Мәдәни җомга

Һаман яныйлар: коллекторлардан ничек котылырга?

Коллекторларның бурычларны кайтару өчен теләсә нинди җан өшеткеч юлларга баруы турында күпләрнең ишеткәне бардыр.

Бурычлыларга көн дәвамында әллә ничә тапкыр шалтыратып, теңкәләренә тиеп кенә калмыйча, хәтта җинаятькә дә бара алар. Шушы көннәрдә, әнә, Казанда ике коллектор бер хатынның өенә үтеп кереп, аны кыйнап чыккан. Хәзер тикшерү бара.

“Очраклы” поручитель
Кредит рәсмиләштергәндә поручитель буларак язылган кешеләр коллекторлардан  аеруча еш газап чигә.
...Бу хәл Нурлат егете Илшат белән бер ел элек башланган. Аның телефонына коллекторлардан бертуктаусыз шалтыратулар керә башлаган. “Сергей Атамановның (исеме-фамилиясе алыштырылды – Авт.) билгеле бер күләмдә бурычы бар. Төгәлрәк мәгълүматны белер өчен шундый-шундый телефон номерына шалтыратыгыз”. Шалтыратулар саны көненә егермегә кадәр җиткән һәм егетне тәмам чыгарыннан чыгарган.
Соңыннан ачыкланганча, Илшатны берәү кредит буенча үз поручителе итеп яздырган. Ә ул кеше аның элеккеге хезмәттәше булып чыккан, алар соңгы тапкыр 15 ел элек күрешкәннәр икән.
Һәрчак төрле номерлардан шалтыраталар. Инде егеткә телефонына чит номерлардан килгән шалтыратуларны автомат рәвештә “кара исемлек”кә кертергә туры килгән. Әмма шалтыратулар туктамаган, әлеге мәсьәләне үзе генә хәл итә алмавын аңлагач, егет бу коллекторларга карата прокуратурага шикаять язган.

Ничек көрәшергә?
Коллекторлык фирмалары алда тасвирланган ысул белән эш итәргә хокуклымы? Гамәлдәге кануннар тарафыннан аларның эшенә карата таләпләр нинди? Коллекторлар яный икән, нишләргә? Безнең белгеч – юрист Марат Гайнуллин белән әлеге сорауларга җавап эзләдек.
– Шикле эшчәнлек белән шөгыльләнә торган компанияләр теоретик яктан “хокукый кыр”да эшли. Безнең илдә “микрофинанс оешмалары” буларак эшчәнлек алып бара торган коллекторлык контораларына эш итәргә мөмкинлек бирә торган канун базасы бар. Алар озак вакыт түләнмәгән, срогы чыккан бурычларны кайтаруда физик һәм юридик затларга ярдәм күрсәтә. Коллекторлар эшчәнлеге турындагы канун 2016 елда кабул ителде һәм шуннан бирле үзгәрмәде. Ул мондый фирма вәкилләренең хокукларын һәм бурычларын күрсәтә, аларга карата таләпләр билгели. Бурычларны кайтару буенча “ярдәм” күрсәтә торган оешма дәүләт реестрына кертелгәннән соң гына, рәсми рәвештә эшли ала. Әгәр дә компания реестрга кертелмәгән булса, аның эшчәнлеге канунга каршы бара, – ди белгеч.

– Бурычларны кайтаруда ярдәм итүчеләрнең эшчәнлеген кем контрольдә тота?
– «Коллекторлык фирмалары реестры» 2017 елда барлыкка килгән, аны Суд приставларының федераль хезмәте алып бара. Ул аларның эшчәнлеген контрольдә тота, һәм хокук бозулар ачыкланганда реестрдан алып ташларга мөмкин. Шул рәвешле компания рәсми рәвештә эшләү хокукын югалта ала.

– Коллекторлар бурычлыларга шалтыратырга һәм аларның өйләренә килергә хокуклымы?
– Канун буенча, мондый фирма вәкилләре бурычлы белән аралашуның билгеле бер тәртибен үтәргә тиеш. Гомуми таләпләр нигезендә, «йогынты ясау чарасы сыйфатында» – шәхси очрашулар, телефоннан шалтыратулар, смс-хәбәрләр һәм хатлар да кулланылырга мөмкин. Әмма җаның күпме тели, шуның кадәр ешлыкта бурычлының эшенә, өенә килү, аны озатып куюга коллекторның хокукы юк. Очрашулар атнага бер тапкырдан артык булмаска тиеш. Телефон шалтыратулары өчен дә билгеле бер таләп бар – көненә бер тапкыр гына. Атна дәвамында ул ике шалтыратудан да артмаска тиеш. Шулай ук аларның бурычлыларны кичке, төнге вакытта борчырга хаклары юк. Шалтыратулар һәм күрешүләр эш көннәрендә иртәнге 10нан – кичке сәгать 8гә кадәр тыелган. Ял һәм бәйрәмнәрдә кичке 8дән – иртәнге 9га кадәр бурычлыны берничек тә “борчырга” ярамый.

Әгәр дә заемщик сөйләшергә һәм көтелмәгән кунакларны өенә кертергә теләми икән, ул алар алдында ук ишекне ябып куярга яки бөтенләй ачмаска да хокуклы. Фатирга көч кулланып үтеп керү һәм, бигрәк тә, милекне таләп итү яки тартып алу омтылышы – канун бозу булып тора.

– Коллекторлар бурычлыларның туганнарына шалтыратырга һәм аларның эшенә килергә хокуклымы?
– “Өченче” затлар: туганнар яки эш бирүчеләр белән аралашуда коллекторлык фирмаларының вәкаләтләре бөтенләй тар. Әгәр дә коллекторлар бурычлының эшенә килгән икән, димәк, алар инде канунны бозган, һәм аларның гамәлләренә карата тиешле хезмәтләргә хәбәр итәргә мөмкин. Аларның шулай ук бурычлының эшенә, җитәкчесенә, хезмәттәшләренә шалтыратырга хакы юк.

– Коллекторлар янаса кайда мөрәҗәгать итәргә?
 Коллекторлык фирмалары вәкилләре тарафыннан янаулар канун буенча тыелган. Бурычлыларга физик көч кенә түгел, психологик йогынты да кулланырга ярамый. “Текә егетләр”нең үтерү, кыйнау, имгәтү белән янаулары канунга каршы бара. Моңа шулай ук машинаны җимереп китү, дачага ут төртү, башка милекне юк итү кебек куркытулар да керә.
Әгәр шундый хәл килеп чыккан икән, зыян күрүче кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шикаятькә дәлил буларак телефон камерасына төшерелгән видео, видеорегистратор, шаһитларның күрсәтмәләре булган аудиоязма хезмәт итә ала. Янаулар тагын кабатлана икән, полициягә гариза язарга кирәк

– Чит кеше кредиты буенча коллекторлар шалтыратып интектерсә, кая шикаять итәргә?
– Кешенең банк алдында бурычы юк, тик аның телефон номеры хата китү аркасында коллекторлык базасына эләккән икән, бу бәйләнчекләрдән коткара алмый. Шундый очракларда банкка мөрәҗәгать итәргә һәм кредит буенча бурыч юклыгы турындагы белешмәне алырга кирәк. Тагын бер мисал, сез күптән түгел генә яңа телефон номеры алдыгыз, ди. Һәм әлеге номерның элекке хуҗасын эзләп, аның бурычын түләүне таләп итү фактлары да бар. Моның өчен элемтә операторы белән төзелгән килешүне алып, коллекторлык агентлыгына барырга һәм хәлне аңлатырга кирәк. Әгәр фирма башка шәһәрдә теркәлгән һәм офис белән элемтәгә керү мөмкинлеге булмаса, федераль приставлар хезмәтенең җирле бүлегенә шикаять белән мөрәҗәгать итү киңәш ителә. Моны  Федераль пристав хезмәтенең сайты аша онлайн эшләргә мөмкин. Шулай ук коллекторлык оешмасыннан кайсы банкта бурычыгыз барлыгын сорарга, шул банкка барып, бурычыгыз юклыгы турындагы белешмәне алырга кирәк. Әгәр дә янаулар дәвам итсә, полициягә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кала.

– Коллекторлар бурычлыны судка бирә аламы?
– Коллектор компанияләренең бурычлыны судка бирү өчен нигезләре һәм сәбәпләре юк, алар башкача эш итә. Шуңа күрә суд яки җинаять эзәрлекләве турында янаулар – бу бары куркыту гына.
Басымнан котылуның бердәнбер ысулы – хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү. Һәм бу вариант – иң нәтиҗәлесе.
Хәзерге вакытта коллекторлык агентлыкларына югары таләпләр куела. Аларның эшчәнлеге Федераль суд приставлары хезмәте һәм Үзәк банк тарафыннан контрольдә тотыл. Канунсыз эшләү аркасында “рәсми фирмалар” реестрыннан төшеп калу – алар өчен акча эшләү мөмкинлеген югалту.

 

Лилия Гайнуллина

"Шәһри Казан"

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: