Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

100, 50, 30, 20 мең - батырларга бүләк!

Ә абсолют батырга исә — кыйммәтле бүләк диелгән. Автомобильме, әллә башкасымы — анысын инде Питрауга баргач белербез!

20 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узучы традицион «Питрау» бәйрәме спорт ярышларының нигезләмәсе чыкты. Нигезләмәдән күренгәнчә, быел билбаулы көрәш ярышларында кызлар катнашмаячак.

Спорт ярышларында җиңүчеләргә приз фонды да шәп билгеләнгән. Ир-егетләр арасында көрәш ярышларында беренче урынны алган батырларга — 100 мең, икенче урындагыларга — 50 мең, өченче урында калганнарга 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тәгаенләнгән. Хәтта дүртенче урында калучыларга да 20шәр мең сум биреләчәк.

Ә абсолют батырга исә — кыйммәтле бүләк диелгән. Автомобильме, әллә башкасымы — анысын инде Питрауга баргач белербез!

Фото: chistopol-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев