Мәдәни җомга

БӘЯЛӘНМӘГӘН ТАЛАНТ

Ифрат Хисамовның тууына 85 ел Ак каеннар, ак каеннар Тибри җилләрдә. Сагынабыз сине, дускай, Моңсу көзләрдә. 1955 елда, Казанның 26 нчы татар мәктәбендә укыган чагымда, Ифрат абый Хисамов белән беренче очрашу искә төшә. ...Авыр тормыш еллары иде. Класста утырабыз. Инде соңгы дәрес тә бетеп килә. Кинәт, дәресне бүлеп, кызгылт галстук...

Ифрат Хисамовның тууына 85 ел
Ак каеннар, ак каеннар
Тибри җилләрдә.
Сагынабыз сине, дускай,
Моңсу көзләрдә.
1955 елда, Казанның 26 нчы татар мәктәбендә укыган чагымда, Ифрат абый Хисамов белән беренче очрашу искә төшә.
...Авыр тормыш еллары иде.
Класста утырабыз. Инде соңгы дәрес тә бетеп килә. Кинәт, дәресне бүлеп, кызгылт галстук таккан, пөхтә киенгән урта яшьләрдәге бер абый белән сыйныф җитәкчесе Тәкъзимә Һадиевна килеп керде. Керүгә, ул: «Безнең мәктәптә хор оештырыла. Таныш булыгыз, бу абыегыз «Ак каеннар» җырын язган композитор Ифрат Хисамов. Ул сезнең хор җитәкчегез булачак. Атнасына ике тапкыр хорга йөрерсез! Әгәр йөрмәсәгез, бернинди хор да чыкмас, хур гына булырбыз», - диде.
Шуннан соң сүзне композитор абый алды. Саф татарча, мөгаллимнәрчә сөйләм, бәрхет тавыш. Сылу гәүдә, җитди йөз, киң учлар, гадәттән тыш озын бармаклар, аягында дәү туфли - 45 нче размер тирәсе бар. Озын бармаклар дигәннән, алар белән баянда уйнау бик җайсыз. Әле дә исемдә: Ифрат абый озын бармаклары белән баянда тиешенчә уйный алмыйча гомере буе интегә иде, ә фортепьянода октавадан тыш хәтта тагын өч тонны да арттырып ала иде. Бер пианистның да андыйны булдыра алмаганы бөтен музыкантларга да мәгълүм. Без шуңа шакката идек.
Композиторга караган әлеге сурәтләүләр ул кадәр әһәмияткә ия түгелдер, бәлкем. Иң мөһиме - ул халкына мирас итеп үзенең җыр җәүһәрләрен - Сабантуйларда, җыеннарда, туй мәҗлесләрендә җырлар өчен берсеннән-берсе күркәм мәзәк, шаян җырлар иҗат итеп калдырды.
Ифрат Хисамовның ярты гасырдан артык элек язылган җырлары әле дә профессиональ җырчыларыбыз репертуарында. Хикмәт нидә? Ни өчен балачактан бирле һәркемгә таныш булган «Әпипә»не көйли белмәгән, «Туган тел»не җырлый белмәгән кеше юк? Минем уйлавымча, бөтен хикмәт - көй авазларының логик төзелешендә. Күңелләрдә онытылмыйча, озак яши торган барлык көйләр дә хис белән сугарылып, математик төгәллек белән халык тарафыннан иҗат ителгәннәр.
Ифрат Хисамовның көй-мелодияләрендә дә хис белән логик төгәллекнең гармониясе, ягъни тәңгәлләшүе ачык сизелә. Аның җыр иҗатында гади формаларны куллану үзен аклый. «Га­дилектә - даһилык» диләр бит.
Әле дә хәтердә, 50 нче елларда И.Хиса­мовның Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язган «Ак каеннар» дигән лирик җыры шулкадәр популярлашып китте ки, кая барсаң да шуны җыр­лыйлар иде. Җанга ятышлы бу җыр хәзерге вак-төяк арасында күме­леп калса да, элеккеге буын кешеләренең күңе­лендә онытылмас бер ядкәр булып саклана.
И.Хисамовның 50-60 нчы елларда иҗат иткән барлык җырлары да шул заманның со­равына туры килә иде. Әйтик, «Хөршидә-Мөршидә» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Шалт, Мөхәммәтҗан!» (Ш.Галиев), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (Н.Арсланов), «Ромашка» (М.Харисов) социализм чорына бик яраклы җыр­лар булып, радио аша даими тапшырылды. Шунысы кызганыч: ул елларда И.Хисамов бик актив эшләгән заман компо­зиторы булып саналса да, нигәдер аны әгъза итеп Композиторлар берлегенә алмадылар. Аңлавымча, Ифрат Хисамовның гади генә формаларда җырлар язып уңышка ирешүе һәм халык ара­сында популярлык казануы үзләрен югары профессионаллар дип санаган кайбер кеше­ләрнең эчләрен пошыра иде булса кирәк.
Ул үзенең җырларын, хәзерге күп кенә ав­торлар кебек, көндәлеккә чамалап түгел, ә вакыт-хөкемдар иләгенең кырыс булганын яхшы аңлап, киләчәккә күз атып язды. Җыр өчен актуаль текстлар сайлый белде. Шуңа күрә дә ул Нури Арсланов, Шәүкәт Галиев, Мәхмүт Хөсәен кебек заман шагыйрь­ләре белән һәрчак элемтәдә торды.
Мәңге картаймас бәрәңге ту­рында җыр кирәк иде халыкка ул заманда. Бәрәңгене әрчегәндә дә, ашаганда да һаман Ифрат абый искә төшә.
Без музыка училищесында укыган еллар­да (60 нчы еллар башы) Ифрат абый, шактый күпкә олы булса да, училищеның карт студенты булып, композиция классы буенча белем алып йөри иде.
...Бервакыт без Нәсыйх Вилданов белән икенче кат бас­кычыннан төшеп килгәндә, Иф­рат абый туктатты да куанычлы елмаю белән: «Егетләр, уемда әле генә бер яңа җыр кисәген әмәлләдем. Озак газаплады ул мине, әмма ерып чыктым. Кая, баян табыгыз әле, көем башымнан кит­кәнче сезгә җырлап күрсәтим», - ди. «Нинди җыр ул», - дибез. «Бәрәңге» дип атала», - ди ул. Сәерсенеп калдык.
Яңа җырны «тикшерер» өчен буш класс табылмады: кайсы скрипка чината, кемдер тромбон гүләтә. Җырны училище каршындагы Нәсыйх квартирасында тыңлар­га булдык. Ифрат абый Нәсыйхның баянын алды да, бераз уйланып, иреннәрен кыймылдатып торганнан соң: «Йомры гәүдәле, йодрык кадәрле, их, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге», - дигән сүзләр кушым­тасы белән җырлап та җибәрде.
Автор, тыйнаклык саклап, бер җыр­чыга да яңа җырны тәкъдим итмәдеме, мин бу җырны берничә елдан соң гына Сөләйман Йосыпов башкаруында радиодан ишеттем.
Ифрат Хисамовның бик күптән иҗат ителгән җырларының хәзерге көнгәчә искер­мәвенең хикмәте, актуальлеге - авторның бу фани дөньяда оптимист булуында һәм көйдән-көйгә, җырдан-җырга яңалык таба белүендә, үз-үзен һәм башка авторларны кабатламау­да, беркемнекенә дә охшамаган иҗади үзенчәле­гендә дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
60 нчы еллар башында, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән дәвердә генә дә, Ифрат Хисамовның хорга кушылып җырлау өчен язган «Умартачы сөйгәнем» дигән шаян җыры, Бөтенсоюз шәһәрләрендә 500 мәртәбә башкарылып, ансамбльнең «коронный» номерына әйләнде. Хор, гомумән, Ифратның стихиясе иде. Хәрби хезмәттән соң ул Балтач районының мәдәният йортында беренчеләрдән булып күптавышлы академик хор оештырды. Соңрак Татарстан халык иҗаты йор­тында эшләп, Актаныш, Нурлат, Сарман, Мөслим, Әгерҗе районнарына барып, хорлар, җыр һәм бию ансамбльләре нигезләде.
Гомеренең соңгы елларында И.Хисамов уен кораллары ясау белән генә мәшгуль бул­ды. «Татарстанны курайчылар иле итәм әле мин», - дип, бертуктау­сыз янып эшләде. Аның исеме курай исеменнән аерылгысыз. Респуб­ликабызның кайсы гына төбәгендә нинди генә фестиваль-бәйгеләр, бәйрәм концертлары уз­дырылмасын, курай, кубызчылар, сорнайда уй­научылар чыгыш ясамый калмый. Бу милли уен коралларының барысын да Ифрат Хисамов үз кул көче белән эшләде. Ул чын мәгъ­нәсендә алтын куллы кеше булды.
Югары даирәләр аның фидакарь хез­мәтен күрмәмешкә салынса да, ул гомере буе курай моңын сөйгән милләттәшләренең һәм күпсанлы шәкертләренең ихтирамын тоеп яшәде. Исән вакытында аның турында кино-сюжетлар да төшерелмәде, иҗат бенефислары да оештырылмады. Матди ярдәм булмаганлыктан, 70 еллык юбилеен да уздыра ал­мады. Гаеп Ифратның тыйнаклыгында гына микән?
Берьюлы композитор да, хормейстер, ин­женер, радио­техник, фотограф, сәгать төзәтүче, дистәләгән музыка уен коралында да уйный белгән профессиональ музыкант, күптөрле ха­лык музыка уен кораллары ясаучы, үзенчә­лекле һөнәр иясенең вакытсыз арабыздан китүенә биш ел булып килә. Бу уңайдан Ифрат Хисамовның күпсанлы шәкертләрен генә түгел, республикабызның бар­лык музыка сөючеләрен бер нәрсә борчый: мәрхүм композиторны искә алу кичәсе оеш­тырылачакмы икән?
Марс МАКАРОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: