Мәдәни җомга

Эреләнәбез дигән булып, кайбер төбәкләр бөтенләй юкка чыкмасмы?

Илдә регионнарны берләштереп, агломерацияләр төземәкчеләр.

Россиянең регионнарын эреләндерү турында сүз байтактан бара. Берничә ел элек стратегик эшләнмәләр Үзәге тикшеренүләр үткәреп, бүгенге административ бүленешне нәтиҗәсез дип исбатларга маташкан иде. Хәзер бу эшкә чынлап тотынмакчылар ахры.

Ерак аралар, кырыс климат, аз санлы халык, сәүдә юлларыннан читтә булу инфраструктура төзүне бик кыйммәтләтә. Болардан чыгу юлы итеп илдәге регионнарны берләштереп, агломерацияләр төзүдә һәм аларга тирә-юньдәге торак пунктларны кушуда күрә кайбер белгечләр. Шундый 15-20 агломерация төзелсә, күп кенә мәшәкатьләрдән котылып була икән.

Эре шәһәрләрдә яшәүчеләрнең мөмкинлекләре күбрәк. Ләкин Мәскәүгә көндәш буларак Иркутск, Екатеринбург, Краснодар кебек үзенә тартып торган үзәкләр пәйда булгач, авыллардан, кечерәк шәһәрләрдән халык шул үзәкләргә агылачак һәм күп кенә җирләр кешесез калачак. Төньяктан җылы якларга күченүчеләр дә артачак һәм бу, стратеглар фикеренчә, халык өчен дә, ил өчен дә яхшырак булачак. Россиядә бүген 321 моношәһәр бар, 2021 ел ахырына аларның саны 163 кенә калырга мөмкин. Утызга якын шундый шәһәрне үстерү файдасыз – алар агломерацияләргә керергә тиеш, дип исәпли белгечләр.

Безне яшәргә, тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга өйрәтүчеләр – АКШ икътисадчылары. “Себер каргышы” дип аталган китапларында алар халыкны төньяктагы перспективасыз регионнардан көньяк белән үзәккәрәк күчерергә, ә Себердәге казылма байлыкларны вахта методы белән үзләштерергә киңәш итә. Юллар төзү, инфрастуктураны булдыру Россия өчен артык кыйммәт һәм болар икътисадны үстерүдә каршылыклар тудыра дип исәпли авторлар. Үзебезнең белгечләр Канада мисалын үрнәк итеп алырга чакыра. Анда бөтен тормыш АКШ белән чиктәш булган тар гына полосада кайный, калган җирләргә вахта ысулы белән барып эшләп кайталар. Шулай ук Кытай мисалы да читкә куелмый: анда эре шәһәрләр белән янәшә булган авылларда күпкатлы йортлар һәм агломерацияләргә алып баручы автобаннар белән тимер юллар төзелә.

Эреләнү буенча беренче тәҗрибәләр 2003-2008 елларда үткәрелгән иде. Ул чакта берничә регионны бергә кушу нәтиҗәсендә яңа биш субъект барлыкка килде. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш иде кебек, әмма андый нәрсә булмады. Әмма сәясәтчеләрне болар борчымый, алар яңа тәҗрибәләр үткәрергә җыена. Алар ни өчен кирәк? Бөтенесен бергә кушып санап, уртача күрсәткечне чыгарганда яхшы статистикага ирешү өченме?

Административ бүлгәләнү генә тормыш дәрәҗәсен яхшыртмый. МГУ профессоры Наталья Зубаревич территорияләрнең чәчәк ату рецептын әйтеп тә биргән: “Муниципалитетларга күбрәк акча калдырыгыз, хокукларын кире кайтарыгыз – яхшырак булачак”. Үзәк регионнарга булыша ала һәм булышырга тиеш, ләкин барысын да Мәскәүгә җыеп, яки башкаладан өләшеп кенә бәхетле итеп булмый. Регионнарның мөмкинлекләрен арттырып, җирдәгеләр үз территоияләрен нәтиҗәле үзләштерү һәм үстерү өстендә эшләсә, ни әйттең булыр иде. Нинди илдә яшәүне чиновниклар түгел, ә халык үзе хәл итә. Аның мәнфәгатьләренә каршы килә торган теләсә кайсы проектны туктатырга хокук бирүче кануннар да бар әле. Эреләнәбез дигән булып, кайбер территорияләр бөенләй юкка чыкмасмы?..

 

Фәнис Мотыйгуллин

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: