Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Бөтен татарларны берләштергән кайгы

Май аенда Омск өлкәсе Большереченский районының Каракүл авылына килгән зур хәсрәт бөтен татар дөньясын тетрәндерде. Янгын аркасында 25 йорт һәм корылма янып бетте, 11 гаилә йортсыз калды.

«Миллиард.татар» проекты журналисты Тимур Рәхмәтуллин әле 1 ай элек кенә Каракүл авылында булып кайткан. Аның сүзләренчә, авыл һаман төтенләп тора. Бу җирнең торфлы булуы белән бәйле икән. «Кайбер матбугат чаралары авыл тулаем янып беткән, дип язды. Бу алай түгел, аның яртысы янган. Хәзер инде йортлар тулысынча булмаса да, торгызылып килә. Халык үз көчләре, туганнары ярдәме белән тырыша», – диде матубгат очрашуында Тимур Рәхмәтуллин.

Янгында зыян күрүчеләргә өлкә губернаторы – 2 миллион сум, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 миллион сум акча күчергән. Гомумән, бу кайгылы вакыйгадан, нинди милләт вәкиле булуына карамастан, бер генә кеше дә читтә калмый. Йөз ел элек шушы авылдан күченеп киткән гаиләләрнең нәсел дәвамчылары хәзерге көндә Төркия, Австралия, Финляндиядә яши. Аларның тарихи ватанына ярдәм кулы сузуы аеруча куанычлы. Шулай итеп, барлыгы 10 миллион сум акча җыелган. «Миллиард.татар» проекты башлап җибәргән зыян күргән милләттәшләребезгә ярдәм итү акциясе хәзер дә бара. Сайтка кереп, теләгән һәр кеше ярдәм итә ала. «Каракүл авылында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та булып кайтты. Авылда бакча утырту тәкъдимен җиткерде, халык бик сөенеп хуплап алган. Сентябрьдә авыл бәйрәме уздыру планлаштырыла. Әле бит йортларны төзекләндерү генә түгел, эчен дә ясарга, аның тирә-ягын да карарга кирәк. Сүз дә юк, янгын зур зыян салды, ләкин, иң мөһиме, кешеләр исән-сау. Алар туган авылыннан бер кая да күчеп китмәде», – диде Бөтендөнья татар конгрессы матбугат сәркатибе Булат Ибраһимов.

Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов та бөтен татар халкына рәхмәт сүзләре җиткерде. Татарларның Сабан туенда гына түгел, ә хәсрәтле вакытта та бердәм булуын әйтте.

Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина ничек кенә авыр булса да, халыкның төшенкелеккә бирелмәвен, алга таба да шат күңел белән яшәргә тырышуларын әйтте. Хәзерге көндә 7 йортның түбәсе ябылган. Сентябрьгә калган йортлар да торгызылырга тиеш. «Өч ел рәттән авылларыбызны су басты, быел апрельдән бирле яңгыр күрмәдек. Ә мондый янгынның, гомумән, булганы юк иде. Барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәм», – дип видеоэлемтә аша Каракүл халкының сәламнәрен дә тапшырды.

Кеше менә шундый вакыйгалар вакытында сынала да инде. Шушы афәттән файдаланып, милләтара бәхәс чыгарырга тырышучылар да булган. «Себер татарлары теле бары тик диалект кына, диалектлар теләсә кайсы милләттә бар. Себер татарлары аерым милләт, дигән фикер белән килешмибез. Без үзебезне югары мәдәниятле, зирәк, акыллы, бөек татар халкы, дип саныйбыз. Җанисәптә дә татар дип язылачакбыз», – диде Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина.

 

 

 

 

Динара Әхмәт

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев