Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Җеннәрне күрергә буламы?

Коръәндә һәм Рәсүлебезнең сөннәтендә әйтелгәнчә, җеннәр төрле кыяфәтләргә кереп, безгә күренергә мөмкин.

Галимнәр бу хакта: «Җеннәр безгә кеше кыяфәтенә кереп һәм шулай ук хайваннар, еланнар, чаяннар сурәтендә дә очрарга мөмкин», - дигән.
Алар уттан яратылуга карамастан, төрле сурәтләргә әверелә ала.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләрен тапшыра: «Берьюлы җеннәрнең берсе - гыйфрит, минем намазымны бозарга теләде. Әмма Аллаһының рәхмәте белән мин аны тоттым һәм, иртән барысы да аны күрә алсын өчен, мәчет баганасына бәйләп куярга теләгән идем, әмма Сөләйман галәйһиссәламнең сүзләрен исемә төшердем дә аны җибәрергә булдым (Имам Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Ибне Габбас радыяллаһу ганһе: «Әгәр берәрегез Шәйтанны күрергә теләсә һәм нәтиҗәдә аны күрсә, һич кенә дә чабып китә күрмәсен, ә батыраеп басып торсын, чөнки алар сездән, сезгә караганда да күбрәк курка. Әгәр инде сез куркасыз икән, ул сезнең арттан иярәчәк. Әгәр инде батырлык күрсәтсәгез, сездән куркып китеп барачак».
Без җиңелчә җилне күрмибез, әмма ул исеп, тузанны һәм туфракны һавага күтәргәргәч, болар безгә күренә торган була. Җеннәр белән дә нәкъ шулай.
Рәсүлебез: «Һичшиксез, Шәйтан кешенең кан тамырлары буйлап йөри», - дип әйткән (Имам Бохари хәдисләр җыентыгыннан).

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев