Мәдәни җомга

Дәүләт идеологиясе кысыр була алмый

Россиядә дәүләт идеологиясе Төп Закон белән тыела.

Бу, күрәсең, глобаль сәясәттә аның мөстәкыйль уенчы булмавы һәм, гомумән, дәүләт буларак та, дөнья тотучылар кулында геосәясәт коралы итеп куллану ниятендә генә төзелүе белән бәйле. “Соборность, державность, православие!” – менә аны формалаштыруда нигез итеп алынган төп лозунг. Дөрес, соңрак, идеологик яктан Кытайга үтеп керү өчен, Россиягә коммунистик идеология дә иңдерелде һәм, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң инде ул анда чыннан да үтеп керде. Әмма кытайлар коммунизмны да кытайча төзеде. Ә коммунистик идеология аша азына башлаган СССРны (яңа фазадагы империяне) дөнья тотучыларга хәтта таркатырга да туры килде. Нәтиҗәдә, әзерлекләренә карап, аның бер өлеше (Латвия, Литва, Эстония) Европа Берлеге һәм НАТОга 2004 елда ук керде, икенчеләрен (Грузия, Молдова, Украина, Беларусь, Әзәрбайҗан һәм Әрмәнстан) интеграцияләү исә “Көнчыгыш партнерлыгы” проекты аша гамәлгә куелды. Ә калганнарын үзара берләштерү аша Европага якынайту инде империянең төп фрагменты – Россиягә йөкләнде. Шул ук вакытта, аерым дәүләт идеологиясен булдыру бу ил өчен хәтта Конституция дәрәҗәсендә тыелды.
 
Әмма дәүләт гел идеологиясез дә яши алмый. Гаммәви идеология (дәүләт идеясе) Россиядә дә бар. Президент В.Путин узган атнада “Москва. Кремль.Путин” тапшыруына биргән интервьюсында Россия өчен дәүләт идеясе патриотизмда булуы турында белдерде. Ул: “Да, в патриотизме. Я думаю, что ничего другого не может быть. Патриотизм не должен быть квасным, затхлым и кислым”, - дип тә өстәде. Аныңча, ул героик үткәнне кымтырыклауны гына түгел, ә уңышлы киләчәккә багуны да аңлата. Путин шулай ук авыр сынаулар чорында бәладән котылу һәм алга баруның бердәнбер шарты бердәмлек булуын иҗтимагый дәрәҗәдә аңлау кирәклеген дә искәртте. Тик, моңа ирешүнең дә үз шарты бар: бердәмлек хисе иҗтимагый аң югарылыгына күтәрелсен өчен, гаммәви идея илдә яшәүче төп халыкларның рухи, хокукый, милли-мәдәни, матди һ.б. ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Әгәр дә бу юк икән, нинди бердәмлек турында сүз булырга мөмкин? Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләтнең идеологиясе кысыр була алмый.

Ә тормышта нәрсә күрәбез соң? Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын гына түгел, федерализм принципларын да бозып, хакимият вертикале аша илдә тоталитар режим корылды. Үзара бәйсез эш итәргә тиешле хакимият тармаклары исә башкарма хакимияткә буйсындырылды. Ватандашлар иреге һәм демократия сүздә генә калды. Сайлау системасы да, асылда, ошбу демократия институтын имитацияләүгә генә күчте. Халык хакимияттән читләштерелде, төп халыклар хәтта парламентта үз вәкиллекләрен булдыру һәм милли-мәдәни ихтыяҗларын парламент юлы белән яклау мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителде. Нәтиҗәдә, хакимият дистәләрчә елларга бер режим кулына күчте. Бу исә табигый байлык, дәүләт милке һәм энергия ресурсларының да тар даирә кулына күчүенә китерде. Дәүләт үзе дә үзгәрде: патриотик риторика артына яшеренеп, асылда, тулаем диярлек дөнья тотучыларның геосәяси заказын үтәүгә күчте. Әлбәттә, болар һәммәсе дә Конституциягә каршы килеп эшләнде.

Ә патриотизмга корылган дәүләт идеологиясенә килгәндә, аның төбендә шул ук “Соборность, державность, православие!” шигаре ята. Бу “өчлек”тән беренчесе, милли күптөрлелекне бетереп, рухы, мәдәнияте һәм территориясе уртак булган рус телле “эшче масса” булдыруны күздә тота. Икенчесе исә илдә бөекдержавачыл шовинизм рухындагы тоталитар режим урнаштыруны максат итә. Ә өченчесе инде православиене дәүләт дине итүне аңлата. Бүген бу юнәлешләрдә максатчан эшчәнлек һәммәбезнең дә күз алдында бара. Идарәдәге кавем моны, әүвәлгечә үк, татар-рус һәм ислам-нәсара каршылыгын уйнатып башкара. Хәер, монысы инде башка тема, һәм ул аерым тукталуны таләп итә.

Фоат УРАЗАЙ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: