Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Адашкан күбәләк

4 айлар тирәсендә әни кеше баланың уенчыкка карамавын сизеп ала, табиб­ләргә мөрәҗәгать итә. Ике күзе дә сукыр, диләр…

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы. Р.Абязов оркестры музыкантлары чыгып утырды, маэстро бер мәлгә тынып калды. Тәгәрмәчле кәнәфидә нәфис гөл сабагыдай баланы алып чыктылар. Һәм җыр башланды. Тавышы көчле түгел, ләкин бу бала йөрәк тавышы белән җырлый иде. Аның һәр нотасы җанга килеп кагыла, күздән яшь бөртегенә әверелеп тама. Бу җырчы бала 18 нче музыка мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы, Казан хакиме стипендиаты Тимур Фазлыев икән. Бу кичәдә ул Я.Френкельның Р.Гамзатов сүзләренә иҗат иткән мәшһүр «Торналар» җырын башкарды. Соңрак аның шигырь укыганын тыңлау насыйп булды.

Мин кем булып туар идем икән
Тумаган да булсам кеше булып?
Бәлки бер кош? Шул кош 
                                  кунар тирәк?
Язгы ташкын, буран я болыт?..
 

Тимурның әнисе Светлана ханым белән бергәләп, сабый җырчының 13 еллык гомер тарихын барлыйбыз. 

Йөрмәячәк, күрмәячәк… 

Әнкәсенең кан басымы югары булу аркасында Тимур 7 айдан дөньяга килә. Башта бары да яхшы була, бала көрәя, үсә. Ләкин 4 айлар тирәсендә әни кеше баланың уенчыкка карамавын сизеп ала, табиб­ләргә мөрәҗәгать итә. Ике күзе дә сукыр, диләр… Петербургта берничә операция ясаталар, һәр наркоздан бала бик авырлык белән айный, ә өченчесеннән соң тәмам зәгыйфьләнә, аңа ДЦП диагнозы куялар. «Беренче ике елны томан эчендәге кебек яшәдем. Миңа диагнозлар белән килеш, берни эшләп булмаячак, диделәр: балаң беркайчан да сөйләшмәячәк, үсемлек кебек, ятып кына торачак…» Светлана ханым өчен тернәкләндерү үзәкләре буйлап йөрү башлана. Балага 5 яшькәчә өйгә кайтып та кермиләр. Нәтиҗәсе дә күренә: бала сөйләшә, интеллекты тулысынча сакланган, терәк белән булса да аякка бастыру өмете дә бар. Ә күзләренең беркайчан да күрмәячәге белән Тимур инде килешкән, аның башкача пычак астына ятасы килми. Тик үсә төшкәч, баланың тагын бер диагнозы өстәлә – оча– бот сөякләре дисплазиясе. Буыннар урыннарыннан чыга башлый. Кабат операцияләр, авырту, күз яшьләре, сызланулар… Тик Чабаксарда ясалган операция уңышсыз чыга, бала аякка басарга тиеш булса да, кабат көчле сызланулар белән газапланып, ятып торуга кала. Бәхеткә, Германиядән бер хирург риза булып, безнең табибләр хатасын төзәтергә алына. Тимурга бер-бер артлы ике операция ясыйлар, аннары ул ике ел утырып кына торырга мәҗбүр була, ниһаять, хәзер аңа актив тернәкләндерү рөхсәт иткәннәр: ул бассейнга йөри, мүкәләргә өйрәнә, акрынлап аякка бастырып карау… 

Җырлый торган малай

Гаҗәп: уеннардан торган гамьсез балачакны бөтенләй дә белмәгән, көн яктысын күрүдән мәхрүм, авыртулар белән җаны телгәләнгән орчык хәтле бала 5-6 яшьләрендә гел җырлый башлый. Җырлап сөйләшә, җырлап уйный… Лаеш тернәкләндерү үзәгендә курс узганда, педагоглар баланың бу сыйфатына игътибар итә. Беренче тапкыр Тимур сәхнәгә нәкъ менә Лаеш тернәкләндерү үзәгендә чыга. Җыр конкурсы була ул, бала анда «Голос» дигән әсәрне һәм украин телендә бишек җырын башкара. Телевизордан «Мөхтәшәм йөз ел» дигән төрек сериалы барган чак, Һүррәм солтан баласына үз туган телендә бишек җыры җырлый. Ул җыр Тимурга да бик ошый, өйрәнә дә, җырлый башлый. Бу конкурста җиңеп чыга. Аннары инде Тимурны хәйрия фонды вәкилләре күреп ала, конкурс, фестивальләргә чакыра башлый. 

Музыка иленә юл

Казанда музыка мәктәпләренә бирергә омтылышлар башта уңышсыз төгәлләнә. Авыру бала белән эшләү һәр педагогның да хәленнән килми. Бигрәк тә йөрми дә, күрми дә торган баланы укытырга алу өчен бик зур йөрәкле булырга кирәк. Ләкин баланың диагнозларыннан курыкмыйча, аны үстерергә, ачарга тәвәккәлләгән кешеләр табыла. Язмыш рәхмәте белән, Света ханым 18 нче музыка мәктәбе директоры Илзия Нурмөхәммәт кызы белән таныша. Ул Тимурны мәктәпкә тыңлап карарга чакыра. Тимурны укырга кабул итәләр, ул хәзер 3 сыйныфта, Венера Шәйдуллина сыйныфында вокал серләренә төшенә. Алар бер-берсеннән күп нәрсәгә өйрәнә. Педагогның тома сукыр һәм йөрми торган беренче укучысы лабаса ул. Нәтиҗәләре дә күз алдында: Тимур бүген күп санлы республика, бөтенроссия, халыкара җыр конкурсларында җиңүләр яулаган, Казан хакиме стипендиясенә лаек булган. Карантин вакытында бик күп халыкара җыр конкурслары онлайн уза. Тимурның да чыгышларын яздырып җибәрәләр. Берлинда, Италиядә үткән конкурсларда аңа 1 нче урынны бирәләр. Тимур бик актив тормыш рәвеше алып бара, хәйрия концертларында да еш чыгыш ясый. Хыяллары да бар: «Үз аягым белән кибеткә барырга һәм үзем теләгән әйберләрне сатып алырга телим. Тагын әниемне Төркиягә алып барасым килә…»

Сүзнең моңын тоеп… 

Светлана ханым татарча яхшы аңласа да, әдәби телдә үк сөйләшә белми. Ә менә Тимур туган телебездә шулкадәр матур, аһәңле итеп сөйләшә. Ничек? «Минем әтием татар, әнием рус милләтле иде, – дип аңлата Светлана ханым, – дәү әнием гомер буе безнең белән яшәде,Тимурны татарчага ул өйрәтте. Алар икесе бергә татар каналлары карады, җырлар тыңлады». Әбисе үлгәч, Тимур 2 ай берни эшләми – ТВ карамый, радио тыңламый, хәтта җырлаудан да туктый…

Апасы Диана, энекәшенең туган көненә багышлап, «Мой мир» дип аталган шигырь бүләк итә. Бу шигырь Тимур исеменнән язылган, дөньяны үзенчә генә тоючы баланың эчке дөньясын бәян итә. Тимур шушы шигырьне сөйләп, конкурсларда катнаша башлый. Аны дөрес интонация белән сөйләргә остазы Венера Тимерхан кызы өйрәтә. Шушы әсәр белән ул И.Крутой оештырган «Добрая волна» фестивалендә финалга уза. Аннары – Мәскәүдәге «Флинт» фестивалендә катнашу. Чыгыш ясагач, жюри киңәшмәсе вакытында: «Тимурның педагогы каршында баш иябез, ул шундый итеп сөйләде ки, безнең җаннар тетрәде…» – диләр. 

Аннары алып баручы Алмаз Мирзаянов Светага шалтыратып, аңа бик тә туры килгән шигырь бирергә теләвен әйтә. Нурлан Ганиевнең «Мин җыр булып туар идем» дигән әсәре була ул. Тимур аны сөйләгәндә йөрәктәге барлык зарлар, вак-төяк борчулар өчен бу якты кеше каршында чиксез оят булып китә. Бу шигырь белән Тимур «Татар сүзе» бәйгесендә дә катнашкан, аны Филармониядә үтәсе йомгаклау концертына чыгыш ясарга чакырганнар. 

Коръән нурын тойган 

Тимур берничә тапкыр «Зәкят» хәйрия фонды үткәргән чараларда татарча җырлап катнаша. Аны хәзрәтләр күреп, исләрендә калдыра. Озак та үтми, «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт аның янына килеп йөри башлый. Башта болай гына килә, танышалар, уртак тел табалар. Кайчандыр авырлыкны күтәрә алмыйча гаиләсеннән киткән әти кешегә карата сабый күңелендә берегеп үскән боз катламын бергәләп эретәләр. Аннары хәзрәт сүрәләр өйрәтә башлый. Атнасына икешәр тапкыр килеп сабак бирә. Тик пандемия чорында бу аралашу тукталып кала. Ләкин Тимур өчен бу сабакларның кирәген аңлаучылар бар, шөкер. «Благодарение» хәйрия фонды химаясе белән алга таба җырчы бала янына «Ирек» мәчете имамы Тимур хәзрәт килеп сабак бирәчәк. Бәләкәй Тимур инде «Ирек» мәчетендә берничә тапкыр булган, андагы затлы нәкышләрне бармаклары белән капшап, өйрәнеп чыккан. Өлкән Тимур белән бәләкәй Тимур шулай ук сәгатьләр буе сөйләшеп утыра ала икән. «40 кглы баланы күтәреп каядыр йөртү дә җиңел түгел. «Ирек» мәчетеннән исә өйгә килеп укытырга риза булдылар. Бу безнең өчен бик зур ярдәм», – ди Светлана. Бала кечерәк вакытта аны каядыр йөртү алай авыр булмаган әле. Хәзер дә зарланмый әни кеше, музыка мәктәбенә дәресләргә, төрле конкурсларга даими йөриләр. Светлана үзе рульдә, Мәскәүдәге конкурсларга да үзе машина белән алып бара.  

«Җыр дөньясында дуслар таптык»

«Мин беркайчан да кәефемне төшермим, – ди Светлана, – иң мөһиме, Тимурның тормышында яктылык таптык! Музыка белән шөгыльләнү аркасында баланың сөйләме тулысынча камилләште, барлык авазларны ачык әйтә башлады. Татарча шундый матур итеп сөйләшүе белән горурланам. Ул «Шаян ТВ» каналын, «Күңел» радиосын бик ярата. Мултикларны татарча тәрҗемәдә тыңлый. Мәктәптә дә туган тел итеп татар телен сайладык, аны өйгә килеп укыталар. 

Германиядә ике операция ясаттык, татар җырчылары бик нык ярдәм итте. Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Зөлфәт Зиннуровлар килеп йөри, аралашалар. Азат Фазлыевка зур рәхмәт, ул безгә әниләрен дәвалар өчен дип халыктан җыелган 3 мең доллар китерде, без бу акчага беренче операциядән соң бер ел буе реабилитация уздык, 80 мең сумына балага махсус урындык алдык. Ул әле Тимурдан башка да 3-4 балага ярдәм итте. Тимурның күзләрен ачтырыр өчен, Азат операция ясатырга Германиягә җибәрергә теләгән иде, тик Тимур үзе ризалашмады. Бәлки ул дөрес тә эшлидер, чөнки ул гомуми наркоз белән 12 операция кичерде бит инде…»

Немец хирургы Берниус Чабаксар табибләре хатасын төзәтеп  бот-оча сөяген дөресләп кенә калмый, ә хәрәкәтсез сул кулны да эшләтеп җибәрә. Хәзер бу кулны музыка мәктәбендәге остазлары пианино ярдәмендә тулы көченә эшләтеп җибәрергә тырыша. 

Рәхмәтле бала

Света сөйли дә сөйли. «Болай бары да яхшы. Тик кайчакта көч беткәнен сизәм. 13 ел бит… Ялсыз… Ул 10 яшеннән генә тынычрак йоклый башлады. Гел уяу булудан алҗыйсың… Рәхмәт «Благодарение» фондына – алар минем кебек әниләр өчен ярдәм оештыра. Массаж, психолог ярдәме. Чөнки әниләр еллар буе бер маршрутта яши: өй – тернәкләндерү үзәге – өй… Башка булдыра алмыйм, дигән чаклар була. Ә менә шундый гади генә чаралар да яңадан аякка басарга ярдәм итә. 

Тимур иртән уянуга ук шатлана. Аның күбрәк аралашасы килә, ул кешеләргә омтыла. Ул дөньяга рәхмәтле! Ул бүген 49 нчы мәктәптә белем ала, мине, апасын укыткан педагоглар өйгә килеп укыта. Укытучылары киткәч тә, ул ютубтан шул темага караган өстәмә мәгълүматлар эзләп табып, киләсе дәрестә шуларны сөйләп бирә…»

Светлана белән ничә сәгать сөйләшеп тә йөзеннән елмаю китми, авызыннан моң-зар коелмый бит аның. Шөкер итә, дөньяның яктылыгын, матурлыгын күрә, үзе генә түгел, Тимурны да шул яктылыкны күңел күзе белән күрергә өйрәтә. Энесенә терәк булырлык игелекле кыз бала – 20 яшьлек Диананы да шәфкатьле, эшчән итеп үстерүе хакында күп итеп сөйлисе килә. 

«Мин җыр булып туар идем җирдә, 
Елый-елый тыңлый торган булып. 
Елый-елый җырлый торган булып,
Яшәр идем күңелләргә тулып»

– дип сөйләгән Тимур хаклы ич – ул инде дөньяда бүген үк җыр булып, нур булып яши. Ул безне уйландыручы, күңелләребезне караңгылык һәм яктылык дөньясы чигендә тоташтыручы адашкан бер күбәләк, ике дөнья моңнарын сеңдергән сайрар кош… Ә кемнәрдер ике күзле, ике аяклы булып яшәп тә моңа ирешә алмый… 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев