Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

БЕРЕНЧЕ КОМСОМОЛЛАР

Балык Бистәсе районында иң беренче комсомол ячейкасы 1919 елда, ул чакта волость үзәге булган Анатыш авылында оеша. Әле аны да яшьләр үзләре түгел, ә өяз үзәге - Лаештан җибәрелгән Сергей Клюев, Дмитрий Сергушин һәм Петр Ершов дигән алласыз әйдәманнар оештырып китә. Алар, комсомол Уставы һәм «Капитал» тотып, өйдән-өйгә үгет-нәсихәт үткәреп...

Балык Бистәсе районында иң беренче комсомол ячейкасы 1919 елда, ул чакта волость үзәге булган Анатыш авылында оеша. Әле аны да яшьләр үзләре түгел, ә өяз үзәге - Лаештан җибәрелгән Сергей Клюев, Дмитрий Сергушин һәм Петр Ершов дигән алласыз әйдәманнар оештырып китә. Алар, комсомол Уставы һәм «Капитал» тотып, өйдән-өйгә үгет-нәсихәт үткәреп йөри. Нәтиҗәдә, Анатышның үзендә дә Иван Гончурин атлы бер ташбаш табыла. Шул Иванның кул астына баскан яшь егетләр үзләрен «искелеккә бомба» итеп күрсәтү максатыннан авылның побын шәхси йортыннан җәйге кухняга куып чыгара һәм руханиның залын клуб итеп файдалана башлый. Иван бертуган сеңлесе Татьянаны да «эшкә җигә» һәм алар бераздан, халыкны чиркәүгә йөрүдән биздерү өчен, поп йортында төрле спектакльләр куя, уен-җыр кичәләре үткәрә башлый. 1919 елның декабрендә Анатыштагы комсомоллар саны 22 гә җитә. Алардан тыш, Бәтке авылында - 20, Уракчыда - 18, Шомбытта - 7, Масловкада 3 комсомол әгъзасы исәпләнә. Күрәсездер: татар авылларында әле беркем дә алласызлар сафына ашкынып тормый. Мәзәге шул: өлкәннәр тарафыннан хәвеф-хәтәр тоеп, лидер Гончурин тиз арада өяз комитетына качып китә. Масловкада - Михаил Физулов, Бәткедә - Баландин, Дон-Урайда - Иван Дюдин, Олы Кадрәктә Владимир Николаев кебек егетләргә әйдәманнар булып йөрү «бәхете» эләгә. Уракчы авылында Евгений Сафотеров атлы бер дуамал комсомол чире белән шул дәрәҗәдә яман агулана ки, ул, үзенең әнисе белән сеңлесен алып, газиз әтисе - поп йортын ташлап чыгып китә һәм төп бузачы булып йөри башлый.
1920 елның башында, ниһаять, Балык Бистәсендә дә Петр Килигин, Михаил Белоусов, Василий Скворцов, Семендин һәм Корчебоковтан торган биш кешелек комсомол ячейкасы оеша. Бу чирне тиз арада бертуган Александр, Валентин һәм Василий Тюриннар, Надежда һәм Василий Карагановлар, Виктор Вагин, Михаил Черенков эләктереп ала. Гражданнар сугышы кайнап торганга күрә, аларның күбесе комсомол билеты эләктерүгә үк төрле фронтларга озатыла һәм, ни аяныч, берничәсе шунда югала.
Дөрес, районның үзендә дә хәлләр фронттагыдан ким булмый. Большевиклар хөкүмәте продразверстка режимы урнаштырганга күрә, комсомоллар крестьяннардан соңгы икмәкне талап йөрүче ЧОН отрядлары составына кертелә. Ярлылык, ачлык, дигән сылтау белән крестьяннардан чәчүлек ашлыкны да талау башлангач, Шумково, Шиланка авылларындагы халык фетнә күтәрә. Аеруча ярсыган бер төркем Балык Бистәсенә килеп, волостьның хәрби комиссары Дмитрий Бекеевны кыйнап ташлый. Аны үлемнән кибетче Г.Нюркин гына, үз йортына яшереп, саклап кала.
1923 елда волость үзәге Балык Бистәсенә күчерелгәч, инде биредә волость комитеты оештырырга кирәк була. Гәрчә авыл ячейкасындагы комсомоллар саны 96 кеше исәпләнсә дә, өяздәге түрәләр җирле әйдәманнарга ышанып җитми, ахры. Шулар Лаештан китерелгән Николай Вороновны волость комсомолларының җитәкчесе итеп билгеләп куя.
Бу заманда инде комсомол сафына байтак кына кызлар да кереп өлгергән була. Ольга Самсонова атлы кызны гомер буе батрак булып эшләгән әтисе шушы эше өчен, балта күтәреп, хәтта өеннән үк куып чыгара. Хәвеф-каза дигәннәре моның белән генә бетми. Ул елларда комсомоллар арасында тревога буенча җыелу дигән тәртип гадәткә кергән була. Тәрәзәгә кагып, фамилияңне кычкырдылар исә, ячейкага ут капкандай йөгер. Ольганы бер төн уртасында нәкъ шулай кыланып, урамга чакыралар. Кыз атылып чыкса, койма буена яшеренеп, ирләр көтеп тора. Бичара кыз агачлар арасына ташланып кына котыла.
Ячейкада хәрби частьтагы шикелле корыч тәртип хөкем сөрә. Ризалык-фәлән сорап тормыйча, шул ук Самсонова белән Романов атлы бер комсомолны Рус Әшнәге авылына чиркәүне ябарга җибәрәләр. Крестьяннардан байтак кына ашлык талаганнар, шуны яшерергә урын кирәк икән. Комсомоллар крестьяннарны чиркәүдән куалар-кууын, әмма урамга чыксалар, сәнәк-чалгы тоткан төркем көтеп тора. Алласызлар чиркәү тәрәзәсе аша качарга мәҗбүр була.
Шушындый хәвеф-хәтәргә дә карамыйча, Зоя Подукова, Зинаида Челякова, Валентина Субботина кебек кызлар барыбер комсомолга керә. Валентинасын соңыннан әти-әнисе туган йортыннан да куып чыгара. Үҗәт Ольга, Зоя, Зинаида һәм Валентина 1925 елда Балык Бистәсендә беренче пионер отрядлары оештыра. Шулар белән һәртөрле чыгышлар әзерләп, ленинчылар Бәткедәге ятимнәр йортына концерт куярга йөри. Шул ук комсомоллар Трой-Урай, Дон-Урай авылларына барып, ашлык складларына әверелгән чиркәүләрне саклый. Каяндыр зәңгәр блузка кию модасы килеп чыккач, шушы ук кызлар иске-москы киемнәрдән иптәшләренә «ленинчыл» формалар да тегеп бирә.
Коммунист һәм комсомолларны күккә чөю йоласы тарих чүплегенә китте инде. Әмма батрак балаларына да гүзәл җитәкчеләргә әверелергә ирек биргән гадел замананы онытасы килми. Андый мисаллар Балык Бистәсе җирлегендә дә байтак булган. 1921 елгы коточкыч ачлык вакытында ятим калып, Масловкадагы балалар йортында тәрбияләнгән Гордеев, Петров һәм Брунко атлы егетләр соңыннан партиянең район комитеты секретарьларына әверелә. Якимов атлы егет - Горькийда, А.Гордеев Рязаньда комсомолның өлкә комитетларын җитәкли. Петр Герасимов атлы ятим Балык Бистәсенең район советы рәисе дәрәҗәсенә үсеп җитә. Бүгенге калын кесәлек яисә кода-кодагыйлык чире белән капма-каршы куеп караганда - сокланырлык үрнәк.
В.БАЙСАР.
.90 ел элек нәшер ителгән газетадан күчерелгән рәсем: 1925 елда волость комсомол комитеты пленумында катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев