Мәдәни җомга

БЕЗ ТУКАЙНЫ ЯХШЫ БЕЛӘБЕЗМЕ?

Мин үзем 50 нче елларда саф татар төбәгендә - Әтнәдә 10 еллык мәктәптә укып чыксам да, бу сорауга кистереп кенә җавап бирә алмыйм. Безне укытучылар начар укытты, дияргә дә телем бармый. Бу урында, бар хикмәт укыту программасында булгандыр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкиндер. Ихтимал, ул программалар, балалар күп белеп, бик милләт...

Мин үзем 50 нче елларда саф татар төбәгендә - Әтнәдә 10 еллык мәктәптә укып чыксам да, бу сорауга кистереп кенә җавап бирә алмыйм. Безне укытучылар начар укытты, дияргә дә телем бармый. Бу урында, бар хикмәт укыту программасында булгандыр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкиндер. Ихтимал, ул программалар, балалар күп белеп, бик милләт җанлы була күрмәгәйләре, дип төзелгәндер инде.

Уйлап кына карагыз әле: 10 ел буе саф татар мәктәбендә белем алган балаларны бер генә тапкыр булса да Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка, аның балачагы үткән Кырлайга сәяхәткә дә алып бармадылар бит. Минем туган авылым Бәхтиярдән Кушлавычка кадәр 7 чакрым ара, Кырлайга да 12 чакрымнан артык түгел. Мин Кушлавычта 1954-55 елларда булдым һәм беренче эшем итеп Тукайның туган йортын күрергә киттем. Уртача юанлыктагы бүрәнәләрдән салынган ыспай гына авыл йорты. Зурлыгы 5х6 метрлар чамасы булыр. Мин бу йортны урам ягыннан гына күзәттем. Ул бик тә шыксыз иде. Кеше йөрмәгәнгә, терлек-туар таптамагангадыр, ишегалды төрле чүп үләннәре, кычыткан, әрекмәннәр белән капланган иде. Өй иске. Аскы бүрәнәләре череп, чәрдәкләнеп беткән. Карап-карап тордым да, нигә шулкадәр ташландык хәлдә икән бу йорт, дип борчылып китеп бардым. Өй янында сорауларыма җавап бирердәй бер кеше дә юк иде.

1986 елда, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 100 еллыгына әзерлек барган көннәрдә, зур түрәләр юбилей тантанасын кайда уздырырга, дип, шактый баш ваткан бугай анысы. Коркачык тимер-бетон комбинаты янында Казан-Арча трассасына тоташа торган юл да шул сәбәпле салына башлагандыр инде. Казансу аша бик матур күпер дә салдылар, әмма асфальт юл әлеге күпергә кадәр генә түшәлде, ярның теге ягы шул килеш калды. Шулай итеп, югары даирәнең бәйрәмне Кушлавычта түгел, Кырлайда үткәрергә кирәк, дигән фикергә килгәне ачыкланды. Һәм, билгеле, 1986 еллардан соң күпләр өчен Кырлай Габдулла Тукайның туган авылына әйләнде дә куйды.

Ә бит тантанага килүчеләр өчен дә, соңыннан Тукайның туган-торган җирләренә сәяхәт итүчеләр өчен дә маршрут шул Коркачык янындагы күпер аша башта - Кушлавыч, аннары Кырлай аркылы эшләнсә, барыбер дә әлләни зур чыгымнар тотылмас иде. Тотылса да егылып үлмәс идек.

Урыс милләтеннән булган танылган шәхесләрнең теге яки бу сәяхәтен көне-сәгате белән тасвирлыйлар. Кемнәр белән әңгәмә корганнарын сүзгә-сүз ачыкларга тырышалар. Мәсәлән, Пушкинның Казанга килгән вакыты китапларда бәйнә-бәйнә язылган.

Ә менә Тукайны Кушлавычтан Кырлайга кайсы юлдан, нинди авыллар аша алып барганнар? Без моны беләбезме? Бәлки, аны минем туган авылым Бәхтияр аша алып барганнардыр алар, минем Сафиулла бабама кереп, чәйләр эчкәннәрдер? Бу хакта кайсыбыз белә?

Аннары Тукаебыз дини кеше булганмы? Биш вакыт намазга басканмы ул? Казандагы кайсы мәчеткә йөргән икән мулла малае Габдулла? Без бу турыда да беләбезме? Дөрес, Харис хәзрәт Салихҗан Тукаебызны бик дини кеше, чын мөселман итеп тасвирлый.

Инде татарның гимнына әверелгән «Туган тел» җырына килсәк, аның соңгы куплетын әле күптән түгел генә ишетә, җырлый башладык бит.

Бу соравым, бәлкем, кемнәргәдер урынсыз да тоелыр. Әмма моннан 20-30-50 еллар элек мәктәпне тәмамлаучылар өчен әлеге сорауга җавап ачыкланмыйча калды.

Мине тагын бер нәрсә борчый әле, җәмәгать. Г.Тукай 1986 елның 26 апрелендә дөньяга килгән. Менә шушы «6» - бәхетле санмы, әллә инде фаҗига китерә, бәхетсезлеккә илтә торган санмы икән? 1966 елның 26 апрелендә Ташкентта җир тетрәде. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыльдә авария булды. «6»лы санлы көннәрдә тагын кемнәр туган, тагын нинди дөньякүләм хәвефле хәлләр булган икән?

Хәер, «6» саны минем үземне дә гел бимазалап тора, чөнки мин Тукайдан нәкъ 50 ел соңга калып, 1936 елның 26 апрелендә туганмын. Балачак ачлык-ялангачлыкта үтте. Әти 1941 елның августында сугышка алынып, шул елның октябрендә яу кырында ятып калды. Әтиле балалар белән безне - әтисез үскәннәрне һич тә тиңләргә ярамый. Без гел кыерсытылдык, эт типкесендә үстек. Шул ачлык-ялангачлыктан гаҗиз булып, әнием кайчак: «Шушы балама гына булса да бер карыш җирен жәлли бит Ходай Тәгалә», - дип ачыргалана иде. 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 8нче сыйныфка укырга барам, дигәч тә: «Юк, бармыйсың, әнә, колхозда эшлә, мин сезне нәрсә белән, ничек туендырыйм?» - диде әнием-бәгырем.

Ә инде 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, институтка укырга керер өчен Казанга киткәндә, әнием, Ходайдан ялварып: «И, Раббым, сынауларын бирә алмасын иде дә, кайтып, колхозда эшләсен иде балам!»- диде. Бу теләккә, колхозда эшли-эшли хәлдән тайган, миннән 3 яшькә олырак Хәнифә апам да кушылды. Менә шулай башланды безнең гомер һәм шулай ук диярлек тәмамланып та бара. Әнә, хәзер дә балачакта колхозда эшләгән өчен пенсиямә өстәлгән акчамны да 4 кенә ай бирделәр. «Бер үк вакытта колхозда да эшләп, мәктәптә дә укып булмый», - дип кистеләр пенсиямне. Шушылай үткән гомерне бәхетле гомер дип әйтеп булмый инде, әлбәттә.

Ә менә олуг Тукаебыз бик күп авырлыклар кичерсә дә, ул бик бәхетле диям мин. Аның даны мәңгелек, татар исән чакта Тукаебыз онытылмас, «Туган тел» һәрвакыт гимн булып яңгырап торыр.

Рәшит НУРГАЛИ.
Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: