Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

"Булганына шөкер итик": Татарстанда гошер сәдакасы җыю кампаниясе башланды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 26 сентябрь – Татарстанда Гошер көне, дип игълан итте.

Гошер ул – зәкятнең бер төре, ягъни су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәненең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребезне сәдака итеп сарыф итегез”, – ди. Булган уңышыбыз өчен Аллаһка шөкер итәргә һәм аны мохтаҗлар белән уртаклашырга да онытмасак иде.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сүзләренчә, диния нәзарәте гошер мәсьәләсенә бик игътибарлы, 2017 елдан бирле гошер җыю кампаниясен оештырып килә.
– Аллаһның рәхмәте белән җәй матур килде, вакытында яңгыры да яуды, бакчаларыбызда яшелчәләр, кырларыбызда иген уңышы әйбәт булды. Шуның бер өлешен мохтаҗларга, мәчет-мәдрәсәләргә тапшырсак, савабын да алырбыз. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ислам дине биш баганага таяна, шуларның берсе – зәкят”, – диде. Зәкят түләсәк, малыбызның бәрәкәте артыр, Аллаһ ризалыгына ирешербез. Шөкер, гошер сәдакасын җыюда халык активлык күрсәтә, җыелган гошернең күләме елдан-ел артып тора. 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1200 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды. Быел гошер җыю көнен 26 сентябрьгә билгеләсәк тә, мәчет-мөхтәсибәтләр хәзердән үк аны кабул итә башлады. Алар шунда ук мохтаҗларга бүлеп таратыла. Бу эштә иң активлары – Балтач, Балык Бистәсе, Кукмара һәм Чистай районнары. Быел да бу эшне җиңеллек һәм күркәмлек белән башкарып чыгарга язсын иде, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Районнарда җыелган гошер диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына тапшырыла. Фонд канаты астында бүген күп балалы, керемнәре аз булган, авыру балалар тәрбияләнгән мең гаилә исәпләнә. Гошер иң беренче чиратта аларга биреләчәк.

Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова мохтаҗ кеше булса, якындагы мәчеткә яки “Зәкят” фондына мөрәҗәгать итә алуын хәбәр итте. Гошер сәдакасын бирергә теләүчеләр дә шунда ук китерә ала, теләге булганнарга мәдрәсәләргә, дини уку йортларына да тапшырырга була. “Зәкят” хәйрия фондының телефоны: +7 (843) 225-33-22.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X