Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Дача сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Теләсә кайсы күчемсез милекне сатып алганда документларны яхшылап өйрәнергә кирәк. Дөрес рәсмиләштерелмәгән документлар аркасында җир кишәрлегенә кагылышлы проблемалар еш туа.

Дача сата торган кеше аерылган кеше булса, милек хатыны яки иренеке түгелме икән? Шунысы белән дә кызыксыныгыз.
Дача бик матур урында урнашырга мөмкин. Әмма ул гына аны сатып алу өчен сәбәп була алмый. Анда барып җитү өчен яхшы юл да кирәк. Сәгатьләр буе бөкеләрдә утырырга туры килмәсме? Анда җәмәгать транспорты йөриме? Яңгыр явып үтсә, керә торган юллар ничек? Кыш көне аларны чистарталармы? Шул сорауларга җавап эзләргә тырышыгыз.

Берәр бистәдән аласы булсагыз, күршеләрдән чүпне вакытында алып китәләрме, юлларны чистарталармы икәнен дә сорашыгыз.
Дачаны сайлаганда нигезе белән түбәсен тикшерегез. Өй түбәсе тигезме, җылытылганмы? Нигездә, тәрәзә кырыйларында, диварда ярылган урыннар юкмы? Фундамент яңа гына штукатурланмаганмы? Алай булганда, шикләнерлек урын бар. Ярылган урыннарны каплап куйган булырга мөмкиннәр. Электр уты, су һәм газ үткәрелгәнме? Подвалы булса, анда су җыелып ятмыймы?
Ишек-тәрәзәләрне үзегез ачып-ябып карагыз.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев