Мәдәни җомга

"Бер утыруда бер күлмәк бәйлим"

Кайбычның Борындык авылында яшәүче “мулла хатыны” Зөлфия Сафиуллинаны янына барганымны белгәч, бер авылдашы аның турында, кулыннан килмәгән эше юк – тегә, бәйли, чигә, ел да бакчасына күп итеп чәчәкләр утырта, бик булган кеше, диде.

Чынлап та, бакчасында нинди генә төр чәчәк үсми. Һәр чәчәкнең биш-алты төрле сорты гына бар ди. Кайда буш урын күренә, шунда чәчәккә урын табыла. Алар арасында сәйләннән үрелгән чәчәкләрне дә чыгарып утырткан. Ә өйләрендәге нәрсәгә генә кагылма, барысы да аның кул эше. Йөздән артык гөл генә үсеп утыра. Алардан кала бәйләнгән япкычлар, җәймәләр, чигелгән мендәрләр, калфак-түбәтәй, картина, сөлгеләр, пластмасстан да, агачтан да, гомумән, кул астында нинди материал бар – шулардан ясалган эшләнмәләр тәрәз төбендә дә, шкафларда, өстәл өстендә дә урын алган.

Тиздән алтмыш яшен тутырырга җыенган Зөлфия апа бик яшьли – 18 яшендә үк кияүгә чыккан. Колхозда да, мәктәптә дә, тегүдә дә эшләгән. Кул эшенә осталыгы әнисеннән килә. – Әнинең берничә җирдә бәйләме тора иде. Мунча чоланында да, өй алдында да, өйдә дә бәйли башлаган әйберләре ята. Кайда утырып тора, шунда бәйли иде. Яшь булсам да, олырак апалар миңа бәйләргә өйрәнергә килеп йөрде. Бер утыруда кечкенә кызыма күлмәк бәйләп кидерә идем, – ди ул. Бөтен әйбер дефицит заманда дермантиннан сумкалар, башмаклар да теккәләгән. Почта аша төрле журналлар алдырып, шулардан бәйләргә өйрәнгән. Бервакыт кызына Сабан туена киеп чыгарга күлмәге булмагач, бер төн эчендә акбүздән күлмәк тегеп, түшләрен чигеп куйган.

– Аның каравы, андый күлмәк беркемдә юк иде. Кызыма кечкенәдән матур киемнәр тегеп кидерергә тырыштым, – ди оста куллы Зөлфия апа.

Тегәргә исә ул авылларында тегү цехы ачылып, шунда эшкә кергәннән соң өйрәнгән. Өйдә тәрәзә пәрдәләрен дә үзе тегеп элгән. Бу осталыгын күреп, авылдашлары, аннары район халкы да пәрдәләр тегеп бирүен сораган. Хәзер дә чалбар, итәк кыскартып, вак-төяк әйбер тегеп бирүен сорап килүчеләр шактый.
 

 

– Белмәгән һөнәрегез юк бугай сезнең, – дим мин аңа.

– Бөтен һөнәрне дә беләм дип йөри идем, машина йөртә белмим икән. Рульгә утырып караганым юк, бәлки, беләмдер дә, – дип елмая ул.

Машина юк дип тормый, теләгән җиренә велосипедта йөри. Кибеткә дә шуның белән генә барып, тиз генә әйләнеп тә кайта. Җәмәгать эшләре белән дә күп йөрергә туры килә. Үз авылларында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе дә, ветераннар советы рәисе дә әле ул. Әле бу көннәрдә әбиләр янына барып, аларны җырлатып, гармунда уйнатып, такмак әйттереп, видеога төшереп йөри, шулардан альбом ясамакчы.
 

 

Язмам башында Зөлфия апаны авылдашлары мулла хатыны дип йөртә дигән идем. Тормыш иптәше Тәфкил абый авыл имамы икән. Сафиуллиннар бер ул белән бер кыз тәрбияләп үстергән. Уллары Эдуард гаиләсе белән Биектау районында яши, безнең белән күрешкән көнне шунда оныкның туган көненә җыеналар иде. Кызлары Ландыш Казанда яши, психолог булып эшли.

– Үзем мәктәпне тәмамлауга ук кияүгә чыктым, укый алмадым. Аның каравы балаларымның икешәр югары белеме бар, алар өчен куанып яшибез, – ди Зөлфия апа.

 

 

Дилбәр Гарифуллина
"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: