Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Даһиның “тормыш юлы”

Әбүгалисина дәресләре (1 нче дәрес) Ихластан ышану һәм фән белән кызыксыну арасында каршылыклар булмый. Моңа мисал итеп бөек галим һәм дин белгече Әбүгалисинаны китереп булыр иде. Шарджа шәһәрендәге "Казан" ресторанын һәм башка оешмаларны берләштергән "Дан" компаниясенең җитәкчесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев белән сәясәтче, фәлсәфәче һәм журналист Нурали Латыйпов "Әбүгалисинаның "Тормыш юлы"...

Әбүгалисина дәресләре (1 нче дәрес)
Ихластан ышану һәм фән белән кызыксыну арасында каршылыклар булмый. Моңа мисал итеп бөек галим һәм дин белгече Әбүгалисинаны китереп булыр иде. Шарджа шәһәрендәге "Казан" ресторанын һәм башка оешмаларны берләштергән "Дан" компаниясенең җитәкчесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев белән сәясәтче, фәлсәфәче һәм журналист Нурали Латыйпов "Әбүгалисинаның "Тормыш юлы" хезмәтендә мөселманча тәрбия бирү формуласы" дигән гомуми исем астында дәресләр циклы эшләделәр. Интервью форматындагы беренче дәресне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
- Исмәгыйль әфәнде, тәүге әңгәмәбез - бөек табиб һәм энциклопедист, дөнья күләмендә Авиценна исеме белән танылган Әбүгалисинаның тәрбия турындагы карашлары хакында. Әйтегез әле, сез Әбүгалисина эшчәнлеге белән ничек кызыксынып киттегез?
- Әбүгалисина мине, беренчедән, мөселман гаиләсендә гармониядә тәрбияләнгән кеше һәм ислам дине нигезендәге тәрбиянең уңышлы үрнәге буларак кызыксындыра. Икенчедән, мин аны психологик тирәнлеге һәм гуманитар юнәлештә булуы белән дә уникаль һәм бүгенге көндә аналогы булмаган тәрбия бирү системасын халыкка тәкъдим итүче кеше дип саныйм. Юкка гына Көнбатыш Европаның барлык университетларында 500 елдан артык аның "Табиблек фәне кануннары" ("Китаб әл-Канун фи-т-тыйб") дәреслегеннән укытмаганнардыр бит инде. Әйе, бу урта гасырлар, ренессанс чоры. Ләкин 500 ел буе әһәмиятен һәм мөһимлеген югалтмаган тагын берәр шундый дәреслек әйтә аласызмы?
- Ә медицина турындагы "Та­биб­лек фәне кануннары"ның шул дәрәҗәдә актуаль булуының се­ре нәрсәдә?
- Без бит бүгенге көндә медицина дигәндә төрле авыруларны, дару, операция һәм башкаларны күз уңында тотабыз. Ә Әбүгалисина башкача фикер йөрткән. Медицинага ул кеше бәхете турындагы фән, ягъни табигать һәм ел фасыллары белән гармониядә яшәү, кечкенә чакта, зур үскәч һәм олыгайгач бәхетле булу серләрен ача торган фән дип караган. Болар барысы да аның "Табиблек фәне кануннары"нда, медицина хакындагы "Уржуза" исемле поэмасында, фәлсәфәгә һәм медицинага багышланган трактатларында да чагылыш тапкан. Әбүгалисинаның бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән "Тормыш юлы" ("Жизнеописание") язмасы да күп кешедә кызыксыну уята. Ник дисәгез, ул вакытта мөселман дөньясында автобиографик хезмәтләр язу булмаган бит әле. Бөек акыл иясенең өлешчә үзе, өлешчә укучысы Әбү Убайд Җузҗани язган "Тормыш юлы" безгә биографик мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә тәрбия тәҗрибәсе буларак та мөһим һәм кыйммәтле.
- Ә Әбүгалисина тәрбиясенең кыйммәте нәрсәдә?
- Беләсезме, Әбүгалисина мөселман ренессансы чорында - IX - XI гасырларда тәрбия­ләнгән. Ә бу мөселман культурасының һәм фәненең бердәй алга киткән чоры. Димәк, Әбүгалисинаның әлеге әсәре безнең өчен "Хәсән әл-Әдәб" (әдәб, әхлак нигезләре) мәгънәсен бөтен киңлеге, тирәнлеге белән аңларга ярдәм итә торган тарихи документ, шул чорның бик мөһим ядкәре.
Игътибар итсәк, Әбүгалисинаның "Тормыш юлы" әсәрендә тәрбия һәм белем төшенчәләре хәтта синоним кебек карала. Профессор Владимир Исхаков та, үзенең "Этюды о здоровье" (1987) китабында Әбүгалисинаның "Тормыш юлы" әсәре белән Гётеның фәлсәфи драмасындагы Фаустның тәрбия формуласын чагыштырып, параллельләр китерә. Анда дин нигезләре белән беррәттән фәлсәфә, хокук фәне һәм табиблекне үз итү, җентекләп өйрәнү турында сүз бара.
Билгеле булганча, мөселманча тәрбияләүдә Коръән искиткеч зур роль уйный. Бу очракта, Коръән бала күңеленә мәңгелекнең кодын һәм Аллаһ кушканнарын җиткерүче булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәр: "Баланы җиде яшьтә намаз укырга өйрәтегез, ә ун яшьтә инде намаз укымавы өчен җәза бирергә дә була", - дигән.
Феноменаль сәләткә ия Әбүгалисина ун яше дә тулмаган килеш Коръәннең барлык сүрәләрен ятлап, өйрәнеп чыга. Бу хакта укытучысы Убайдка әйткәч, хәтта остазы да ышанмый, әмма тыңлап карарга риза була. Коръәнне бик дөрес, оста укуы һәм аның яшерен мәгънәләре турындагы сорауларга дөрес җавап бирүе остазын гына түгел, дин белгечләрен дә таң калдыра. Шуннан алар Әбүгалисинаны шәех дип игълан итәләр. Әбүгалисина һәрвакыт ап-ак киемнәрдән йөри башлый, бик тиз шәһәр кешеләренең ихтирамын казана. Минем уйлавымча, Әбүгалисина бүген дә үрнәк була алыр иде.
Балаларга Коръәнне өйрәтү өчен өстәмә мотивация, кызыксындыру чаралары кирәк. Алар, нигездә, әти-
әниләреннән үрнәк ала. "Очканында ни күрсә" - дип халык юкка гына әйтми бит. Мин үзем дә намазны еш кына балаларым һәм оныкларым белән укырга тырышам, аларның күреп, өйрәнеп үсүләрен телим.
Әбүгалисинаның абруе, дә­рәҗәсе үсүгә аның кечкенәдән үк Коръәнне тирәнтен өйрәнүе дә сәбәп була. Шуңа Аллаһы Тәгалә аңа белем дөнья­сына юл ача да инде. Юкка гына ул үзенең әсәрләрендә гел Аллаһның кодрәтенә шаккатып, аны зурлап язмый бит.
Балаларның әйләнә-тирәне аңлау, кабул итүенә, хыял үсешенә хәреф өйрәнү генә түгел, Коръәннең мәгънәсенә төшенү дә бик нык тәэсир итә ала. Фән дигәндә мин алгебра, химия, физика һ.б. турында сүз баруын аңласам да, мөселман иленең һәр бөек галиме башта Коръәнне өйрәнгән, үзе өчен шул изге китабыбызны ачкан бит. Әбүгалисина кебек үк, Әл-Хәрәзми, Әл-Фараби, Әр-Разилар да үз юлларын изге Коръәнне укудан башлаган. Өлкәнәйгәч тә төрле ачышлар ясар һәм фәнне яңа идеяләр белән баетыр өчен аларга "җир" һәм "күк" тәрбиясен аралаштырып куллану ярдәм итмәдеме икән?!
- Ләкин фән, кайбер галимнәрне, киресенчә, диннән ерак­лаштырган яисә аларның күңелләренә шикләнү орлыклары да салган бит...
- Ислам фәне казанышларның эталоны дип саналса да, Әбүгалисинаның "Канун..."ына төрле караш, мөнәсәбәт төрлечә булды һәм аның турында ни генә язмадылар. Ә менә хезмәтнең текстын бик күп факторларны исәпкә алып, күчереп язучыларның хаталарыннан арындырып эшкәрткән профессор В.Исхаков кебек, беркем дә аның тирән мәгънәләренә төшенергә тырышмаган.
Әбүгалисина хезмәтенең Аллаһны зурлау, олылау сүзләреннән башлануы да бик урынлы.
- Мөселман илендә башкарылган теләсә нинди хезмәтне шулай башлап китеп булыр иде...
- Яхшы. Тагын укыйбыз. "Белем алу юлым җиңел булмады, әмма мин һәрвакыт Аллаһ ярдәменә таяндым. Бик күп көч, тырышлык, сабырлык белән башкарган хезмәтемне "Китаб әл-Канун фи-т-тыйб" дип атадым". "Канун..."ның кереш сүзе болай тәмамлана: "Киләчәктә, Аллаһ минем үлемемне кичектереп торса, мин бу китабымны дәвам итәр идем".
Ун яшендә шәех дип йөртелә башлап, Әбүгалисина гомере буе шәех булып кала. Гёте формуласындагы "фәлсәфәне өйрәнү"гә килик. Әбүгалисинаны өй шартларында фәлсәфәгә өйрәтүче кеше - тирән фикер йөртүче, фәнне алга җибәрү, популяр итү өчен бөтен көчен куйган шәхес - Ән-Натили була. Тагын бер фактка игътибарыгызны юнәлтәм. "Фәлсәфәне яхшы белгәнгә күрә, әти Ән-Натилины безнең өйдә яшәргә чакырды һәм ул мине укыта башлады", - дип искә алган Әбүгалисина. Хәзер уйлап карагыз: урта хәлле кеше улын укытсын өчен өендә мөгаллим яшәткән!
- Бу Россия империясендә аерым даирәләрдә һәм Европада киң таралган күренеш, моның белән беркемне дә шаккатырып булмый кебек.
- Россиядә, Европада балаларны өйдә укыту киң таралган булса да, Х гасырда Бохарада яшәүче урта хәлле кеше өчен (!) бу гадәти күренеш булмаган бит әле. Алай гына да түгел, мин моны Аллаһ кодрәте дияр идем.
Яшүсмер чагында Әбүгалисина гел яңадан-яңа белемгә омтылган һәм аңа бу юлда каршылыклар, тыюлар булмаган. Укучысының белем дәрәҗәсен аңлап, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәтү өчен, Ән-Натили аңа үзлегеннән укырга һәм барысын да аңларга тырышырга куша. "Аннары кайсын дөрес аңлагансың, кайсын - юк, үзем тикшерәм, кирәк икән - төшендереп бирермен", - ди. Әбүгалисина Ән-Натили белән төрле фәннәр өйрәнә. "Тормыш юлы"нда да болай язылган: "Нинди генә сорау­ны, күренешне, мәсьәләне алсак та, минем күзаллауның киң, белемемнең тирән булуын күреп, ул шакката иде. Шуннан ул әтиемә "Улыгыз фән белән шөгыльләнергә тиеш!" дигән. Без бик күп укысак та, аның белән бары тик мантыйк (логика) нигезләрен генә үзләштердек, чөнки мине фәннең барлык нечкәлекләренә төшендерергә ул әле үзе дә әзер түгел иде. Шуннан мин китап­ларны мөстәкыйль рәвештә укый башладым, текстка аңлатмаларны укый-укый, мантыйк фәнен ныгытып үзләштердем". "Тормыш юлы"нда барыбызга да мәктәптән үк таныш Евклид геометриясе һәм астрономия буенча Птолемейның "Альмагеста" хезмәте турында да сүз бара. "Евклид китабының беренче өлешеннән Ән-Натили белән 5-6 теореманы үттек, ә калганнарын барысын да үзлегемнән өйрәндем. Аннары Птолемейның "Альмагеста"сына күчтем". Димәк, аңлашыладыр, Әбүгалисина үзе бик нык кызыксынып, көне-төне укып, эзләнеп, уйланып, барысына да үзе төшенергә омтылган.
- Яшьтәшләре грамота нигезләрен, уку-язуны өйрәнгән вакытта бу балага шундый зур кызыксыну каян килде икән?
- Минем уйлавымча, кечкенәдән Коръән укуы Әбүгалисинаны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтеп, ун яшендә шәех булудан бигрәк, үз акылына, зиһененә ышанган, теләсә нинди мәсьәлә, тема буенча тиешле дәрәҗәдә фикер йөртә торган белемле кешегә әйләндерә. Ә инде урта яшькә җиткәч, Сәмәркандтан алып Толедога кадәр яшәгән укымышлы ир-атларның аны Шәех әр-Рәис (мөселман дөнья­сындагы укымышлыларның башлыгы) итеп игълан итүләре гаҗәп тә тоелмый.
- Гёте формуласы буенча тагын нинди моментларга игътибар итәргә тиешбез?
- Юриспруденцияне өйрәнүенә. Дини белемнәрен арттыру белән параллель рәвештә ул кануннар чыгару белән шөгыльләнүен, Бохарада фикһ белгече Исмәгыйль Әз-Заһид янына йөреп, үзенең аңа иң катлаулы сораулар яудыруын искә ала һәм "Фикһ белгечләре кебек, мин сорау бирү һәм әңгәмәдәшкә оста итеп җавап кайтару ысулларын өйрәндем", - ди. Берара Әбүгалисинаны юристлык аеруча нык кызыксындыра башлый. "Уналты яшемдә мин фикһ белән шөгыльләнә һәм төрле диспутларда катнаша идем", дип язып калдырган үзе бу хакта.
Әйе, Әбүгалисинаның яшүсмер вакытындагы шөгыльләре дә, кызыксынуларының киңлеге, тирәнлеге һәм мөстәкыйль рәвештә, үзе теләп теге яки бу юнәлешне сайлавы да шаккатыра.
Ул миңа Аллаһның үзенә җирдә ни өчен вакыт бирүен аңлап, кечкенә чактан ук барысын да башкарып өлгерергә ашыккан кебек тоела. Һәрхәлдә, аның "Тормыш юлы" әсәрен укып чыккач, шундый тәэсир калды.
Медицинаны исә Әбүгалисина танылган Бохара табибе Әбүл-Мансур Камәри кул астында өйрәнә. Игътибар итсәк, ул медицинаны да үзе сайлый. Монда да Аллаһның кодрәте, юл күрсәтүе сизелә кебек. "Тормыш юлы"нда, Әбүгалисина сүзләре буенча, Әл-Җурҗани болай дип яза: "Аннары мин медицина белән кызыксына башладым һәм бу турыда бик күп укыдым. Табиблек фәне бик авыр тоелмады, шуңа, кыска гына вакыт аралыгында да күп нәрсә өйрәнеп өлгердем ки, инде данлыклы табибләр да минем белемемә таяна башлады. Авырулар белән эшләү барышында һәм үз тәҗрибәмә нигезләнеп элек беркайда да язылмаган дәвалау ысуллары ачыкланды".
Бохара әмире Нух ибн Мансур авыргач, аны дәвалау өчен сарайга нәкъ менә Әбүгалисинаны чакыру да аның белемле, абруйлы булуын ассызыклый. Әмирне дәвалап, яшь табиб үзенең медицина өлкәсендә көчле булуын гына түгел, ә яшь эзләнүчеләргә хас тагын бер сыйфатын күрсәтә - дәвалау өчен акча түгел, ә Бохара китапханәсендә эшләү, шөгыльләнү мөмкинлеге бирүләрен сорый.
- Болар барысы да тәрбиянең, белем бирүнең, хәтта үзеңне тәрбияләүнең идеаль үрнәкләре кебек кабул ителә. Ләкин бит дөньяда андый гайре сәләтле кешеләр бик күп түгел. Әбүгалисина үрнәге гадәти бала өчен ни дәрәҗәдә файдалы?
- Әлбәттә, Әбүгалисина ул - гений. Әмма әлеге тәрбия сис­темасы мөселман ренессансы чорында Гарәп халифәлегендә яшәгән һәр кешегә дә караган бит. Әйе, ул урта хәлле гаиләдә туган. Әйе, гаилә әгъзалары, һәм бигрәк тә әтисе, аның югары сәләткә ия кеше булуын аңлаган. Аның тиз үсешенә һәм белеменең артуына сәбәпләр, алшартлар да күп булган. Ә хәзер, әйдәгез, карыйк, тирә-ягында ничә академия, фәнни мәктәп булган, Әбүгалисина тирәсендә төрле өлкәләрдәге күпме акыл иясе, гыйлемле кешеләр яшәгән? Минем уйлавымча, әзерлек системасы - Коръәнне өйрәнүдән алып акыл ияләренең хезмәтләренә кадәрге юл бар кеше өчен дә бер булган инде ул. Ислам цивилизациясенең ул чорында дин белән фән арасында каршылык булган дигән сүзләр белән дә килешмәс идем. Аны түбән белемле атеистлар уйлап чыгарган. Әбүгалисина фән нигезләрен өйрәнә, Аристотель, Гиппократ, Гален белән аралаша һәм "Тормыш юлы"нда язганча: "Теге яки бу сорау белән кыенлык килеп чыкса яисә силлогизмның икенче терминын формалаштыра алмасам, мин мәчеткә барып догалар укый идем. Миңа ябык ишекләр ачылганчы, миңа авыр булган әйберләр җиңеләйгәнче бар галәмне Бар итүчемнән ярдәм сорадым". Бу малай фәнни хакыйкатькә төшенгәнче Аллаһка шундый зур ышаныч һәм өмет белән догалар кылган һәм әлеге ышанычны гомер буе саклап бәһасез хезмәтләр язып калдырган ки, әлеге хезмәтләр буенча Европа 500 ел укый!
- Әбүгалисинаның "Тормыш юлы"ыннан цитаталар китерүегезне тыңлагач, чын күңеленнән Аллаһка ышанган кешенең үз максатына ирешү өчен дөнья рәхәтеннән ваз кичә алуына инанасың. Әмма бу вакытта сүз һәрвакытта да дини карашлар белән туры килеп бетмәскә мөмкин булган фәнни хакыйкатькә ирешү турында бара.
- Бу - Коръәнгә, аны барлыкка китергәндә күкләр энергиясенә салынган феномен. Мөселман дөньясы формалашу чорында да яшерен илаһи көчләрнең тәэсире сизелә. Моны без яшь чактан фанатларча укуга бирелгән Әбүгалисина мисалында күрә алабыз. Үзе болай дип язган: "Бу вакыт эчендә йокым туйган бер генә төнем дә, башка әйбер белән шөгыльләнгән бер генә көнем дә булмады. Мин үз алдыма кәгазьләремне тезеп куеп, дәлилләрне тикшерә башлый идем: теге яки бу сорауның силлогик бирелеше, тәртибе нинди һәм аңардан нинди нәтиҗә чыгарып була. Бу очракта мин бар яклап уйлыйм һәм үзем өчен сорауны тулысынча ачык­лап бетермичә тынычланмый идем". Ә инде барысына да төшенгәч, барлык сорауларын ачыклап бетергәч, бөтен нәрсә үз урынына утыра, ул дөньяны "шахмат тактасы" итеп күрә башлый. Тормышны өстән, шахмат тактасына караган кебек күзәтә алган Әбүгалисинаның бу хакта шигъри юллары да бар. Һәм ул Х гасырда язылган! Гомер буе Әбүгалисина хезмәтләрен өйрәнгән Гомәр Хәйәм дә соңрак шул фикерне җиткерә (аның Әбүгалисина китапларына башын куеп үлүе хакында да мәгълүматлар бар). Збигнев Бжезинскийның шул рухтагы "Великая шахматная доска (Господство Америки и его геостратегические императивы)" дигән китабы да күпләргә таныштыр.
- Чынлап та, Гётеның "Фауст"ын­дагы юллар белән бәйләп сез сүз алып барган "Хәсән әл-Әдәп"нең мәгънәсенә төшенгәч, кешене тәрбияләүдә рухи кыйммәтләрнең роле һәм интеллектуаль яктан үскән вакытта баланың Аллаһка мөрәҗәгать итүенең мөһимлегенә төшенә башлыйсың. Ә инде белем бирүдә мондый алымның нәтиҗәле булуына фәндә искиткеч зур абруй казанган Әбүгалисина мисалында да төшенәбез.
- Әлбәттә. Әбүгалисина искиткеч бала була. Гыйлем алу барышында нинди генә авырлык тойса да, Аллаһка мөрәҗәгать итеп, ул исламда фәннең нинди югары рухи энергияләр нигезендә барлыкка килүен дәлилли. Аның шул вакытта алган белемнәре гомер буена калган. "Тормыш юлы"нда "Ул вакытта өйрәнгәннәрем әле бүген генә өйрәнгән кебек. Бүгенгә кадәр аларга берни дә өстәлмәде", - ди.
- Әбүгалисина турында искиткеч кызыклы һәм бай мәгълүматлардан соң һәр кеше үзе өчен нәтиҗә ясагандыр. Сезнең үзегезгә дә яңадан-яңа ачышлар теләп калабыз.
Әңгәмәдәш - фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист, "Что? Где? Когда?" тапшыруы катнашучысы Нурали ЛАТЫЙПОВ.
Тәрҗемәче - филология фәннәре кандидаты Эльвира САФИНА.
"Бизнес-онлайн" газетасыннан.
.Хамадан шәһәрендә Әбүгалисина һәйкәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев