Мәдәни җомга

Авылдан килгән ит әле ул хәләл дигән сүз түгел

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин матбугат очрашуында гарәпчә “ләзиз” дип язылган казылыкларның хәләл булмавы турында искәртте.

Әгәр дә анда “хәләл” дигән тамга юк икән, гарәп теленнән тәмле дип тәрҗемә ителгән “ләзиз” сүзенә генә таянырга кирәкми. Тышлыгын яшел төстә ясап, “мөселман казылыгы” диелсә дә, ул әле хәләл дигән сүз түгел. Намуссыз җитештерүчеләр мәчет яки ай рәсемен куеп та, кешенең башын бутарга мөмкин. Кайбер кешеләр авылдан килгән итне дә хәләл дип уйлап ялгыша икән.  

Ә менә “хәләл” дип язылып та, составында дуңгыз ите булган казылык ашасаң, гөнаһы кемгә?
– Гөнаһы шул ризыкны җитештерүчегә, әма аны ашаган кешенең кырык көн догасы кабул булмый, – дип җавап бирде бу сорауга Ирек хәзрәт.
Ул чыгышында тагын бер проблемага тукталды. «Росстандарт”та „Хәләл“ сертификатын бирү хокукына ия булган утыз оешма теркәлгән. Алар арасында җитәкчеләре мөселман булмаганнары да бар икән.
Белгәнегезчә, мөселман кешесенә үләксә ите, кан, дуңгыз ите, Аллаһ исеме белән чалынмаган терлек, ерткыч җәнлек һәм ерткыч кошларны куллану тыела.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: