Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Чеби алсаң, белеп ал!

(КИҢӘШ)

*Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аерырга була. Моның өчен аның аягыннан эләктереп күтәрергә кирәк. Тавык чеби башын аска яшерә, әтәче өскә күтәрә.

*Чебешләрнең аппетитын да тикшерү комачауламый. Алар җим салуга игътибар итәргә, һич югы аның белән кызыксынырга тиеш. *Активлыгын тикшерү өчен, тартмага шакылдатып карарга була. Актив чебиләр шундук тавышка игътибар итә.


*Чебиләрне катыргы тартмада алып кайту яхшырак. Аның төбенә йомшак чүпрәк җәегез. 30х30 сантиметр үлчәмле тартмага 25-35 чебеш сыя. Температура 27-30 градус булырга тиеш. Шуннан югарырак булганда, чебиләр кыза, түбәнрәк төшкәндә, өшергә мөмкиннәр.

*Авыру чебинең күзгә ташланып торган билгесе: ул канатын сала һәм арт ягы юеш була.

 

"Өмет"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев