Мәдәни җомга

АКШ таркала, ди. Бөек империя тарихта гына калмагае

Тарихның зәһәр генә итеп көлә торган гадәте бар икән бит ул. СССРның таркалуын кичекмәслек иткән август путчының 30 еллыгы АКШның Әфганстандагы фаҗигасе белән тәңгәл килде.

Таулы-комлы бу илне юкка гына “империяләр зираты” дип әйтмәгәннәрдер – әфган җирендә Британия империясенең кояшы сүнә башлаган, аннан соң Советлар Союзы, хәзер чират АКШка.

Бөтен охшашлыкны Әфганстан белән генә бәйләп булмый, әлбәттә. Сәбәпләрнең берсе – икътисад кризисы бер державада узган гасырның 70 елларында башланса, икенчесе бу полосага 2000 елларда килеп керде. Соцлагерь таркалгач, Вашингтон бөтен дөнья базарын үз кулына алып, долларга гына сатарга мәҗбүр итте итүен. Ләкин капитализм чәчәк атсын өчен ул капиталистик булмаган территорияләр исәбенә киңәергә тиеш. Долларны исәпсез бастыру ахыр чиктә кризиска китереп җиткерде – әүвәл 2008 елгысы, аннан соң 2020 елгы коронавирус белән бәйлесе. Нәтиҗәдә – АКШта урта сыйныф юкка чыга бара.

Белгечләр СССР белән АКШның тагын бер охшашлыгын дөньякүләм аренада үз-үзләрен тотышларында күрә: аларның һәркайсы үз моделен башкаларга көчләп такты. СССРның рухи абруен югалтуга күпләр 1968 елгы Прага язы белән Әфганстан гаепли дип исәпли. Аннан соң нәрсәләр булганын без бик яхшы хәтерлибез: Көнбатышка каршы тору мөмкинлеге ычкынгач, соцлагерь илләре бәйсезлек өчен көрәш башлады. АКШ исә соңгы ике дистә елда азатлык һәм демократия маягы булудан туктады – Гыйрак, Ливия, Әфганстандагы сугышлар элеккечә “ура” кычкырып кабул ителмәде.

Союздашлары бу адымнарны хупламады, ә Кытай белән Россия бер полярлы диктатурага каршы чыкты. СССР үз вакытында Көнбатыш Европадагы “бәрхет революцияләрен” хуплап, гаскәрләрен бу илләрдән чыгарса, АКШ үзенең хәрбиләрен Сүрия белән Әфганстаннан кайтарырга мәҗбүр булды.

Әлбәттә, АКШны әле бөтенләй исемлектән сызып атып, тарихта калган СССР белән тәңгәлләштереп булмый. Ул әле һаман дөнья дилбегәсен үз кулында тота. Әмма Көнбатыш Европа аңа элеккечә карамый инде: Франция белән Германия Европа союзы язмышын үз кулларына алу һәм НАТОны Европа армиясе белән алыштыру теләге барлыгын искәртеп торалар. Күп бәхәсләр тудырган “Төньяк агым-2” имзалануы да АКШның хәлсезлеген дәлилли.

Ике империя арасындагы иң нык охшашалык – рухи торгынлык, диләр белгечләр. Советлар чорында ул кухняда сөйләнгән сәяси анекдотлар һәм чит ил радиоларын тыңлау булса, океан артында 2000 еллар башыннан бирле “Америка хыялы”ннан көлү, тәнкыйть кискен артып китте. Монда да, тегендә дә үзгәртеп кору тарихның алдагы чорын тәнкыйтьләүдән башланды. Сталинчылык җинаятьләре, бер партияле диктатура, ГУЛАГлар – СССРның үткәне бары тик шул формадарак кына күрсәтелде.

АКШта исә Обама чорында хәрбиләрне сүгү, капитализмның кара якларын фаш итү башланды. Шул фонда күпләгән гади америкалының “Америка хыялы”на ышанычы бетте, полосалы-йолдызлы дәүләтнең тарихи миссиясе шик астына куелды. СССРдан аермалы буларак, ул әлегә Таркалган штатлар булырга җыенмый, ләкин Мәңгелек бит Җир йөзендә түгел ул. Тарих күпкә көчлерәк булган империяләрнең дә эреп юкка чыкканын хәтерли, АКШ кына искәрмә була алмастыр...

 

Фәнис Мотыйгуллин

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: