Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Автокресло коткармый димәгез, акчагызны кызганмагыз!

Ел башланды гына, кызганыч, республикада балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 9 бала һәлак булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре бала гомеренә җитди карарга, юлларда игътибарлы булырга куша. Куркынычсызлыкны саклауда иң кирәклесе юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм баланы махсус креслода йөртү, дип саный.

Бәйрәм арасында Чистай – Аксубай – Нурлат автоюлының 49нчы чакрымында һәлакәт була. “Шевроле Круз” машинасы куркынычсыз тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан һәм “Тойота” машинасы белән бәрелешкән. Кызганыч, авариядә “Шевроле”да утырган пассажир шунда ук һәлак булган, тагын өчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Алар арасында 8 яшьлек бала да бар. Ул арткы утыргычта, махсус автокреслода булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре, нәкъ менә махсус җайланма баланың гомерен саклаган дип фаразлый. 

Тагын бер очрак: 8 гыйнварда Казан – Шәмәрдән юлында “Рено” автомобилен йөртүче идарәне югалтып, юл читенә очкан. Машина йөртүченең хатыны, өч һәм биш яшьлек балалары куркынычсызлык каешын эләктергәнгә, махсус креслода булганга гына җиңелчә имгәнеп, котылганнар.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, баланы махсус креслода йөртү юл һәлакәтләрдә үлем очракларын 54 процентка, ә имгәнүләрне 76 процентка киметә икән. Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9нчы пункты буенча 7-11 яшьлек балаларны җиңел автомобильнең арткы урындыгында куркынычсызлык каешын эләктереп йөртергә рөхсәт ителә. Тик җиңел автомобильдәге каеш гадәттә, буе 150 сантиметр һәм аннан озынрак кешеләргә исәпләнгән. Шуңа да каеш баланы тиешенчә сакламый, ул аның муены аша үтәргә мөмкин. Моның исә, киресенчә, һәлакәт вакытында зыян китерүе бар. Шуңа да дәүләт автоинспекциясе 12 яшь тулганчы баланы махсус автокреслода йөртергә киңәш итә. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре бала гомеренә җитди карарга, юлларда игътибарлы булырга куша. Куркынычсызлыкны саклауда иң кирәклесе юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм баланы махсус креслода йөртү, дип саный. 

Ничек сайларга? 
Автокресло баланың авырлыгына, буена туры килсен. 
Кайбер кеше креслога алмашка төрле адаптерлар куллана. Тик «ФЭСТ»лар баланы кресло кебек үк сакламый, алар ышанычлы түгел. 
Автокресло Европа куркынычсызлык стандартларына туры килергә тиеш. 
Автокреслоны автомобиль салонына дөрес урнаштыру да мөһим. Моның өчен башта инструкцияне җентекләп укырга киңәш ителә. 
Машинада куркынычсызлык мендәре бар икән, креслоны арткы утыргычка урнаштыру хәерлерәк.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев