Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Абау! Корбанының гәүдәсен тураклап, төрле җирләргә ташлаган

Ерткычларча кылынган җинаятьләрдә гаепле кешене ачыклаганнар.

Гәүдәләрен тураклаган һәм республиканың төрле районнарында күмеп куйган, дип яза РИА Новости. Башкортстанда берничә көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнүче 44 яшьлек Ринат Сәхабетдиновның җинаять эшен судка тапшырганнар. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, беренче җинаятьне ул 2006 елда ук, ә соңгысын - узган көздә кылган. Эре предприятиенең элеккеге инженеры үз гаебен өлешчә генә таный, беркемне дә үтерергә теләмәвен раслый.

2020 елның октябрендә Стерлитамакның полиция бүлегенә җирле каучук заводын саклау бүлегенең 43 яшьлек хезмәткәре Наилә Свистунованың туганнары мөрәҗәгать иткән, ул өеннән чыккан һәм кире әйләнеп кайтмаган. Югалган хатынны эзләү белән танышлары һәм волонтерлар шөгыльләнгән, ә оперативниклар соңгы вакытта аның кем белән ул аралашканын тикшергән.

"Бөтен шәһәр буйлап ориентировкалар ябыштырдылар, мөмкин булган шаһитларны сораштырдылар, - дип сөйләгән волонтер Елена. - Наиләнең бер сменада эшләгән туганы, ул дусты белән очрашырга тиеш иде, дип хәбәр итте. Әмма адресы, телефонын һәм бу кешенең исемен атаудан баш тартты - беркемгә дә яла ягасы килмәгән".

Хезмәттәшләре Свистунова турында бары тик уңай гына фикерләр әйткән. Тикшерүчеләр ике версияне карый: Наилә билгесез җинаятьченең корбаны булган, йә аның белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Югалган хатын кайчак элеккеге хезмәттәше

Ринат Сәхабетдинов белән күрешкән, дип ачыклаган тикшерүчеләр. Моннан тыш, Наилә югалган көнне алар телефон аша сөйләшкәннәр.

Сәхабетдинов Наиләнең кайда икәнен белмәвен белдерде, һәм бернинди дәлилләр дә булмаганлыктан, аны тоткарлый алмыйлар. Әмма ул төп шикләнелүчеләр исемлегендән калган.

Свистунованы эзләү бернинди нәтиҗәләр дә бирмәде, һәм аны эзләүдән туктыйлар.
"Ул бик күңелле һәм аралашучан кеше иде, - дип искә ала аның хезмәттәшләре. - Гомер буе төрле предприятиеләрдә сак хезмәтендә эшләде. Аның өлкән яшьтәге әнисе һәм кызы калган".

Башкортстанның сода компаниясенә Сәхабетдинов 1990 нчы еллар ахырында урнашкан. "Гади эшче булган, аннары институтны тәмамлаган һәм инженер вазифасын алган, - дип сөйли аның танышы Фәрит".

Сәхабетдинов һәрвакыт ялгызак булган һәм хезмәттәшләре белән якыннан аралашмаган. "Соңгы вакытта гомумән кабинеттан чыкмады диярлек. Безнең белән исәнләшә дә һәм кирәк булганда эш моментларын тикшерде. Кыскасы, үзен бик тыйнак тотты", - дип билгеләп үтә Фәрит.

Инженер берничә ел элек хатыны белән аерылышкан һәм шуннан бирле берүзе яшәгән. Компания хезмәткәрләре сүзләренчә, узган кышта ул көтмәгәндә эштә күренми башлый. Бер атнадан заводка тикшерү-оператив төркем килгән, кабинетын тикшергән һәм эш компьютерын алганнар.

"Инженерның югалган хатын белән очрашуы билгеле булгач, без аның барлык танышларыннан сораштырдык, - дип аңлата тикшерүчеләр. - Ир үзен шактый агрессив тоткан, ә 2006 елда хәтта элеккеге хатынын көчләгән булып чыкты. Ул гариза язмаган, моңа кадәр ире кыйнавы турында милициягә зарланган".

Оперативниклар шулай ук 2020 елда Сәхабетдиновның социаль челтәрләрдә Миякә районында яшәүче хатын-кыз белән танышканын, ә виртуаль аралашу чынбарлыкка күчкәч - аны көчләгәнен белеп ала. Ниндидер сәбәпләр аркасында зыян күрүче шулай ук полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Барысын да полиция хезмәткәрләре килгәч кенә сөйләп биргән.

Сәхабетдиновны тоткарлыйлар һәм СИЗОга җибәрәләр.  Сорау алулардан соң, ул Свистунованы үтерүдә гаебен таныган, ләкин имештер ул аны ялгыш үтергән. Янәсе, талашкан вакытта ир аның битенә суккан, хатын егылып киткән, урындыкка бәрелеп башын ярган һәм үлгән. Инженер, куркып, хатынның гәүдәсен тураклаган һәм калдыкларны республиканың төрле районнарына алып чыгып күмгән.

"Безнең отряд Миякә районында оперативникларга ярдәм итте, - ди волонтер Елена. - Калдыклар чүп пакетларына салынган һәм өч чакрым радиуста төрле җирләрдә күмелгән иде. Бик озак таба алмадылар, гәүдәне ДНК экспертизасы буенча гына таный алдылар".

Җинаять эше тагын бер аеруча авыр маддә белән тулыланган. Узган елларда кылынган җинаятьләрне өйрәнеп, оперативниклар 2007 елда Эстәрлетамакта бер кызның юкка чыгуына игътибар иткән. Һәлак булучы Сәхабетдиновны яхшы белә һәм аның белән үлем алдыннан гына очрашкан була.

Инженер моны да таныган, саксызлык, үз-үзен яклау аркасында кызны үтерүен әйткән. Тикшерүчеләр икенче версиягә тукталган: Сәхабетдинов корбаннарын көчләгән, аннары үтергән.
Хәзер җинаять эшен Башкортостан Республикасы Югары судында. Инженерга гомерлеккә иректән мәхрүм ителү яный.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев