Мәдәни җомга

Балалы гаиләләргә нинди пособиеләр каралган?

Биш ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 10 меңгә артты.

Быел балалары булган гаиләләргә социаль түләүләр 11 процентка арткан. 3 яшьтән 7 яшькә кадәр пособиене түләгәндә хәзер гаиләнең керемен исәпкә алачаклар.
Балалы гаиләләргә социаль яклау бүлеге аша күрсәтелә торган дәүләт ярдәменә кагылышлы сорауларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җавап бирде.

 

 

– Эльмира Әмировна, Татарстанда балалы гаиләләр күпме? Аларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең дә файдасы зурдыр?
 Безнең министрлык аша балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм беренче чиратта, хәерчелек белән көрәшне күз алдында тоткан илкүләм программага нигезләнгән. Россия Президенты Владимир Путинның 474нче карары белән 2030 елга кадәр 2017 елда булган хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү максаты куелды. Гаиләдә бер кеше башына керем яшәү минимумыннан азрак булган (бүген республикада яшәү минимумы 9955 сум) гаиләләр хәерчелек реестрына керә. Андыйлар Татарстанда 164 мең 300 кеше санала. Аларның 90 проценты балалы гаиләләр, 35 проценты күп балалылар. Татарстанның Сәламәтлек саклау; Мәгариф һәм фән; Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары бюджетларыннан бу гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Быел әлеге социаль түләүләр 11 процентка артты. Шунысын да әйтергә кирәк, дәүләт ярдәменең файдасы бар. Бу гаиләнең материаль ягын гына түгел, демографияне яхшыртырга да ярдәм итте. Әйтик, 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр республикада 2016 елда 30 меңнән аз гына артыграк саналса, хәзер күп балалылар саны 40 меңгә якын. Биш ел эчендә 10 меңгә арту әйбәт күрсәткеч.

– Авыл җирендә баласы туган яшь әниләргә түләнә торган дәүләт ярдәменә дә күпләр сөенә.
– Әлеге дәүләт ярдәме шулай ук демографик хәлне яхшыртырга булышты. Авыл җирендә кимендә өч ел яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кыз беренче баласын тапканда бер тапкыр 25 мең сум, 29 яше тулмаган хатын-кыз өченче сабыен тапса, 100 мең сум пособие ала. Без бу акчаны балага кием-салым, карават, башка кирәк-яраклар алыр өчен тоталардыр дип уйлаган идек. Баксаң, ул гаиләнең гомуми чыгымнарын каплар өчен файдалы икән. Бу акчаны ипотека түләүгә, хәтта торак алуга тотучылар бар. Авыл җире өчен 100 мең сум торак шартларын яхшыртканда ярыйсы гына ярдәм. 2018 елдан бирле әлеге дәүләт ярдәменнән авылда яшәүче 7 130 әни файдаланган. Әлеге пособие аркасында өченче һәм аннан соңгы баласын табучылар 1-2 процентка арткан.

– Республикада күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм каралган?
– Бу категориягә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр керә. Республикада аларга коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 30 процент ташлама каралган. Шулай ук алты яшькә кадәр һәр балага дарулар алганда субсидия һәм юлда йөргән өчен ай саен субсидия бирелә. Әгәр гаиләдә өч игезәк туса, һәрберсенә 10 мең сум түләнә. Моннан тыш 1,5 яшькә кадәр ай саен 1әр мең сум пособие өстәп түләнә. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган “Ана даны” медаленә лаек үрнәк гаиләләргә, һәр балага 5әр мең сум бирелә. Балалар бакчасына түләгәндә ташламалар каралган. Әйтик, гаиләдә беренче балага түләгән сумманың 20 проценты, икенче балага 50 проценты, өченчесенә 70 проценты компенсацияләнә. Президент ярдәме белән яшәү минимумыннан азрак керемле күп балалы гаиләләргә компенсация100 процентны тәшкил итә. Ягъни аларның балалары бакчага бушлай йөри. Айлык кереме 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә өстәмә компенсация каралган.

– Аз керемле гаиләләргә тагын нинди ярдәм каралган?
– Беренче балага түләнә торган федераль түләүне – халык телендәге “Путин акчасы”н әйтми мөмкин түгел. Гаиләнең кереме бер кеше башына икеләтелгән яшәү минимумыннан азрак булганда, балага өч яшькә кадәр 9713 сум акча түләнә. 2018 елдан бу ярдәмне 29770 кеше алды. Соңгы елларда беренче баласын табучылар саны арта дип әйтеп булмый. Ун ел элек беренче тапкыр 24-25 яшьтә әни булсалар, хәзер хатын-кыз бик ашыкмый, 27-29 яшендә генә беренче баласын таба. Безнең төбәктә вазгыять артык кискен түгел. Бу пособиенең түләнүе дә гаиләләргә уңай тәэсир итә.
Болардан тыш Татарстанда 3 яшькәчә баласы булган аз керемле гаиләләргә дару алыр өчен елына ике тапкыр бишәр мең сум ярдәм каралган. Аннары бала тудыру йортыннан чыкканда 8801 сумлык бүләк бирелә. Ул комплектка гигиена кирәк-яракларыннан алып кышкы комбинезонга кадәр кертелгән. Барысы да диярлек үзебезнең республикада җитештерелгән торварлар. Бу максатларда быел бюджеттан 42 миллион сум акча каралган. Әлеге сумма 4400 әнине комплект белән тәэмин итәргә җитәчәк.

– 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга пособие түләүдә нинди үзгәрешләр бар?
— Элек бу пособие һәр балага яшәү минимумының 50 процент күләмендә түләнә иде. 1 апрельдән пособиене билгеләгәндә гаиләнең мөлкәте, кереме исәпкә алыначак. Гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга кирәк булачак. Гаилә турында мәгълүмат ведомстволар аша җыелачак. Шуңа да минем ул милкем юк дип килешмәү очраклары булганда социаль яклау бүлекләренә түгел, ә Росреестр идарәсендә мәсьәләне хәл итү дөресрәк булачак. Милек дигәндә гаиләнең машинасы, йорты, бакчалары да исәпкә алына. Кайсы вакыт аз керемле дип саналган гаилә кыйммәтле чит ил машинасында йөри, шуңа да бу мәсьәләдә гадел булырга кирәк. Гаилә исемендә берничә шәхси йорт икән, мәйдан бер кеше башына 40 квадрат метрдан артмаска тиеш, биш елдан искерәк техника исәпкә алынмый. Шулай ук күп балалы гаилә, яки инвалидны йөртер өчен машинаны махсус алган икән, ул да саналмый. Бары рәсми керем генә исәпкә алына. Элек инвалид баланы караган өчен пенсия суммасы керемгә кушыла иде, хәзер алай түгел, пенсия суммасы керми. Әгәр дә кеше тумыштан 1 группа инвалид баласын карый икән, 3 яшькә кадәр декрет ялында булса, 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укыса бу категория кешеләрнең керемнәре юк дип исәпләнә, аларга пособие каралган. Шулай ук хәрби хезмәттән кайтканнарга, төрмәдән чыгучыларга өч ай дәвамында, эшсезләргә 6 ай дәвамында рәсми керем таләп ителми. Армиядән кайткан кеше икенче көнгә үк эш таба алмавын аңлыйбыз. Тик өч айдан соң да эшсез йөрү хупланмый. Бүген хезмәт базарында 45 меңнән артык вакансия булганда, эш табарга була, шуңа да өч айдан соң рәсми керем турында мәгълүмат таләп ителә. Яңа кагыйдәләр буенча пособие төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50% – 4997 сум, 75% – 7496 сум һәм 100 % –9995 сум күләмендә түләнә.

 

Аз керемле балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме (айлык керем бер кеше башына яшәү минимумыннан азрак булганда):
16 яшь тулганчы балага пособие (укучы балага 18 яшькә кадәр)
Бер балага 348 сум
Баласын әни кеше ялгыз үстергән очракта 918 сум
Әтисе хәрби хезмәттә булган балага 519 сум

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: