Мәдәни җомга

Балаң мәктәпкә әзерме? 

Хәзер баласын мәктәпкә 1 нче сыйныфка әзерлексез кертүче юк диярлек.

Балалар бакчасында, ул барасы мәктәпнең махсус әзерлек курсына йөрүдән башлап, һәртөрле махсус мәктәпкә әзерлек үзәкләренә йөртү модага керде. Баланың бер минуты да бушка үтәргә тиеш түгел дип санаучы әниләр сабыйларын “бишектән үстерү үзәкләре”нә йөртеп,  тәпи киткәнче үк укырга-язарга, санарга өйрәтергә тырыша. Хәзер беренче сыйныфка барасы бала гадәттә укый-яза,  куша-ала белергә тиеш дип уйлыйлар. Ләкин бу күнекмәләргә ия булу әле ул баланың мәктәпкә әзерлеген күрсәтә алмый икән. Әйтик, бала укый-яза белергә мөмкин, ә мәктәпкә ни өчен баруын, нинди максат куелуын аңламаска мөмкин. Нәтиҗәдә, балага 1-2 айдан мәктәптә күңелсез, эч пошыргыч булып тоела башлаячак. Бу хакта педагог, нейропсихолог, “Әлиф” балалар үзәген оештыручы һәм аның җитәкчесе Нуршат ханым ГАЛИМОВА белән әңгәмә кордык.


– Нуршат ханым, “Әлиф” үзәген оештыру нидән башланды? 

– Мин үзем Сабада туып-үстем, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, медик булырга теләсәм дә, әнием сүзен тыңлап,  Арча педагогика колледжына укырга киттем. Аннан инглиз теле һәм информатика укытучысы белгечлеге алып чыктым.  Аннары соң мәктәптә, китапханәдә, хәтта сәүдәдә эшләп карадым, ләкин үз-үземне тапмадым. Тагын татар-төрек лицеена әйләнеп кайттым, инглиз телендә информатика укыттым. Тик эшем әлләни канәгатьләнү китерми иде. 25 яшьтә кияүгә чыктым. Ирем дә математик, айтишник, педагог, менә ул үз эшен бик яратып башкара иде һәм  бу мине нык кызыктырды... Беренче көткән улыбыз үле туды. Бик авыр чаклар иде. Ләкин бу сынау мине сындырмады, иманым тагын да көчәйде. 5 нче сыйныфтан башлап Сабада Гөлнур абыстайдан сабак алган идем, менә шул сабаклар миңа киләчәктә яшәү өчен нигез булды. Төшенкелеккә бирелмәдек, бер елдан икенче сабыебызны көтә башладык. Йөклелек бик авыр узды, кыз балабыз дөньяга кесарево ысулы белән килде. Бала елый, мин тәҗрибәсез, курка, каушый идем. Акрын гына икебез дә “үстек”. Ләкин чираттагы прививкадан соң рәхәтләнеп җөмләләр белән сөйләшкән яшь тә 7 айлык бала сөйләшми башлады... 

– Бу сынауны да җиңеп чыгарга юллар тапкансыз... 

– Без бик күп белгечләргә йөрдек. Баланы “аякка бастырырга” кирәк иде. Шул чорда бер дус кызым шалтыратып, нейропсихология буенча курсларга чакырды. Балачак хыялым (медик булу)  җанланып китте. Бала кечкенә, мең мәшәкать килеп  чыкса да, җаен табып укый башладым, аны бик яхшы белгечләр, нейропсихология буенча зур галимнәр оештырган иде. Алар белән киңәшеп, бала белән иртә-кич шөгыльләнә башладык. Нәтиҗәсе тиз күренде: бала яңадан тернәкләнеп китте, сөйләшә башлады. Аннары бу хакта “сарафан радиосы” аша ишетеп, балалары үсешендә төрле тоткарлыклар килеп чыккан башка әти-әниләр шалтырата башлады. Каршы килмәдем, балалар белән шөгыльләнә башладым. Курсларны тәмамлап, нейропсихолог белгечлеге алып чыктым. Инде балалар белән өйдә генә шөгыльләнү кыен иде, ирем проект ачарга тәкъдим итте. 

– “Әлиф” үзәге идеясе шулай барлыкка килдеме? 

– Әйе, узган ел рамазан аенда арендага бина алып, эшне башлап җибәрдек. Аллаһ шул арада тагын бер бәби бүләк итте. Педагогларны үзәккә җиз иләктән иләп җыябыз. Үзебез дә укытабыз. Үзәк мәктәпкә әзерлек юнәлешендә эшли, безгә 4 яшьтән башлап йөрергә була. Бала безгә Аллаһыдан әманәт ул, шуңа күрә сабыйлар үсешенең һәр ягын – акыл, әхлак, физик мөмкинлекләрен чарлауны күздә тотып төзелгән авторлык программаларыбыз нигезендә эшлибез. 

– Бер танышымның улы быел мәктәпкә барырга җыена. Әнисе: “Укыр­га-язарга өйрәттек инде, шәп айфон гына алып бирәсе калды”, – ди. Сезнеңчә, мәктәпкә әзер бала ул нинди? 

– Мәктәпкә әзер бала үзенең ни өчен мәктәпкә барачагын белә.  Анда укуга, белемгә кызыксыну уянырга тиеш. Ул барлык предметларны яхшы укымаска да мөмкин, тик ул кызыксыну, белемгә омтылыш белән яшәргә тиеш. Ә балага кыйммәтле телефон алып бирү кирәкми. Телефон бары тик аралашу чарасы гына булырга мөмкин. Интернетлы телефонда көне буе челтәрдә утыру яисә өзлексез уеннар уйнау уйлау сәләтен киметә, баланың холкына зыян сала, физик саулыгын да какшата. Уеннарның файдалысы да була, тик алар кыска вакыт аралыгында, олылар күзәтүендә уйналса гына яхшы.

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: