Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Байталлы мәктәбенең үкенечле тарихы

Бүген мәктәп бакчасында алабута үсә, ватык тәрәзәләрдәге шомлы караңгылык җанны өркетә. Үләксә эзләгәндәй, мәктәп өстеннән симез каргалар очып әйләнә.

Башкортстанның Кушнаренко районында  Уфадан 76 километр ераклыкта урнашкан 450 кешелек Байталлы авылы бар. Беренче җанисәп вакытында ук Наурузово исеме белән теркәлгән бу авылда ясаклы татарлар яшәве мәгълүм. Татарлар авылга нигез салгач ук мәчет төзеп, мәктәп- мәдрәсә ачкан, шуңа күрә Байталлыда якынча 1719 елда ук белем учагы кабызганнар дип уйларга нигез бар. Өч йөз елдан соң директор Илфир Котдусов, йөрәк ялкынын өстәп, белем учагын дөрләтеп җибәргәч, Байталлы мәктәбе республикада иң алдынгы белем йортларының берсенә әверелә. Әмма гөрләп эшләгән татар мәктәбе яңа заман карагруһчыларының тешенә тия башлый һәм директорын эштән читләштереп, уку йортына йозак салалар. Бүген мәктәп бакчасында алабута үсә, ватык тәрәзәләрдәге шомлы караңгылык җанны өркетә. Үләксә эзләгәндәй, мәктәп өстеннән симез каргалар очып әйләнә. Заман карагруһчыларының үле җаннары  шулай шомлы кара кошларга әйләнгән диярсең...


Юкса, мәктәп бинасы әллә ни иске дә түгел, 1985 елда гына төзелгән. Әле кайчан гына биредә йөзләп бала белем алган. Илфир Котдусов директор булып 1989 елда килә. Беренче эш итеп мәктәпкә газ үткәрә. Аннары алма бакчасын рәткә китерәләр, салкын кышларда чәйгә салып эчәр өчен кара миләш, барбарис утырталар. Мәктәп бакчасының  бер гектарына исә кәбестә һәм башка яшелчәләр төртеп чыгалар. Көзен артып калган кәбестәләрне район мәгариф бүлеге бүтән мәктәпләр өчен сатып алырга гадәтләнә. Балаларга – витамин, мәктәпкә – файда. Укучыларның мәктәп бакчасында умарта кортлары сыман кайнашуын күргәч, «Победа» колхозы ун умарта оясы бүләк итә. Тагын унысын  Мәләвез агач эшкәртү комбинаты директоры,  Байталлыда туып-үскән Зәбир Гатауллин бирә. Егерме умарта оясыннан ел саен ярты тонна бал алып, җәен-кышын тәмләп чәй эчәләр. Мәктәп ашханәсендә бал тоз, борыч рәтеннән һәрвакыт өстәл түрендә тора. Бу гына аз тоелгач, берничә елдан арендага 25 гектар җир алып, бодай, арпа, карабодай, көнбагыш, чөгендер үстерәләр. Көнбагышны Благовар районында - чып-чын үсемлек маена, бодайны – күрше колхоз тегермәнендә онга, чөгендерне - Чишмә районы заводында шикәр комына, карабодай уңышын Дүртөйле районында бөртекле карабодайга  әйләндерәләр.  Шуның өстенә унбишләп баш сарык алып җибәрәләр. Шулай итеп гап-гади бер авыл мәктәбе тулысынча диярлек үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итә торган аграр комплекска әйләнә. Техника белән колхоз булыша. Административ-хуҗалык бүлеге буенча директор урынбасары мәрхүм Рәүф Хаматдинов һәм мәктәпнең биология укытучысы бер үк вакытта агрономнар булган икән. Моннан тыш котельныйның өч операторы җәйләрен һәрберсе үз һөнәре буенча – тракторда, машина йөртүче һәм умарта караучы булып эшли. 

Мәктәп укучылары республикада гына түгел, Казан, Белгород һ.б. зур шәһәрләрдә олимпиадаларда катнашып, беренче урыннар яулый. Химия, алгебра, геометрия, рус теленнән  тәм тапмаган балалар исә мәктәптән тракторист-механизатор, умартачы, яшелчә үстерүче, машина ремонтлаучы һәм башка белгечлекләр алып чыгып, шул юнәлештә үзенә эш табу, хәтта авылда үзенең шәхси эшен ачып җибәрү мөмкинлегенә ия була. 2006 елда байталлылар Белгородта  мәктәп укучыларының уку-хезмәт бригадалары Бөтенроссия слетында катнашып бүләкләр яулый.  «Матур мәктәп», «Иң шәп мәктәп», «Ел мәктәбе» бәйгеләрендә беренче урыннар ала. Байталлы мәктәбе Россиядә уку-хезмәт бригадалары арасында дүртенче урынга чыга, район башлыгы Касаткинның каршылык күрсәтүенә карамастан, Россия президентының 1 миллионлык грантына ия була. Гап-гади авыл мәктәбендә белем алучы 9 нчы сыйныф баласы Казанда татар теле буенча төбәкара олимпиадада ике икенче урынны яулый. Мәктәпне тәмамлаучыларның сиксән проценты югару уку йортларына керә. 

Байталлы мәктәбенең уңышларына сөенеп, балаларны яңа җиңүләргә рухландырасы урынга, район башлыгы максатчан рәвештә белем йортын юкка чыгару эшен башлап җибәрә.  2006 елның 1 мартында  Казанда ТНВ корреспондентына Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә татар теле дәресләрен бетереп, башкорт теле дәресләре кертелү белән ризасызлыгын белдереп сөйләгәннән соң, директор Илфир Рәис улы Котдусовка  теш кайрый башлыйлар. Шуңа да карамастан, 2007 елның гыйнварында Кушнаренко районы башлыгы Сергей Касаткин райондагы балалар бакчасының өч җитәкчесен   дә эштән чыгаргач һәм озак та тормыйча  район мәгариф идарәсенең яңа башлыгы Лариса Кәбирова эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булгач,  17 мәктәп директоры, шул исәптән Котдусов та, район башлыгының кыланмышларына  ризасызлык белдереп, район советы депутатларына һәм ул чактагы президент Мортаза Рәхимовка хат яза.  Хатка җавап  булмагач, райондагы утыздан артык хуҗалыкның җитәкчесе һәм шулар белән бергә Байталлы мәктәбе директоры И.Котдусов Кушнаренко районы депутатларына һәм  республика президентына Касаткинны җавапка тартуны сорап, мөрәҗәгать хатларын яңарта. Әмма бу юлы да мөрәҗәгатьләренә игътибар бирүче табылмый. Шуннан соң Котдусовка ачыктан-ачык һәм оятсызларча басым  башлана. 2007 елның 16 февралендә, мәсәлән, район башлыгы Касаткин мәктәп директорын хакимият бинасына чакырып, хатлардан имзасын кире алуны таләп итә, буйсынмаган очракта Россия Хезмәт Кодексындагы 278 нче маддәнең икенче бүлеге нигезендә «сәбәпләрен аңлатмыйча» эштән чыгару белән яный. Шуңа да карамастан, Котдусов имзаны кире алудан баш тарта. Нәтиҗәдә, ай ярымлап вакыт үткәч, Касаткин мәктәп директорын «сәбәпләрен аңлатмыйча» эшеннән чыгара. Котдусов суд аша эш урынын кайтарып шатланырга да өлгерми, район башлыгы аңа карата җинаять эше оештыра. 2007 елның 4 октябрендә беренче суд утырышында ук судья Айдар Хаҗиев аны кулга алып, бөтен Кушнаренко районы буенча сирена сызгыртып үтеп кәмит ясый. Әйтерсең  мәктәп директоры Котдусов – рецидивист. Хатыны һәм улының күз алдында була бу хәл.. Ул вакытта Котдусов тикшерү изоляторында  34 көн утырып чыга... 

2007 елның 6 ноябрендә Башкортстан Республикасы Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе бу карарны юкка чыгарып, судья Хаҗиевне эштән читләштерә. Ә тагын ике елдан аны федераль судья урыныннан алып аталар.

2008 елның 13 февралендә Кушнаренко районы суды карары белән Котдусовны Байталлы мәктәп директоры вазифасына кире кайтарсалар да, Кушнаренко районы суд приставлары, директор кабат вазифасына керешеп китсен өчен, бармакка бармак та сукмый. Бу хакта Кушнаренко районы судының 2008 елның 23 июнендә чыгарылган «суд приставларының эшләмәүләре турында»  карары да бар. Әмма шуңа да карамастан 2008 елның 7 мартында район башлыгы Касаткин Котдусовны икенче тапкыр «сәбәпләрен аңлатмыйча» эшеннән чыгара. 

Директорлыктан куылгач,  Котдусов тарих укытучысы, завуч  булып эшкә урнаша. Югарыдагыларга Котдусов урынына коллектив сайлап куйган яңа директор да ярамый, аны да алып атып, үзләренекен китереп куялар. 

Нәтиҗәдә, Башкортстан Рес­публикасының Югары суды карары белән Котдусов тулысынча аклана һәм 34 көн тикшерү изоляторында утырып чыкканы өчен, дәүләттән 64 мең сум компенсация ала. 

Бу ыгы-зыгы Котдусовка каршы гына түгел, Байталлы мәктәбен юкка чыгару өчен оештырылган икән, чөнки  гөрләп эшләгән мәктәпне 2009 елда Иске Кормашныкына кушалар. Шуннан Байталлы мәктәбе акрынлап таркала, бинасы җимерелә башлый. Нәтиҗәдә, 2020 елда башлангыч сыйныфларны да чыгарып, мәктәпкә йозак салалар. Бүген ян ишегеннән кереп, мәктәп бинасында балалар бакчасы гына урнаша. 

Районда гына түгел, респуб­ликада иң яхшы мәктәпне ябулары белән күңел һаман  килешми. Оптимальләштергәндә хөртирәк мәктәпләрне бетерү кирәк ләбаса! Байталлы мәктәбендә бер миллионлык спорт кирәк-яраклары сатып алып, укыту әсбабларын яңарталар, өр-яңа компьютерлар алып кайталар.  Байталлыдагы ише интерактив такта  районда гына түгел, кайбер шәһәр мәктәпләрендә дә юк. Капка төпләрендә ике идарәле машина тора, кайчан телисең – шул вакытта утырып чыгып кит. Коллективы бер дигән. Байталлы мәктәбенең күршедә генә урнашкан бүтән мәктәпләрне үзенә филиал итеп алырлык мөмкинлеге дә була!.. 

Дөрес, оптимизациядән котылып булмый, чөнки авылларда балалар саны һаман кими. Әмма көчле мәктәпне, хөртирәгенә кушып юк итү – юләрлек түгелме соң?! Илфир Котдусовның бу мәсьәләгә үз карашы бар: «Оптимизациягә күптәннән әзерләндек, – ди ул. – Шуның өчен районның һәр зонасында «терәк» мәктәпләр, методик берләшмәләр эшләде. Хәзер алар юк. Методик берләшмәләрнең үзәге булган Байталлы мәктәбе юкка чыгарылды, аңа буйсынган Бакай, Иске һәм Яңа Кормаш урта мәктәпләрендә, Югары Сәет тулы булмаган мәктәптә һәм Рәсмәкәй авылы урта мәктәбендә соңгы елларда укытучыларның методик берләшмәләре таркалды. Кәгазьдә булса гына, эшләгән эшләре күренми. Аларны барысын да Байталлы мәктәбе оештырып җибәргән иде. Чирек саен һәр мәктәптә ачык методик дәресләр, киңәшмәләр, алдынгы укытучыларның тәҗрибә уртаклашулары булып торды». 

«Оптимизация кичектергесез. Укучылар саны аз булган, рес­публика һәм төбәкара олимпиадаларда гына түгел, еллар буе район күләмендәге белем ярышларында да җиңү яулый алмаган көчсез мәктәпләрне асраудан мәгънә юк. Әмма  оптимизация үткәрәбез, дигән булып көчле мәктәпләрне бетерү – ахмак­лык, – дип фикерен дәвам итә Байталлы мәктәбенең элеккеге директоры. – Укытучылар эшсез кала, дип куркасы түгел. Балаларга көчле укытучылар кирәк. Әмма кыскартылганнарына да кул селтәү ярамый. Аларны бүтән балалар оешмаларына, клубларга, авыл советына урнаштыру ягын карау мәслихәт. Укытучылар – тынгы белмәс халык. Берәрсе үз эшен башлап җибәрер, бәлки. Моңа да хәлдән килгәнчә ярдәм итү сорала».

Байталлы мәктәбендә 22 укытучы эшләгән. Укучылар математика, рус теле һәм әдәбият, татар теле һәм әдәбият, тарих, биология, җәмгыять фәне буенча БДИне һәрвакыт уңышлы бирә торган булган. Барлык фәннәрдән физика белән химия генә бераз аксаган. Әмма үзләрендә үк укып чыгып, Башкортстан педагогика университетын тәмамлаган көчле яшь белгечләрне мәктәпкә  җәлеп итү мөмкин иде. 

«Теләк булса, Байталлы  мәктәбен кабат ачу тормышка ашмастай эш түгел, – ди Илфир Котдусов. – Аны татар лицее буларак торгызганда үзебезгә генә түгел, бөтен күрше-тирә районнар өчен дә әйбәт булачак. Нефтекамскида күптән түгел ачылган «Белем» полилингваль мәктәптән ким булмас идек. Татар телен тирәнтен өйрәнгән полилингваль мәктәпләрдән өстенлекле ягыбыз да бар – ул да булса авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү. Моның өчен район хакимиятендә Байталлы урта мәктәбенең статусын лицейга үзгәртеп, салым органында теркәү генә кирәк. Финанслау яңартылган очракта, әлбәттә. Рәсмәкәй мәктәбен филиалга әйләндерергә мөмкин. Рәсмәкәй мәктәбеннән (Купай, Йомран авыллары да шунда ук), Урал, Бәйкәй,  Байкал, Яңа Кормаш авылларыннан балаларны автобуста китерүне оештырырга була. Мәктәп бинасы – 320, ашханә 60 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә анда  мәктәпкәчә яшьтәге 25 бала йөри, балалар бакчасының ашханәсе аерым.  Котельный мәктәп белән балалар бакчасын гына түгел, авыл клубын да җылыта. Авыл клубында ачылган китапханәне дә мәктәп укучылары өчен файдаланырга мөмкин булыр иде. Әмма бинаны  яңартырга кирәк».

Илфир Котдусов хыяллана да бит, директорны изоляторга  утыртып, мәктәпне япканнан соң, аны кабат кем ачсын?! Котдусовны интектерүләре дә белем йортын юкка чыгару өчен булган ич инде. Чөнки нинди акыллы балалар укытып чыгарса да, Башкортстанда татар мәктәбе кирәк түгел. Бүгенге карагруһчылар әнә шулай өч йөз еллар буе гөрләп эшләп килгән мәктәпләрнең дә тамырына балта чаба.

Илшат ИМӘНГУЛОВ. 

milliard.tatar

М.ГАЛИУЛЛИНА тәрҗемәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев