сакланырга?

Урамда 30 градуслы эсселек. Салкын көннәрдән соң кинәт җылынган һава кеше организмына тискәре тәэсир итә. Һава торышына аеруча сизгер кешеләр кан басымы уйнаудан, хәл булмаудан зарлана.

Эсседән котылу өчен белгечләр кайбер киңәшләрне истә тотарга куша: 
- кояшта калган машина тәрәзәсенә кояш үткәрми тора ямпа элеп калдырсаң яхшы. 
- кондиционер булу яхшы, ләкин ул салкын тидерергә мөмкин. Шуңа да машина салонын, бүлмәне җилләткәндә сак булыгыз. Үтәли җил тиеп гадәттә җәй көне авырыйлар. 
- эсседә ешрак юыныгыз. Су күп эчегез. Баллы, спиртлы эчемлекләрдән тыелып торыгыз. 
- табигый тукымалардан тегелгән киемнән йөрергә, башлык  кияргә онытмагыз. 
- 11.00 16.00гә кадәр вакыт аралыгында эссе кояш астында йөрмәскә тырышыгыз. 
- кояштан саклый торган кремнар сөртсәгез дә була.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев