Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Бакыйлыкка күчкән татар авыллары эзеннән

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юкка чыккан авыллар турында белешмә-китап әзерләде. Ул 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр исемлектән сызылган 1 меңгә якын авылны үз эченә ала. Проектның җитәкчесе - академик Рафаэль Шәйдуллин. Югалган татар авыллары турында Рафаэль әфәнде һаман әрнеп сөйли. - 2007 елда "Исчезнувшие деревни России" китабы...

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юкка чыккан авыллар турында белешмә-китап әзерләде. Ул 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр исемлектән сызылган 1 меңгә якын авылны үз эченә ала. Проектның җитәкчесе - академик Рафаэль Шәйдуллин. Югалган татар авыллары турында Рафаэль әфәнде һаман әрнеп сөйли.
- 2007 елда "Исчезнувшие деревни России" китабы дөнья күрде. Азнакай районында да үз авылларын барлаган "Хәтер түрендәге авыллар" исемле хезмәт басылды.
Әмма юкка чыккан торак пунктларының төгәл саны әлегә билгеле түгел. Китапны төзегәндә районнарның исемнәре еш үзгәреп торуы, колхозларның эреләндерелә баруы авырлык тудырды. Авыллар этаплап юкка чык­кан. Беренче кыскару 1930 елларда - коллективлаштырудан башланган. Колхозлар төзегәндә "перспективасыз" авылларны күченергә мәҗбүр иткәннәр. 3-7 хуҗалыклы авыллар юкка чыккан. Икенче этап 1949-1980 елларда, колхозларны эреләндергәндә башкарылган. 50 кешедән кимрәк халык яшәгән торак пунктларын исемлектән сызганнар. Бу чорда колхозлар саны да ике мәртәбә кимегән. Хәтта уртакул авыллар да күченгән. Өченче этап - Куйбышев сусаклагычы төзелгән вакытта үткән. Бик күп авыллар су астында калды. Бу җирләрдә көн итүчеләр зур авылларга түгел, шәһәрләргә күченгән.
Халык, әлбәттә, рәхәт тормыштан күченмәгән. Россия­дә гомер-гомергә авылларны кайгырту җитмәде. Асфальт юллар юк, мәктәп юк, эш урыннары булмау халыкны изалый. Гайрәтне чигергеч авыр хезмәт, аңа түләүнең аз булуы үскән бер буынны авылдан аера барды.
Авыллар саны кимүнең тагын бер сәбәбе - шәһәр янындагы авылларның шәһәргә кушылуы. Казан, Әлмәт, Урыссу тирәсендә хәтсез генә авылларның исемнәре юкка чыккан. Казан тирәсе бистәләре - шул авыллар ул. Авылларның тарихын саклау әһәмиятле. Чөнки ул безнең милли тарих. Аны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Һәркем үзенең кайсы авылдан чыкканын, тамырларын, шәҗәрәсен белергә тиеш.
Юкка чыккан Татарстан авыллары тарихын барлау эшенә тотынган энтузиастлар да бар. Актаныш районында яшәүче укытучы Илназ Шәрипов 2013 елда "avyllarrt.com" сайтын булдырган иде. Ул хәстәрләгән исемлеккә 500 авыл кергән. Илназ бу эшкә үз теләге белән алынган. Сайтта махсус анкета бар. Теләгән һәркем үзе белгән авыл турында анда мәгълүмат калдыра ала.
Идел буе авыл салу өчен бик уңайлы җирләр. Дөрес, Идел буенда ачлык та еш кабатланып торган. XVIII гасыр ахырыннан башлап Бөек Ватан сугышы тәмамланганчыга кадәр, һәр ике ел саен ачлык булган. Әмма авыллар юкка чыгуның сәбәбе табигать катаклизмнары түгел. Сәбәбе - җирнең хуҗасын - җирдән биздерүдә, дәүләт сәясәтенең крестьянга үзе эшкәрткән җирнең хуҗасы булырга ирек бирмәвендә. Бу Бөек Октябрь революциясеннән соң башланган. 70 ел буе барган ялгыш сәясәтне "перестройка" белән генә сипләп төзәтеп куеп булмый. Моның өчен кешеләрнең аңын үзгәртергә кирәк.
Беткән авылның яңадан тернәкләнеп китүенә ышану кыен, әлбәттә. Әмма бетү чигенә җитеп килгән авылына кайтып булышкан: асфальт юл салдырган, су үткәргән, чишмә казыткан, мәчет салдырган игелекле татарлар барлыгын беләбез.
Яшьләрне авылга кайтару буенча дәүләт программалары да бар. Әйтик, авылда йорт салучы яшьләргә ярдәм йөзеннән төзелешкә тотылган чыгымнарның 70 процентын дәүләт каплый. Авылга эшкә кайткан табибләргә 1 миллион сум ярдәм акчасы бирелә. Яшь укытучыларга хезмәт хакына өстәмә түләнә. Әмма шушы мөмкинлекләргә карамастан, 2010 елдан 2016 елга кадәр тагын 36 авыл исемлектән сызылган...
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары татар эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев - татар авыллары тормышын өйрәнеп, күзәтеп баручы аналитик. Бакыйлыкка күчкән татар авыллары өчен ул да ачына. "Һәр милләтнең үз яшәү рәвеше бар. Татарныкы шуның белән үзенчәлекле - ул авыл милләте. Шуңа күрә авылларның бетә баруы безнең өчен милләт үлеме белән бер. Хәзер татарларның 25 проценты авылларда яши. Аның да күбесе пенсионерлар. Тагын 15 елдан авылда 5-7 процент кеше калачак. Халык авыл тормышыннан, җирдән бизде. Җирнең кадере юк, су буйлары чүп түгү урыны булып калды. Хәзер кеше бакчасына бәрәңге дә утыртмый. Татар халкында "җир-ана" дигән төшенчә бар. Ягъни җир кеше өчен ана кебек кадерле булырга тиеш. Элегрәк авылда ике күрше арасында ызан өчен гаугалар чыгып тора иде, кешенең үз җирен бирәсе килми иде. Бу кешенең үзен хуҗа итеп санавыннан. Россиядәге иң зур авылларның берсе Урта Әләзән авылында 7 нәсел яши. Шушы 7 нәсел арасында ярыш, конкуренция бара. Авылның егәре дә шунда. Көрәш бетсә, егәр дә бетә, авыл сазлыкка әверелеп кала. Авылда яшәүнең үз фәлсәфәсе бар. Әйтик, сыер асрау өчен мал җанлы, йорт җанлы булырга кирәк. Ат җигә белү өчен дә гыйлем, осталык кирәк.
Авылны яшәтү өчен аны яңа форматка кертмичә булмый. Чөнки инде Әби патша заманыннан бирле авылның архитектурасын үзгәртүче юк. Мин Карелиядәге бер авылны беләм. Ул ат дагасы формасында төзелгән. Аны күрергә дип елына 5 мең турист килә. Ягъни һәр авыл үзенчәлекле, туризм объекты булырлык итеп эшләнергә тиеш. Авылда матур итеп яши белергә кирәк. Моның бездә үрнәкләре дә бар. Мәсәлән, Балтач районы Борбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев - үз авылының тормышын тулысынча үзгәрткән кеше. Ул яшьләрне баладан ук намазга бастырып, исерекләрне айнытып, буйдакларны өйләндереп йөри. Бу авылдан 11 кызны чит төбәкләргә килен итеп алып киткәннәр. Тәрбияле булуларына кызыгып киләләр икән. Авыллар өчен имамнар хәзерләүче 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да мактауга лаек. Ул шәкертләренә умартачылык һөнәрен өйрәтә.
Теләгәндә, беткән авылны да торгызып була. Моннан 10 ел элек Чуашстанның Якты Күл авылында кеше яшәми башлаган иде. Сәнҗәпов Рәшит атлы эшмәкәр егет бу җирләрне арендага алып эшкәртә башлады, биредә тормыш кайнап китте. Хәзер авылның элек булган нигезләрендә һәммәсендә кеше яши, менә дигән бай татар авылы.
Дөньяда барлык сугышлар, революцияләр дә нәкъ менә җир өчен барган. Кайчан да булса Россиядә дә җирнең кадере артыр, татар үзенең җирдән яратылганын аңлап, кендеге белән аңа берегәчәк әле.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев