Мәдәни җомга

Вакыт тәгәрмәче

100 еллык ТАССР тарихында нинди әһәмиятле вакыйгаларны беләсез?

16-27 сентябрь, 1920 ел – Татар АССРның Эшчеләр, кызылармиячеләр һәм крестьяннар советы депутатларының I Оештыру җыены.

1 декабрь, 1929 ел – Сәнәгать алдынгыларының Беренче республика слеты.

16 февраль, 1930 ел – Татар АССРның Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советының “Татариядә кулакларны сыйныф буларак бетерү турында” карары.

1931 елның 25 июне - Татарстанда энергетика тарихы башланган көн. Бу көнне “Энергоцентр” Дәүләт бөтенсоюз энергетика хуҗалыгы берләшмәсе идарәсе рәисе Г. М. Кржижановский ТАССРда “Татэнерго” дәүләт электр станцияләренең район идарәсе булдыру турында Боерыкка кул куя.

1931 ел – Казан моторлар җитештерү берләшмәсенә нигез салына.

5 март, 1932 ел – Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында Казан авиация институты ачыла. 

1932 ел – Яшел Үзән шәһәренә исем бирелә. Шәһәр мариларның Парат бистәсе урынында барлыкка килә.

1932 ел – Казан яшь тамашачылар театрында беренче спектакль куела.

Апрель, 1932 ел – «Казан сөт комбинаты» үзенең җитештерү эшчәнлеген башлап җибәрә.

1 октябрь, 1932 ел – Казан элемтә электротехникумы ачыла.

6 ноябрь, 1933 ел – К.Тинчурин исемендәге театр оештырыла. Театр Бөтенсоюз колхоз алдынгыларының соравы һәм К.Тинчуринның шәхси башлангычы белән Татар дәүләт академия теат­рының күчмә филиалы буларак барлыкка килә.

1933 ел – Республика Элемтә идарәсе оештырыла.

1933 ел – 387 нче номерлы заводка нигез салына. Завод По-2 бипланнары җитештерә башлый.1951 елда вертолетларны серияләп җитештерү башлана.1993 елда завод “Казан вертолет заводы” ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

3 гыйнвар, 1934 ел – Татарияне Ленин ордены белән бүләкләү турында СССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы Указы чыга.

15 июль, 1934 ел – Казанда I Бөтентатарстан язучылар җыены була, анда Татарстан Язучылар берлегенең беренче идарәсе сайлана.

1934 ел – “Росснабфильм” кинофикация (кинопрокат) буенча трестның Татар бүлеге оештырыла. Хәзерге “Татаркино” Дәүләт учреждениесе – аның варисы.

1935 ел – Казан курчак театры ачылу. Башта театр “Беренче дәүләт интернациональ курчак театры” дигән исем белән аталып йөртелә.

1935 ел – Татарстанның Сәнгать фонды оештырыла. Иҗади мирасны проектлау, реставрация­ләү, саклау белән шөгыльләнә.

Июль, 1936 ел – Татариянең Рәссамнар берлеге оештырыла.

17 ноябрь, 1936 ел – Казан синтетик каучук заводы кулланылышка керә.

11 август, 1937 ел – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе – Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының иң эре концерт оешмаларының берсе булдырыла.

1937 ел – СССРның Азык-төлек сәнәгате халык комиссариаты Казан ит эшкәртү комбинаты ача.

1937 ел – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының Югары Советы оештырыла, 1937 елгы Конституция нигезендә дәүләт хакимиятенең иң югары органы булып тора.

1938 ел – Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге оештырыла.

1938 ел – Россия геологлары җитәкчеләре Губкин И.М. белән бергәләп Идел белән Урал арасындагы территориядә шактый күләмдә нефть запаслары барлыгын исбатлый.

1938 ел – Казан ТЭЦ-2 кулланылышка керә.

1939 ел – Татар язуын латин әлифбасыннан рус графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указы чыга.

7 октябрь, 1939 ел – Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты оештырыла.

Июль, 1943 ел – ТАССРның Шөгер һәм Баулы районнарында беренче сәнәгать нефте чыга башлый.

9 август, 1944 ел – ВКП (б) ҮКның “Татар партия оешмасында массакүләм сәяси һәм идеология эшенең хәле һәм аны яхшырту чаралары турында” карар чыга.

13 апрель, 1945 ел – Совет Хөкүмәтенең СССР Фәннәр академиясе Казан филиалын ачу турында карары чыга.

1948 ел – Ромашкино нефть чыганагы ачылу.

Август, 1954 ел – Казан шәһәре урамнарына шәһәрне газлаштыру өчен беренче чакрым газүткәргеч салына.

17 февраль, 1955 ел – Казан һәвәскәр телеүзәгенең беренче телевизион тапшыруы чыга.

14 май - 2 июнь, 1957 ел – Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы.

Май, 1957 ел – Казанда яңа елга порты төзелеше башлана.

1960 ел – Түбән Кама нефть химиясе төзелеше башлана.

13 апрель, 1960 ел – РСФСР Министрлар Советының 510 нчы номерлы карары белән Идел-Кама дәүләт табигый био­сфера тыюлыгы булдырыла (тыюлык ике участоктан тора – Саралы һәм Раифа).

1960 ел – ТАССРда беренче кышкы йөзү бассейны ачыла.

1960 ел – Татарстанда бер типтагы АЗСлар төзелеше башлана.

15 июнь, 1960 ел – Казанда Үзәк стадион кулланылышка тапшырыла.

19 апрель, 1961 ел – ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән ТАССРның Чаллы районы Афанасьево авыл советында барлыкка килгән торак пункты теркәлә, аңа Түбән Кама исеме бирелә. Ул вакытта халык саны 500 ләп кеше була.

31 июль, 1961 ел – Түбән Кама нефть химиясе беренче продукциясен эшләп чыгара.

1961 ел – ТАССР Министрлар Советының 1961 елның 26 июнендә 387 нче номерлы карары белән Татар Укытучылар мәктәбе Казан педагогика училищесы итеп үзгәртелә (1876 елда нигез салынган).

1962 ел – Болгар авылында музей ачыла, андагы экспонатлар Болгар чоры тарихын һәм матди мәдәнияте турында сөйли (хәзер – Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы).

1962 ел – Казанлылар Үзәк телевидениенең беренче программасын карау мөмкинлегенә ия була.

1 февраль, 1963 ел – РСФСРның Югары Советы Президиумы Указы белән Яр Чаллы республика дәрәҗәсендәге шәһәр категориясенә кертелә.

1963 ел – Зәй ГРЭСы кулланылышка кертелә.

Май, 1963 ел – Казанда офицер-танкистлар әзерләү буенча яңа хәрби уку йорты ачыла (Казан танк училищесы) – аның эшчәнлеге 1947 елда туктатыла.

12 июль, 1963 ел – Татарстан нефть химиясе тармагының беренче карлыгачы - Казан Органик синтез заводы эшли башлый.

Август, 1964 ел – КПСС ҮКның беренче секретаре Н.С. Хрущев Казанга килә.

Ноябрь, 1964 ел – “Дружба” нефть үткәргеченең Әлмәттән башлангыч алган беренче сызыгы төзелә. 

1964 ел – Татсовнархоз (Татар совет халык хуҗалыгы) бетерелү белән бәйле, Әлмәттә “Татнефть” берләшмәсе оештырыла. 

Октябрь, 1964 ел – Мәскәүдә Татар әдәбияты көннәре.

1965 ел – Казан Оргсинтез полиэтилен эшләп чыгара башлый.

12 сентябрь, 1966 ел – Түбән Кама бистәсе шәһәр статусы ала (Түбән Каманың рәсми туган көне).

3 ноябрь, 1966 ел – Казанда Муса Җәлилгә һәйкәл куела.

4 ноябрь, 1966 ел – Казанда Спорт сарае ачыла.

1967 ел – Циркның яңа бинасы кулланылышка ­тапшырыла.

1967 ел – А.М. Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркына керү урынында “Совет хакимияте өчен шәһит киткәннәргә һәйкәл” куела (һәйкәлнең авторы – Васил Маликов).

11 август, 1967 ел – Бондюг шәһәр тибындагы бистә район дәрәҗәсендәге шәһәр статусы ала һәм Менделеевск дип үзгәртелә.

Май, 1968 ел – Түбән Кама шина заводына нигез салына.

Апрель, 1969 ел – ТАССР Министрлар Советы карары белән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырыла.

13 декабрь, 1969 ел – ­КАМАЗ заводлары комплексы төзелеше башлана.

1970 ел – "Татарстан" кунакханәсе кулланылышка тапшырыла.

1970 ел – ТАССР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы, Алабугада И.И. Шишкинның мемориаль музей йортын торгызу эшләре башлана.

30 декабрь, 1970 ел – Татарстан елына 100 миллион нефть чыгара башлый.

1975 ел – Республика Балалар клиник дәваханәсе ачыла.

1976 ел – Беренче КАМАЗ йөк машинасы конвейердан төшә.

1977 ел – Казанда Боратынский музее ачыла.

Октябрь, 1976 ел – Нократ елгасы аша 600 метрлы йөк күпере төзелеше төгәлләнә.

1977 ел – Эчке эшләр министрлыгы структурасында Казан буенча Эчке эшләр идарәсе булдырыла.

31 май, 1978 ел – Татарстан АССРның тугызынчы чакырылышы чираттан тыш тугызынчы сессиясендә Конституция (Төп Закон) кабул итә.

15 октябрь, 1978 ел – Түбән Кама гидроузелының нигез чокыры су белән тутырыла башлый.

16 ноябрь, 1979 ел – Казанда миллионынчы бала туа. Казан метро өчен акча сорый башлый.

1982 ел – Яр Чаллы шәһәренең исеме Брежнев дип ­үзгәртелә.

17 июль, 1987 ел – ТАССРның Министрлар Советы Казан объектларын тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертү турында карар кабул итә.

13 март, 1989 ел – ТАССР Министрлар Советы халык мәгарифе системасында туган телне һәм әдәбиятны укытуны яхшырту чаралары турында карар кабул итә.

 30 август, 1990 ел – ТАССРның Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларациягә кул куела.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: