Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

"Бер күзем - японныкы, икенчесе – американыкы", яки 75 яшендә велосипедта 100 чакрым узучы бабай турында

Дөнья шундый кызык инде, яшьли картайганнары булган кебек, өлкәннәр арасында яшьләрдән бер дә калышмый торганнары да җитәрлек.

Әгерҗе районы Көчек авылыннан Фәнил Садыйков 75 яшендә велосипедта көненә 100 чакрымнан артык ара уза ала. Шуннан тәм табып, алга таба тормыш итәргә көч туплап яши.

Безне ул үзенең велосипедына атланып каршы алды. Дөресрәк әйтсәк, “тимер аты” үзенеке дә түгел, олы улыныкы. Фәнил абый әйтүенчә, аның үз гомерендә бер техника да алганы булмаган, 4нче сыйныфта укыганда велосипедны аңа әтисе бүләк итә, ә хәзер балаларыныкында йөри. Колхозда эшләгәндә эштән мотоцикл биргәннәр. Әмма анда да ул “права”сыз йөргән, чөнки ул чорда техникага документ сорап тормаганнар, кешедән аның белән идарә итә белүе генә таләп ителгән. 8нче сыйныфта укыганда әтисе аңа “Зиф” дигән велосипед алып биргән. Шул вакытларда күрше авылларга йөри башлаган, Иж-Бубыйга еш бара торган булган. Шунда инде ике тәгәрмәчле техника аның якын дустына әверелгән. Әле җитмәсә армиядә автоколонна составында аңа Россиянең 5-6 төбәге аша әйләнергә туры килгән. 1980 елларда экспедитор булып эшләгәндә Татарстанның 45 районының 43ендә булган. Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Баулыда гына барып җитмәгән. Менә шулай йөрү канына сеңгән инде, күрәсең. Үзе дә шул фикердә тора.

Шушы көннәрдә генә Фәнил абый Әгерҗе районындагы Красный Бор бистәсенә барып әйләнеп кайткан. Көчек авылыннан аңа кадәр 46 чакрым, димәк, өенә кайтканчы ераклык 90 чакрымнан артып китә дигән сүз.

– Армыйсызмы соң шуның кадәр араны велосипедта узып?
– Ничек инде армаска? Арыйм! Төшеп ярты сәгать җәяү йөрим, аякларны шулай рәткә китерәм. Красный Борга иртәнге алтыда чыгып киттем, кичке алты тулганда кайттым, бик әйбәт хис итәм үземне. Әле көн саен да йөрмим, регламенты бар. Әйтик, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе почта эшләми, ул көннәр буш, шунда сәпидтә чыгарга тырышам.

– Почта сезгә нәрсәгә инде?
– Биш газета яздырам, хәзер тагын "Шәһри Казан"ны да алдыра башладым. Күрше авылда бер Бөек Ватан сугышы ветераны бар, аңа “Российская газета” алып киләм. Шуларны укымасам, күңелем булмый минем.

– Күзегез яхшы күрәме?
– Сөбханалла, бер күзем японныкы, икенчесе – американыкы, 2013 ел ахырында линза куйдылар миңа, аңарчы 51 ел күзлек кидем.
Фәнил абыйның велосипедында кәчтүме эленеп тора, артында бер буш шешә күренде, үзенең өстендә ыспай гына чалбар белән күлмәк. Баксаң, салкын булса киенә икән, суы бетсә яисә җылынса, берәр авылга кереп, тутырып чыга. Сәфәргә ул тикмәгә генә чыкмый, барган җирендә дусларына кереп, чәйләп,  аралашып ала. Авыл советларында да аны бик яхшы беләләр икән, чөнки ул алар янына кереп, күрергә теләгән кешеләрен таптыра. Әле таныш-белешләренең каберләрен дә зиярат кыла. Басуларны карап, элеккеге вакытлар белән бүгенге халәтне чагыштыра, табигатькә сокланып йөри, саф һава белән сулый.

Сөйләшеп торган арада велосипедта йөри алуын шик астына куюым булды, Көчек авылы урамы буйлап әйләнеп тә килде. Ярый әле бер-ике көнгә китмәде тагын. Алайса планнарым үтәлмәде әле, дип йөри. Баксаң, аның Удмуртия якларына барасы, Әгерҗе районының икенче башында урнашкан Девятерня авылын урап кайтасы килә икән. Ә анда исә бер якка гына 100 чакрымлап җыела. Анда барганда Кадыбашта туганнарында кунарга ниятли.

Фәнил абый белән гәп куерткан арада хатыны Рәмзилә апа да пәйда булды.
– Ирегезне ерак араларга велосипедта җибәрергә курыкмыйсызмы соң? – дим уенын-чыны бергә кушып.
– Ничек инде курыкмыйм, бик куркам. Телефоннан гел аралашып, хәл-әхвәлләрен белешеп торам. Туктап үзе дә шалтырата, – диде яңа танышымның тормыш иптәше.

75 яшьлек бабай елына ике мәртәбә – язын һәм көзен – Әгерҗе районының авылларын әйләнә. Әле 50 чакрым ераклыкта урнашкан күрше Удмуриядәге Тауҗамал авылына да чыгып китә. Андагы җирле халык аның шуның кадәр араны велосипедта килүенә шакката. Моңарчы юлда бернәрсә дә булганы юк миңа, дип шатлана Фәнил Садыйков. Сәфәргә малларын карап, тамагын туйдырып чыга, алайса көч кирәк бит. Хатынына кая киткәнен әйтеп китә. “Хәзерге яшьләр табигатькә чыгып, тәэсирләнеп кайтсын, дөньяны күрсен, әйләнә-тирәбез бик матур бит”, – ди ул. Телефонда чираттагы уеннарын уйнаганда бер мизгелгә генә булса да күз алдына велосипедта җилдерүче 75 яшьлек Фәнил абыйны китерсеннәр, дип тә өстисе килә минем.

 

Рәсим Хаҗиев

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев