Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Бөердә таш кайдан барлыкка килә?

Бүген бөер авырулары белән күпләр интегә.

Бу хакта “Сихәт” почтасына килгән хатлар ачык сөйли. Бөер чирләре күптөрле, шуңа бу очракта ниндидер гомум киңәш бирү мөмкин дә түгелдер. Шуңа күрә, хөрмәтле гәзит укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп: “саулыгыгызны саклагыз, коронавирус дип тормагыз, табибларга баруны сузмагыз”,- дип дәшәсебез килә.

    Сорау:

   Соңгы ярты елда бөерем бер туктамый авыртып җәфалады. Бу коронавирус зәхмәте белән тәмам куркытып беттеләр бит инде, шуңа, чир эләктерүдән куркып, табибка баруны сузып озак йөрдем. Ләкин, инде чыдар хәлем калмагач, бардым. Табиб-уролог миңа: “бөереңдә вак ташлар һәм ком бар. Әлегә дәваланып кара, алар эреп чыкмаса, операция ясарга туры киләчәк”,- диде.

   Мин чишмә суы гына эчәм, зыянлы ризыклар ашамаска тырышам: ул ташлар кайдан барлыкка килде икән инде?

                                                   Рәмилә Ягъфәрова, Чишмә.

   Җавап:

   Бөерләрдә һәм бәвел юлларында таш утыру чире шактый еш очрый. Таш утыру, бөер ялкынсынуыннан кала, иң еш теркәлә торган авыруларның берсе.

   Бәвел ташлары органик һәм минераль тозлардан ясала. Гадәттә, алар фибриннар, укмашкан кан, бактерияләр, төрле чит элементлардан хасил була, икенче төрле итеп әйткәндә, үзәк ролен уйныйлар. Әкренләп, шушы үзәк тирәли таш утыра башлый. Ләкин бу һич тә гади кристаллашу процессы гына түгел, ә монда тоз кристаллары цемент белән ныгытылгандай укмаша. Шунлыктан, бу ташлар елга ташы кебек үк каты булалар.

   Организмда тозларны эретә торган, каршы торучы коллоидлар җитәрлек булганда, ташлар хасил булмый. Шулай ук бөернең лимфа әйләнеше тиешле дәрәҗәдә булганда да бөердә һәм бәвел юлларында таш “үсми”, чөнки таш ясаучы тозлар даими юылып төшеп тора. Моннан тыш, бөердә таш ясалуга төрле факторлар да тәэсир итә: тумыштан аномалияләр (ягъни, туганда ук бөернең нормаль эшләмәве), төрле ялкынсынулар (пиелонефрит, уретерит, цистит кебек авырулар), бәвел юлларындагы чит нәрсәләр, травмалар.

 

Гөлара Арсланова

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев