Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

"Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта, кеше Аллаһы Тәгаләнең янәшәдә булуын аңлый..."

Тормыш сынаулары өметсезлек өчен сәбәп түгел, киресенчә, алар бездә сабырлык һәм максатчанлык тәрбияли. Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта, кеше Аллаһы Тәгаләнең янәшәдә булуын аңлый, Ул бары изгелек кенә тели...

Кеше тормышында күңелсез һәм авыр, көтелмәгән хәлләр күп була: гаилә һәм сәламәтлек белән бәйле мәшәкатьләр, законнарның бозылуы һ. б.

Ислам дине бу авырлыкларның барлыкка килү сәбәбен аңлатып бирә. Бу хакта Коръәннең түбәндәге аятендә дә телгә алына: «(И, кеше!) Сиңа берәр яхшылык килсә, ул (синең тырышлыгың белән булмыйча,) – Аллаһтан. Әмма сиңа берәр начарлык килсә, (ул да сәбәп булу ягыннан) синең үзеңнән. <…>» (“Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсе, 79-нчы аять). «Синең үзеңнән» дигән сүзләр гөнаһ аркасында җәза дигәнне аңлата. Әмма Аллаһы Тәгалә кыенлык аша кешене күтәрергә тели: “Кылган (начар) нәрсәләрнең (бөтенесенең җәзасын Ахирәттә биргәнче,) бер өлешен (дөньяда ук) аларга татытыр өчен, кешеләрнең куллары казанган (начар) нәрсәләр сәбәпле корыда һәм диңгездә бозыклык барлыкка килде. Бәлки, алар (гөнаһлардан) кайтырлар” (“Әр-Рум” (Румлылар) сүрәсе, 41-нче аять).

 Туры юлга кайту – кеше өчен ике дөньяда да иң зур уңыш ул. Туры юлдан бару – кешене тәрбияли, аны гөнаһлардан арындыра, әйберләрнең асылын аңларга мөмкинлек бирә. Әбу Сәид әл-Худри һәм Әбу Һүрайра сүзләреннән килгәнчә (Аллаһы алардан разый булсын), Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Мөселман кешесенә ни генә кагылмасын, бу ару, авыру, борчылу, кайгы-хәсрәт, күңелсезлек яисә хәтта чәнечкеле әйбер кадалу булырга мөмкин, Аллаһы Тәгалә моның өчен аның гөнаһларын һичшиксез кичерер” (Әл-Бохари).

Кешегә үз-үзеңне камилләштерү юлында җиңәргә туры килә торган мәсьәләләрнең берсе – наданлык. Ул кешене тормышны катлауландыра һәм авырлыкларның сәбәбе булып тора торган гамәлләргә этәрә. Мөэмин-мөселманның бурычы – белем алу һәм башкаларны яхшылыкка өндәү: “Арагызда (дини һәм дөньяви) хәергә (файдалы эшләргә) чакыра, яхшы гамәлләрне (кылуны) әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр” (“Әлү Гыймран” (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 104-нче аять).

 

Кешегә үзлегеңнән белем алу эшендә тырышлыклар куеп, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ катлаулы булмаган киңәшләрен тормышка ашыра башлау кирәк, моның җимешләре үзен озак көттермәячәк. Мисал өчен, Умм Сәламә (Аллаһы аңардан разый булсын), болай дип сөйләгән: “Мин Аллаһы Илчесенең ﷺ болай дип сөйләгәнен ишеттем: “Әгәр дә Аллаһы колларының кайсына да булса кайгы-хәсрәт килсә һәм ул: “Хакыйкатьтә, без Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз! И Раббым, хәсрәткә алмашка миңа хәерлесен насыйп әйлә һәм әҗер-савапларыңны бир!” – дисә, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны әҗер-саваплар белән бүләкләр һәм хәерлесен бирер” (Мөслим). Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ  авыру кешенең хәлен белергә килгән һәм аның хәле бик авыр икәнен күреп, аннан сораган: “Син догалар кылмыйсың, Раббыбыздан сорамыйсыңмы?” Авыру кеше җавап биргән: “Әйе, мин әйтәм: “Ий Аллаһы, әгәр Син миңа Ахирәттә җәза бирәсең икән, аны бу дөньяда арттырсаң идең”. Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Аллаһы Бөек! Хакыйкатьтә, син аны күтәрә алмаячаксың! Ә ни өчен сиңа болай дип дога кылмаска: “Ий Аллаһы, безне бу дөньяда һәм ахирәттә рәхмәтең белән бүләклә, һәм безне Җәһәннәм газабыннан сакла”?! Шуннан соң теге кеше дога кылган һәм Раббыбыз аңа шифасын биргән” (Мөслим).

Тормыш сынаулары өметсезлек өчен сәбәп түгел, киресенчә, алар бездә сабырлык һәм максатчанлык тәрбияли. Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта, кеше Аллаһы Тәгаләнең янәшәдә булуын аңлый, Ул бары изгелек кенә тели. “<...> Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен начарлык! (Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын) Аллаһ белә, сез исә белмисез!” (Әл-Бәкара (Сыер) сүрәсе, 216-нчы аять).

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда тырышлык куючыларны әҗер-савап белән шатландыра: (Дусларыбызның) Янтыклары (тәһәҗҗүд намазы укыр өчен) ятаклардан аерыла. (Гыйбадәтләре кабул булмас дигән) Курку белән һәм (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәм дигән) өмет белән Раббыларына ялваралар, аларны Без ризыкландырган нәрсәләрдән (хәерле эшләргә) сарыф итәләр. (Дөньяда) Кылган (хәерле) эшләре өчен күзләргә куаныч (китерүгә сәбәп) булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем (хәтта иң олуг фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә) белми” (“Әс-Сәҗдә” (Сәҗдә) сүрәсе, 16-17-нче аятьләр).

Ике дөньяда да бәхетле булу өчен, Аллаһы Тәгалә барыбызга да үз мөмкинлекләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсә иде. Әмин!

 

http://dumrt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев