Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Башкортстан татарларының язмышы кем кулында?

Тарих безне, Башкортстан татарларын, сәер хәлгә куйган.

Агыйдел һәм Ык, Кама һәм Танып буйларында моннан җиде-сигез гасыр элек оеша башлаган халыкны һаман да әле таный алмыйча азапланалар. Безнең кайсы милләттән булуыбыз, нинди телдә сөйләшүебез турында кызып-кызып бәхәсләшә башлыйлар.


Фәндә Башкортстан татарларын, үзенә бер этник төр­кем буларак аерып, махсус өйрәнү җитешми. Безнең үткәнебез, бер яклап, Татарстан, ә икенче яклап, Башкортстан тарихының бер өлешенә әйләнеп кала. Без шулай йә Казан татарлары чанасына утырып китәбез, йә безне башкорт арбасының дегет чиләгенә әйләндерәләр. Сан ягыннан зур гына бер халык, милләт кадәр булган үзенчәлекле этник төркем, ахыр чиктә, үзенә лаек бул­маган, шактый катлаулы, каршылык­лы, кыерсытулы хәлгә куела. Ул аерым даирәләрнең сәяси омтылышлары, тартыш объектына әверелә.

Безгә, Башкортстанның татарча сөйләшүче халкына, үзебезнең милли статусыбызны ачык билгеләргә кирәк. Үзебезгә дә, башкаларга да икеләнергә урын калмасын. Шунсыз без үз язмышыбызны үз кулларыбызда тота алмаячакбыз; безгә тормышыбызны кемгә карап, ни рәвешле корырга, кайсы телдә укырга һәм язарга, рухи-мәдәни кыйблаларыбызны ничек билгеләргә кирәклеген читтән әйтеп торачаклар. Мондый хәлләрне без моңа кадәр дә күрмәдек түгел. Моннан ары да, мөгаен, кем­нәрдер үз ихтыярын көчләп тагарга тырышыр.

Шундый сорау туа: без ни өчен татар, яки ни дәрәҗәдә башкорт? Безнең татарлыгыбыз нәрсә белән исбатлана? Башкортка якынлыгыбыз каян килә?

Сүз башында ук, тискәреләнеп, бер якка гына авышыр­га ашыкмыйк. Чыгышыбыз белән Казан татарларына һәм башкортларга булган мөнәсәбәтебезне ачыграк билге­ләргә тырышыйк. Моның мөмкинлекләре ике төрле: 1) халыкның хәзерге хәлен (үзаңын, телен, мәдәни, этно­график, антропологик үзенчәлекләрен) чагыштырма план­да бәяләү юлы; 2) этник тарихын борын заманнардан бүгенге көнгә кадәр барлап чыгу юлы.

Беренче юл белән китсәк, без артык катлаулылыкка очрамыйбыз. Милли үзаң халык исәбен алганда рәсми рәвештә билгеләнә. Кеше үзенең кайсы милләттән булуын үзе атый. Милли статусы бәхәсле булган, төрле академик схемалар, сәяси концепцияләр буенча теге яки бу якка тарткалап йөртелгән халыкның төп өлеше исәп вакы­тында чынында татар булып теркәлә. Мәсәлән, Кушнаренко районында татарлар бөтен халыкның 78 процентын, Чакмагыш районында – 75,6, Бүздәк районында – 64,7, Стәрлебаш районында – 62,4, Чишмә районында – 60,8, Благовар районында – 59,8, Балтач районында – 59,2, Дүртөйле районында – 59,1, Кыйгы районында –57,4, Туймазы районында – 56,3, Миякә районында – 55,3, Ярмәкәй районында 54,4 процентын алып тора. Бу район­нарда башкорт булып йөрүчеләр 10-15, күп дигәндә 25 проценттан артмый. Калган өлешне башка халыклар тәшкил итә.

Шунысы да игътибарны җәлеп итә: исәп алу вакы­тында халыкның үз ихтыярын белдерү иреге арткан саен, республиканың көнбатыш, төньяк-көнбатыш төбәкләрен­дә татарлар саны арта, башкортлар саны кими бара. Моннан ун, егерме ел элек Балтач ягында башкортлар Баймак районындагыдан күбрәк икән дигән сүз йөри иде. Бу чынында статистик чыганак­лар белән расланмый. Шулай да, Балтач районы башкортлар саны буенча Әбҗәлил районы белән бер чамада иде. Шулай ук Хәйбулла, Бөрҗән, Белорет, Балакатай районнарының бу сан буенча Балтачтан 1,5-2 тапкырга калышканлыгын искә төше­рергә була. Кызык статистика! (Ни әйтәсең, заманы шун­дый иде.) 1989 елгы исәп бөтенләй башкача булып чыкты. Балтачта башкортлар 1970 елда 28902 кеше (75 процент), 1979 елда 23793 кеше (73 процент) булса, 1989 елда нибары биш мең ярым торып калган. Татарлар исә 5,6 про­центтан 59,2 процентка җиткән. Мондый гаҗәеп үзгәреш бөтен Көнбатыш Башкортстанга хас. Халык санын алу­ның соңгы икесе арасында башкорт булып язылучылар Илеш, Дүртөйле, Миякә районнарында – 1,5, Калтасы, Чакмагыш районнарында – 2, Туймазы, Борай районнарында – 2,5, Балтач, Ярмәкәй районнарында – 4,5, Шаран районында – 5 тапкыр, Кушнаренко районында 7,5 тапкырга кимегән. Татарлар саны шуңа бәрабәр рәвештә арткан.

Халык исәбен алганда туган тел мәсьәләсе дә хәл ителә. Көнбатыш районнарда татарлар гына түгел, баш­корт булып йөрүчеләр дә: «Туган телем – татар теле» дип яздыра. Башкортстанда бөтенесе 1 миллион 300 мең кеше татар телен туган теле итеп таный. Шуларның 225 меңе – «көнбатыш башкортлары» дигән төркемнән.

Көнбатыш Башкортстанда татарча сөйләшүчеләрнең милләтен билгеләүдә этнографик тикшеренүләрнең дә әһәмияте зур. Бу җәһәттән дә алар кискен аерылып тора. Монда утрак тормыш, игенчелек тарихының зур булуы билгеле. Йорт-җир корылышында, көнкүреш ки­рәк-яракларында, кием-салымда шуның йогынтысы сизелә. Көнчыгыш Башкортстанда күчмә тормыш, тер­лекчелек белән бәйле этнографик үзенчәлекләрне күбрәк табалар. Гомумән алганда, Көнбатыш Башкортстанда яшәүчеләрнең тарихи-этнографик яктан борынгы болгар дөньясына, Казан татарларына, ә башкортларның Үзәк Азия, Арал буе, Көнбатыш Себер төркиләренә тартуы билгеләнә. Бу фикер антропологик күзәтүләр белән дә раслана. Көнбатыш һәм Көнчыгыш Башкортстанда, мәсәлән, монголоид катнашмасының бертөрле булмавына игътибар ителә.

Көнбатыш Башкортстан халкының үзенә башка этно­график, антропологик төркем булуы хәзерге фәндә бәхәс тудырмый. Мондый караш С.И.Руденконың «Баш­кортлар» дигән хезмәтендә үк (1916, 1926 еллар) җентекле дәлилләнгән иде. Безнең чорда ул этнографиядә – С.Н.Шитова, Н.В.Бикбулатов, Р.Г.Кузеев, антрополо­гиядә М.С.Акимова, В.П.Алексеев тарафыннан расланды, үстерелде. Мондый чыганаклар татар-башкорт мәсьәләсен хәл итү өчен җитди таяныч булып тора. Теле, мәдә­нияте, этнографик, антропологик үзенчәлекләре ягыннан бер-берсеннән кискен аерылып торган төркемнәрнең консолидациясе авырлык белән бара. Аларның бербөтен халык, милләт булып берләшү дәрәҗәсе түбән була.

Инде тарихка күз салыйк әле. Башкортстан татарлары үзенчәлекле этник төркем буларак ничек оешып киткән­нәр соң?

Тарихыбыз катлаулы. Хәтта, беренче карашка, гаҗәп тоелырлык фикергә дә урын бар. Башкортстан татар­ларының иң борынгы һәм зур бер өлеше Казан татар­лары составында формалашмаган. Аларны шулай ук башкорт этносыннан аерылып чыккан дип карау кыен. Тарихның башы үзенчәлекле: хәзерге Төньяк-Көнбатыш Башкортстан территориясендә XIII-XIV гасырларга шактый ук тотрыклы, аерым этник зона (берләшмә) оешып киткән. Аның төп өлешен 20 гә якын болгар, кыпчак кабиләсе тәшкил иткән. Без үзебезне, иң әүвәл, шушы төркиләр токымы итеп исәпләргә хаклыбыз.

Борынгы бабаларыбызның күп гасырлар буена, бер яклап, Казан татарлары, ә икенче яклап, башкортлар белән аралашуы – аерым мәсьәлә. Объектив булыр­га кирәк, башкорт йогынтысын арттырып, татар йогын­тысын киметеп күрсәтергә ярамый. Чыны киресенчә: этник процесслар, гомумән, башкортлашудан бигрәк, татарлашу ягына юнәлгән булган. Монда XVI гасырдан Казан татарларының күченә башлавы һәм XVIII гасыр азак­ларына таба аерым төбәкләрдә аларның күпчелек алуы хәлиткеч роль уйнаган.

Шулай итеп, Башкортстан татарлары Казан татар­ларына якын нигездә (болгар-кыпчак берләшмәсе рәве­шендә) оеша башлаган һәм соңга таба Казан татарлары белән кушылуга йөз тоткан. Монда башкорт катнашмасы, күрәсең, халыкның киләчәк үсеш юлын билгели алыр­лык дәрәҗәдә булмаган.

Без күздә тоткан кабиләләрне (бүләр, юрми, янәй, гайнә, танып, гәрәй, каңлы һ. б.) кайбер тарихчылар, гадәт­тә, башкорт кабиләләре дип йөртә. Мондый караш патша хакимиятенең рәсми документларына нигезләнә. Анда әлеге кабиләләр чыннан да «башкортлар» дип теркәлгән. Ләкин рус хакимияте җирле халыкны этник, этнографик, лингвистик төркемнәргә бүлү белән шөгыль­ләнмәгән. Аны, барыннан да бигрәк, социаль төркемнәр кызыксындырган. Ул эш кәгазьләрендә сословие атама­лары кулланган. XVIII-XIX гасырларда булган ревизия материалларында, мәсәлән, башкортлар биш төркем итеп күрсәтелгән: асаба башкортлар, килмешәкләр (русча: припущенники), ясаклылар, тарханнар, керәшеннәр. Татарлар җиде төркем итеп бирелгән: ясаклылар, йомышлылар, килмешәкләр, тарханнар, морзалар, алпавытлар, сәүдәгәрләр. Болар – бары да социаль төркемнәр. Монда җирле халыкның этник ягы икенче дәрәҗәдәге әһә­миятле мәсьәлә булып кала. Шул ук ревизия материал­ларында зур бер төркем, гомумән, этноска бәйләнешсез рәвештә, тик сословие исеме белән «типтәрләр» дип кенә теркәлгән. Мәсәлән, Каңлы волостеның Абзан авылында 1795 елда башкортлар (3 йорт), морзалар (10 йорт), кенәзләр (2 йорт), ясаклы татарлар (8 йорт), мещаннар (1 йорт) яшәгән дигән мәгълүмат бирелә. Биш төркемнең өчесе татармы, башкортмы, аныклап та торылмый.

Рус хакимияте документларында «башкорт» сүзе, барыннан да элек, социаль-икътисади, юридик термин буларак кулланылган. Көнбатыш Башкорт­станда ул «биләмә хуҗасы», «вотчина җирен файдаланучы крестьян», «урындагы (төп) халык» мәгънәләрендә йөргән. Монда төрки кабиләләр (болгарлар, кыпчаклар) җиргә рәсми хокукны XVI гасырда, урыс дәүләтенә кушылу белән алган. Алар җир мәйданы, ясак шарты буенча төп (этник) башкортлардан аерылмаган, бертөрле законнарга буйсынып яшәгән. «Башкорт» исемен дә нәкъ менә социаль-икътисади нигездә кабул иткәннәр дип уйларга кирәк. Башкорт булмаган халыкның башка төркемнәре башкорт сос­ловиесенә соңрак күчкән. Бу процесс XIX гасыр азакларына кадәр актив барган. Тарих­чы Ә.Әсфәндияров, мәсәлән, Бөре өязендә типтәрләр яшәгән 43 авылның хөкүмәттән җир (вотчина) биләү хокукы бирә торган грамота алуы, ягъни башкорт исә­бендә йөри башлавы турында яза. Ул шулай ук Бәләбәй, Минзәлә, Уса һ.б. өязләрдән шундый мисаллар китерә.

Фәндә, тарихи чыганакларда бу турыда мәгълүмат күп. Этнограф Д.Н.Соколов үзенең «Башкорт тамга­лары» дигән хезмәтендә (1904 ел) «башкорт»ларны (шу­лай куштырнак­лар эчендә яза) ике төркемгә аера. Беренче төркем этник, этнографик нигездә, ә икенче төркем Россия законнары, «Башкортлар турындагы положение» буенча билгеләнә, ди ул. Бу соңгы төркем, галимнең фикеренчә, өчтән бер өлешне алып тора. Хәзерге чор тикшеренүләре дә шуны раслый. Аерым алганда, Уфа губернасында 1897 елгы исәп вакытында 350-400 мең типтәр һәм мишәр башкорт дип язылган. Мондый сан­нарны Б.X.Юлдашбаев, Р.Г.Кузеев, Д.М.Исхаков хезмәтләрендә табарга була.

«Көнбатыш башкортлары» мәсьәләсе терминологик буталчыклык аркасында катлаулана түгелме соң? Ми­немчә, шулай. Социаль-икътисади нигездә башкорт исеме алган һәрбер төркем башкорт этносының бер тармагына әйләнеп китмәгән. Алар үзләренең этник йөзен, әйтик, татарга якынлыгын саклап калган. Ләкин, икенче яктан, әлеге төркемнәрнең бербөтен халык, милләт булып бер­ләшү ихтималы арткан. Моны күрмичә булмый.

«Көнбатыш башкортлары» мәсьәләсен хәл иткәндә, бер яклап, социаль-икътисади фактор, ә икенче яклап, этник фактор алга чыгарыла. Төньяк-Көнбатыш Башкортстанда: «Без җир өчен башкорт булып киткәнбез», – диләр. Шуның белән үзләренең башкорт этносына мөнәсәбәт­ләре чамалы булуына ишарә ясыйлар. Ә Башкортстан тарихчылары аларга: «Юк, сез башкорт булган өчен җир хуҗаларына әйләнгәнсез», – ди. Халыкның үз стату­сын ирекле билгеләү омтылышына каршы төшәләр. Моны тарихчыларның шәхси позициясе белән генә бәй­ләп аңлатырга ярамый. Совет чоры тарих фәне, гомумән, авыр хәлдә булды. Ул реаль булмаган сәяси омтылыш­ларны чагылдырырга мәҗбүр иде. Киләчәктә «милләт­ләрнең бетүгә йөз тотуы», «бер телгә таба бару» шикелле коммунистик идеяләр галимнәрнең кул-аягын бәйләп килде. Фәндә милли аермаларны күрмәмешкә салышу китте, «илаһи уптымы белән» берләштерү тенденциясе көчәйде. Халыкларның үткәне дә, бүгенгесе дә объектив (котылгысыз) интеграция процессының төрле этаплары рәвешендә генә тасвирланды. «Көнбатыш башкортлары» турындагы концепция шушы гомум юнәлешкә менә дигән бер өлеш булып кушылып торды. Аннан читләшү «идея хатасы» итеп каралыр иде. Көнбатыш башкорт­лары дигән халыкны татар дип тану геополитик чынбар­лыкны инкарь итү дип бәяләнер иде. Менә галимнәрне нинди бәлаләр сагалый иде.

Идеологик нигездә күперә барган «көнбатыш башкорт­лары» концепциясе соңгы чорда кайбер милләтче, сәяси даирәләр кулындагы коралга әйләнде. Шушы даирәләр, көнчыгыш башкортлары исеменнән эш итеп, Көнбатыш Башкортстан халкына күрәләтә басым ясау ягына авыша бара. Эш көнбатышны көнчыгыш белән бутауга кадәр барып җитә. Монда халкыбыз, имештер, үзенең телен милли үзаңын югалтуга дучар ителгән, ди алар. Көн­батыш башкортлары дигән төркемнең асылда көнчыгыш башкортларына хас телне, шуларга хас этник сыйфат­ларны югалтуы турында сүз алып баралар. Югалтуларны кире кайтармакчылар. Көнбатыш Башкортстанда көн­чыгыш башкортлары телен укыту мәсьәләсен күтәреп чыгалар.

Хәзерге вакытта Көнбатыш Башкортстанда шундый бер хакыйкать ачыла бара: монда халык үзен «башкорт» дип атаудан бәла күрә. Русларның «Йөк булсаң, арбада бул» дигәне кебегрәк килеп чыга. Башкорт икәнсең, башкортча кылан, ди­ләр. Халыкның үз ихтыярына каршы барып, аны икенче этник кыяфәткә кертергә тыры­шалар.

Көнбатыш Башкортстан халкын «үз» теленә кире кайтару идеясе тарихи чынбарлыкка каршы барудан башка берни дә түгел. Монда тел, үзенең табигый үсеш юлыннан тайпылып, кискен үзгәрешләргә дучар булган, икенче тел (татар теле) белән алмашынуга барып җиткән дип карау өчен һичбер нигез юк.

Миңа соңгы вакыт борынгы бабаларыбызның (әлеге кабиләләрнең) сөйләм телен өйрәнү өстендә эшләргә туры килде. «Көнбатыш Башкортстанның борынгы теле» дигән хезмәтемне тәмамладым. Файдаланылган материал ХVII-ХVIII гасырларны үз эченә ала. Аерым фактлар буенча XIV гасырга кадәр барып чыгам. Төп нәтиҗә нинди, дисезме? Бабаларыбызның теле татарча (яки гомумтөрки) яңгырашлы булган.

Җирле сөйләш үзенчәлекләрен иске язмалардан эзләү мөмкинлеге юк яки бик чикләнгән. Алар гомумтөрки әдәби телдә язылган. Шунлыктан мин бик үзенчәлекле методика кулланам: патша хакимиятенең Көнбатыш Башкортстан территориясендә язылган рәсми документ­ларына (эш кәгазьләренә) таянам. Шунда русча транс­крипциядә бирелгән җирле лексик берәмлекләрне тик­шерәм. Татар телендә бер төрле, мәсәлән, ч, с белән, башкорт телендә икенче төрле, әйтелә (телләрне аера) торган сүзләрне алам. Минем карто­текада, мәсәлән, янәй кабиләсенә караган берәмлекләр барлыгы – 89, шуларның 78 е татарча, 11 е башкортча. Бу саннар гәрәй кабиләсе буенча – 32 (30 ы татарча, 2 се башкортча), танып кабиләсе буенча – 22 (18-4), каңлы кабиләсе буенча – 15 (14-1), гайнә кабиләсе буенча – 6 (5-1). Моннан тыш, елдәк кабиләсеннән –  13, бүләр кабиләсеннән – 10, уран кабиләсеннән – 6, кыргыз каби­ләсеннән 5 берәмлек теркәлгән һәм шуларның барысы да татарча.

Көнбатыш Башкортстан халкының сөйләм теле үзе­нең мөһим фонетик үзенчәлекләре белән XVII-XVIII га­сырларда ук хәзерге хәленә (татар теленә) якын булган яки бөтенләй туры килгән. Бу сөйләштә чатнап торган татарча [ч] авазы өстенлек иткән, с урынына һ кулла­нуның эзе дә юк. Башкорт телендә булмаган [җ] авазы үзен сиздереп тора.

Сүзне хәзергә шундый фикер белән тәмамлыйсы килә: Башкортстан татарлары мәсьәләсе фән объекты буларак катлаулы түгел. Ул бер үк вакытта сәясәт объектына әйләнүе нәтиҗәсендә катлауланган. Мәсьәләнең чишеле­ше галимнең сәяси басымнан никадәр азат булуына бәйләнгән.

Һәм, әлбәттә, фәнне сәясәткә буйсындыру түгел, ә сәясәтне фәнгә нигезләү дөрес булыр иде.

Р.СИБӘГАТОВ, Уфа дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире.

“Башкортстан татарлары” китабыннан. Казан, “Мәгариф”, 2002.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев