Эчеңдәгене тышка бәреп чыгарма (сүгенмә). Штраф түләргә туры киләчәк
Дорфалык, кимсетүләр белән көрәшергә кирәк, әлбәттә. Хакимияттәгеләрнең шул рәвешле бераз сөйләм культурасын баету да комачау итмәс иде. Ә менә гади халык нишләп бетәр? Хыял фантазияңдә аллы-гөлле салават күперенә утырып атынганда бер дә начар сүзләр әйтәсе килмидер ул. Ә чынбарлык белән маңгайга-маңгай бәрелешүгә, итәгатьлелек дигәнең идәнгә төшкән чыршы уенчыгы кебек чәлпәрәмә килә дә юкка чыга.
Карл Маркс сүзләренчә, акча – чит хезмәтне экслуатацияләргә хокук бирүче квитанция. Аны табу ысуллары күп, кайберәүләр бу өлкәдә әллә нинди схемалар белән эш итә белә. Остап Бендер канун бозмыйча гына керем алуның 400 ысулын белгән, имеш. Әллә нәрсәләр уйлап баш та ватмаган үзе, кул астында булган әйберләрне генә кулланган. Бөтен нәрсә дә уйлап табылган, сыналган, халык тәмен татып туйган заманда нинди “мөгез” чыгарып була икән?
Әллә ни ерак барырга кирәкми, нәрсә бар – шуны гына файдаланасы. Рәтен белеп эш итә белсәң, әлбәттә. Кризис, коронавируска хәтле дә халык агрессив, тиз кабынып китәргә тора иде, юкны сәбәп итеп бер таныш булмаган кешене аты-дене белән сүгеп атарга да күп сорамый. Интернетта тагын да “кызурак” әңгәмәләргә тап буласың. Монитор аша йөзең дә күренми, әңгәмәдәшеңнең чәчелгән төкрекләре дә биткә сыланмый, бер-береңне рәхәтләнеп “чагып” утыр. Кыскасы, бездә мондый “байлык” җитәрлек, сөйләм культурасын өләшкәндә безнекеләрнең кыйбла буташтырып йөргән чагы булгандыр, күрәсең. Хәзер менә шул “байлык”тан файда күрә башлаячакбыз. Дәүләт Думасына тупаслык өчен административ җазалар турында канун проекты тәкъдим ителгән. Гражданнарны кимсеткән өчен чиновниклардан 150 мең сумга хәтле штраф түләттерә алачаклар. Моңардан тыш, хакимияттәгеләр бер елга хәтле эштән азат ителәчәк, дорфалык тагын кабатланса, әлеге срок ике ел булачак. Әлеге төзәтмәләр төрле дәрәҗәләрдәге дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручыларга кагыла.
Ләкин чиновникларның акча янчыгы кысылу исәбенә генә казна тулачак дип шатланырга кирәкми, төзәтмәләр бөтен кешегә дә кагыла, аның бары тик штрафлар күләме генә кечерәк. Алда әйтелгәнчә, сабыр холыклылык бик сирәкләрдә генә хәзер, эчеңдәгене тышка бәреп чыгарасың икән – штраф түләргә туры киләчәк. Элекеге 1-3 мең урынына хәзер ул 3-5 мең сумны тәшкил итәчәк.
Бүген иң каты административ җәзага тартыла торган тәртип бозу – халык алдында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кимсетү. Ә канун кабул ителгәч социаль челтәрләрдәге әйткәләшүләр өчен дә җавапка тарта алу хокукы биреләчәк. Чатлар, блоглардагы комментарийларны, гадәттә, күп кеше укый, шул рәвешле, андагы кимсетүләр халык алдында дип санала. Алдын-артын уйламыйча гына начар сүз ычкындырып җибәрәсең икән – акча янчыгыңның авызын тишәргә туры киләчәк. Комментарий авторы 5-10 мең сум белән котылса, массакүләм мәгълүмат чарасы хуҗасына ул 50-100 меңгә төшәргә мөмкин.
Дорфалык, кимсетүләр белән көрәшергә кирәк, әлбәттә. Хакимияттәгеләрнең шул рәвешле бераз сөйләм культурасын баету да комачау итмәс иде. Ә менә гади халык нишләп бетәр? Хыял фантазияңдә аллы-гөлле салават күперенә утырып атынганда бер дә начар сүзләр әйтәсе килмидер ул. Ә чынбарлык белән маңгайга-маңгай бәрелешүгә, итәгатьлелек дигәнең идәнгә төшкән чыршы уенчыгы кебек чәлпәрәмә килә дә юкка чыга. Сабыр булыйк, сабыр булганнар штраф түләми ди...
Фәнис Мотыйгуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев