Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Читтәгене макта, үзеңнекен сайла

Татарстан биләмәләре нарат урманнарына шактый бай. Шифалы һавага мул мондый урыннар Казан шәһәре тирәсендә элек-электән күп була. Васильево бистәсе янындагы наратлыклар исә хуш исе белән генә түгел, табигатенең җәннәт почмагыдай матур булуы белән дә үзенә тартып торган. Нарат урманының бер ягы Идел ярларына килеп тоташа, җәяүләп саф һава сулап барганда...

Татарстан биләмәләре нарат урманнарына шактый бай. Шифалы һавага мул мондый урыннар Казан шәһәре тирәсендә элек-электән күп була. Васильево бистәсе янындагы наратлыклар исә хуш исе белән генә түгел, табигатенең җәннәт почмагыдай матур булуы белән дә үзенә тартып торган.
Нарат урманының бер ягы Идел ярларына килеп тоташа, җәяүләп саф һава сулап барганда ул - нибары 20 минутлык юл. Моннан тыш табигый күл дә бирегә килүчеләрне җәлеп итә. Шуңа да 1894 елда Казан-Мәскәү тимер юлы төзелеп, поездлар йөри башлауга, Василье­во байлар, сәүдәгәрләрнең яраткан ял итү урынына әверелә, алар биредә үзләренең дачаларын кора башлый. Әлбәттә, инкыйлаб­тан соң, дачалар тартып алына, 1921 елда нарат урманында ял итү базасы, соңрак «Васильевский» шифаханәсе ачыла. Хәзер инкыйлабка кадәрге сәүдәгәр дачаларының берсе - агачтан салынган ике катлы «Аучы йорты» сакланып калган. Ул XX гасыр архитектура һәйкәле буларак, дәүләт саклавында. Биредә хәзер биш бүлмә ял итү өчен көйләп куелган. Үз заманында бу бинада Максим Горький, Муса Җәлил, Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи ял иткән.
Инкыйлабтан соң инде бер гасыр вакыт үткән. Шифаханә, еллар, базар икътисады сынау­ларына бирешмичә, заман рухын өстәп яши бирә. 430 урынга исәпләнгән шифаханәдә хәзерге вакытта 500 дән артык кеше сәламәтлеген ныгыта, ел дәвамында җыелган авыр тойгыларыннан арына. Ял итүчеләр гадәти бүлмәләрдән алып югары дәрәҗәдә уңайлыклар тудырылган люкс номерларга кадәр булган алты корпуста яши. Аларның берсе - Татарстанның иҗат әһелләре өчен махсус билгеләнгән ике катлы «Иҗат йорты». Иң ямьле, илһамлы корпусларның берсе ул. Анда ял итү һәм шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылган. Бу корпуста пианино да куелган. Биредә рәссам Юрий Бердников гаиләсе аеруча еш ял итә икән. «Васильевский» Мәскәүдә яшәүче рәссам Геннадий Әхмәтовның да күңеленә хуш килгән. Әлбәттә, Татарстан әдипләрен, композиторларын, музыкантларын да «Иҗат йорты»нда еш күрергә мөмкин.
Шифаханәдә күпләрне дәвалау үзлегенә ия, эчәргә яраклы һәм йод-бромлы минераль су чыганак­лары булуы да кызыктыра торгандыр. Шифаханә биләмәсендә тибеп чыккан су сихәтле ванналар, ингаляцияләр өчен дә файдаланыла. Ә инде аңа Алтай краеның Мормышан күленнән чыгарылган ләмне дә кушып җибәрсәң, суның дәвалау үзлеге тагын да арта. Табибләр фикеренчә, ләм кушылган минераль су ванналарында файдалы матдәләрне тире аша сеңдерү өчен уңай шартлар барлыкка килә. Су, ләм, озон терапиясе, җылыту һәм электр белән дәвалаулар, кеше сәламәтлеген ныгытуның фитотерапия, физиотерапия, массаж һ.б. бик күп ысуллары ял итүчеләрнең саулыгына уңай йогынты ясый.
«Васильевский» шифаханәсендә башлыча йөрәк-кан системасы авыруларыннан интегүчеләр, миокард инфаркты кичергән, йөрәгенә операция ясаткан кешеләр, йөкле хатын-кызлар тернәкләнә. Билгеле ки, биредә дәвалау бер генә юнәлештә алып барылмый. Хезмәтләр гел киңәйтелеп, дәвалауның заманча чаралары өстәлеп тора. Әйтик, тире, нерв, терәк-хәрәкәт, сулыш органнары, тын юллары, эндокрин система, ашказаны-эчәк авырулары, хатын-кыз һәм ир-атларның җенес органнары чирләре белән җәфаланучылар өчен дә сәламәтлекләрен ныгыту программалары булдырылган. Билгеле ки, дәвалау төрләрен санап чыгу мөмкин дә түгел, шифаханәнең баш табибе Роберт Муллабаев, журналистлар белән аралашканда белдергәнчә, биредә ванналарның гына да сигез төре бар. Магнитлы терапия чараларын, сөлек салуны, энә белән дәвалау­ны ял итүчеләр аеруча үз итә. Спа-капсулада булып, берничә елга яшәреп китәргә дә мөмкин икән әле. Табан астына «Муратаки» массажы ясау да эчке органнарның савыгуына булыша. Гуселетов могҗизасы дигән дәва исә нерв сис­темасы, кан әйләнеше, тын юллары, ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылганда, сөяк-мус­кул, җенси органнар авыруларын дәвалаганда киң кулланыла.
Урамда һәм бина эчендәге җылытыла торган бассейннар, сау­на, спорт үзәге дә - ял итүчеләр карамагында. Шунысына да игътибар иттек: шифаханәдә тәһарәт алу, намаз уку өчен аерым бүлмәләр дә булдырылган.
Шифаханәнең мәдәният үзәге - үзе бер дөнья. Биредә төрледән-төрле күңел ачу чаралары үткәрелә, концертлар куела, кинофильмнар күрсәтелә, бию кичәләре оештырыла. Бер иш ял итүчеләр буш вакытларын үз куллары белән төрле уенчык­лар, бизәкләр ясау белән шөгыльләнеп, кул эшләре бүлмәсендә уздырырга ярата. Моннан тыш ял итүчеләрне Казанга, Зөя утравына, Раифа монастыренә экскурсияләргә, спектакльләр карарга йөртәләр, кыш айларында шугалак, чаңгы трассасы ачыла. Ә инде бакыр кәүсәле нарат урманында йөреп, күл буйларын карап кайту - үзе бер дәва.
Дөрес, көзге-язгы чорда ял итүчеләр саны кимеп китүчән. Мондый вакытларда халыкны шифаханәгә «ял көннәре туры», төрле акцияләр белән җәлеп итәләр. Ә инде балалар һәм лаеклы ялдагылар өчен даими ташламалар булдырылган. Әйтик, пенсиядәге кешенең 14 көн ял итүе 21 мең сум тора икән.
Моннан тыш шифаханәдә балаларны сәламәтләндерү лагере да эшли. Биредә нигездә 7-15 яшьлекләрне сколиоздан дәвалыйлар. Республикада умыртка баганасы белән бәйле бу авыруны дәвалый торган бердәнбер шифаханә ул. Балаларга әти-
әниләре белән дә килү мөмкинлеге тудырылган. Бу лагерьны да киләчәктә ел әйләнәсе эшләтергә ниятлиләр. Әлегә ул балаларны үзенә каникулларда гына җыя.
Шунысы да әйбәт, ял итү дәвалану белән бергә үрелгән мондый учреждениеләр бүген Татарстан шифаханәләр ассоциациясенә берләшеп эшли башлады. Респуб­ликадагы 45 шифаханә-курортның 22 се бүген - ассоциация составында. «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьев искәрткәнчә, алар арасында билгеле бер авыруларны дәвалауга гына махсуслашканнары да, төрле сырхаулардан савыктыруга юнәлеш тотканнары да бар. Дөрес, республика шифаханәләре әлегә «бишле»гә имтихан тота алмый, әмма аларның күбесенә ныклы «дүрт йолдыз» куелган. Татарстанның «Ял», «Бәкер», «Ижминводы» һәм «Васильевский» шифаханәләре - менә шундыйлардан. Аннары шифаханәләрдә хәзер яшәү-ашау шартлары, дәвалау базасы, ял итү-күңел ачу программасы да шактый югары дәрәҗәдә оештырылган. Һәркайсында һәрдаим төзекләндерү эшләре алып барыла, тәкъдим ителә торган хезмәтләр саны арттырыла. Чөнки хәзер респуб­лика шифаханәләре дә, андагы хезмәткәрләр дә, үз эшләрен оештырганда, ял итүчеләр белән мөгамәлә корганда, чит илдәге төрдәш учреждениеләрнекен үрнәк итеп куя. Башкарма директор, диңгез буен мактап, үзеңнекен сайларга киңәш итә. Татарстан шифаханә-курортларында, өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә аерым гына да, балалы гаиләлеләргә дә сәламәтлекне кайгыртып, ял итәргә мөмкинлекләр зур.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев