Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Чаллыдан 91 яшьлек Сәлмә Әхмәтгәрәевадан озак яшәү серләре (ВИДЕО)

Чаллыда яшәүче Сәлмә Әхмәтгәрәевага 91 яшь. Тормышның ачысын да төчесен дә күргән Сәлмә әби тумышы белән Әлмәт районы Бишмунча авылыннан.

Гомере буе Әлмәттә яши, сәүдә базасында кладовщик булып эшли. Кияүгә чыгып, ике бала тәрбияли. Кызганыч, унике ел элек, 76 яшендә ире үлә. Шуннан соң Сәлмә әби балалары янына Чаллыга күченә.

Бер бүлмәле  фатирда берүзе яши, күзлексез укый.  Үзе ашарга пешерә, бәлеш тә сала ул. Тәрәзә төбе тулы гөлләр, аларың һәркайсының файдасы турында, ничек кулланганы турында да сөйли. 

Газета укучыларыбыз белән ул озак яшәүнең сере белән уртаклаша:

– Гомерем буена битемне бары тик салкын су белән юдым. Эштән курыкмаска, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Иң мөһиме – эчеңдә кайгы-хәсрәтне тотарга ярамый, аны сөйләр өчен кешең булсын. Кешегә ачу тотарга, аны рәнҗетергә ярамый, бары тик яхшылык кына кылырга кирәк, – ди Сәлмә әби.

 

 

Сүз уңаеннан, Сәлмә әби Әхмәтгәрәева безнең белән үзенең әллә нинди серләре булуы белән дә уртаклашты. Безгә бакча җимешләрен дә ничек итеп дөрес утыртырга кирәклеген әйтте. Безнең белән калыгыз! Сәлмә әби киңәшләрен сез дә белә алачаксыз! 

 

Зөһрә Вәлитова

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев