Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Эшкуар булсаң, ташлама ал!

Дөньяда һәр кешенең бай буласы килә. Миллионнарча сум мирас калса, әйбәт инде ул, әлбәттә. Бай булыр өчен эшләргә, ә эш башлар өчен акча һәм ярдәм кирәк. Авылларда осталар йә йорт җиһазлары ясый, искергәннәрен яңарта, йә тәрәзә җитештерә. Мондый кешеләр ташламалардан файдалана аламы?

Путин әйтте
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт йортында узган матбугат конферециясендә: “Акча да бар, ярдәм дә”, – диде.
– Россия Президенты Владимир Путин кече һәм урта бизнеска ярдәм оештыру зарурлыгы турында Петербург халыкара икътисад форумында да искәртте. Сәнәгать парклары оештыруга, җитештерүне үстерүгә һәм эш урыннары булдыруга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та һәрвакыт теләктәш, –диде ул.
 Мисал өчен, Владимир Путин, әгәр компаниянең кереме 2 миллиард сумнан артмаса, җәмәгать туклануы предприятиеләрен өстәмә бәягә салымнан (НДС) азат итәргә тәкъдим ясады.

 Сәнәгать паркларына ярдәм
Министр Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләгәнчә, Татарстанда инде 105 сәнәгать паркы оештырылган. Республика Хөкүмәте әлеге сәнәгать паркларында эшчәнлек алып баручыларга ягъни резидентларга яңа ярдәм чаралары булдырган.
 – Министрлар Кабинетының 875нче һәм 398нче карарлары нигезендә эшкуарлар алган кредитларның процент ставкасы субсидияләнә;
 – сәнәгать паркы инфраструктурасын үстерү өчен биш ел срокка 30 миллион сумга кадәр “Стройка” займы алырга була, еллык ставка 5 процент. Шулай ук микрозаймнар да бирелә;
 – электр энергиясенә чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә.

Бу ташламаларны гамәлгә ашыруга июнь аеннан керешелде.
Ташламаларны алу өчен түбәндәге шартлар тиеш: республика территориясендә эшчәнлек алып бару һәм республика бюджетына салым түләү; гариза тапшырганга кадәр кече һәм урта предприятие субъекты булу; республиканың кайсы да булса бер муниципаль районындагы сәнәгать паркында эшчәнлек алып бару (Казан һәм Чаллы керми); сәнәгать паркы мәйданының тулылыгы 70 проценттан артмавы зарур; Татарстанның Икътисад министрлыгының аккредитациясе (теркәлгән булу) кирәк.

Ишетми калмадыңмы?
Сәнәгать парклары резидентларына бер ай элек салым ташламалары кертелгән иде.
 - гадиләштерелгән салым билгеләнүе системасында (УСН) салым ставкалары киметелде ( “керемнәр” – 1 процентка, “керемнәр-чыгымнар” 5 процентка);
 - сәнәгать паркы резидентлары транспорт салымы түләүдән азат ителде;
 - шулай ук оешманың милке өчен дә  салым түләү кирәкми.

Мидхәт Шаһиәхмәтов: “Әлеге ташламалардан файдалану өчен эшкуарга сәнәгать (индустрия) паркында эшчәнлек алып барганлыгы турында Татарстанның Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары өчен 1,2 миллиард сум каралды”, – диде.
 Эшкуарлар арасында “Перезагрузка” микрозаймы аеруча популяр. Бу ташламалы финанслау программасында кредит ставкасы 1 июньнән 5 процент чигендә куелган, элек ставка 6 процентны тәшкил иткән.

Үзмәшгуль – үзебезнең кеше
 – Авылларда осталар йә йорт җиһазлары ясый, искергәннәрен яңарта, йә тәрәзә җитештерә. Мондый кешеләр ташламалардан файдалана аламы? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
 – Үзмәшгуль сыйфатында теркәлеп эшләү әйбәт. Ул вакытта Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс чараларында –субсидия, гарантияле ышанычнамә (поручительство), микрозаймнарда катнашырга мөмкин. Үзмәшгульләргә ярминкәләрдә катнашу, шулай ук продукцияләрен маркетплейсларга кую өчен акча билгеләнгән. Яңа эшкуарларга ягъни эш башлап җибәргән кешеләргә өйрәтү курслары һәм консультацияләр дә оештырыла. Юридик ярдәм дә каралаган, – дип җавап бирде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанның Икътисад министрлыгы сайтында эшкуарларга ташламалар турында тулырак танышырга була.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев