Мәдәни җомга

Тәүге суверенлык атасы

Суверенитет өчен көрәшнең атасы Кашаф Мохтаров һәм аның хакимияте, кылган эшләре хакында язарга ярамады, күпчелеге халык дошманнары булып йөрде.

Бәйсез дәүләт торгызу өчен көрәш тарихы бик гыйбрәтле. 1917 елда Уфада булып узган Милли мәҗлеснең корылтае татар-башкорт халкының "Идел-Урал республикасы" турындагы карарын искә алмыйча, советныкылар 1920 елда "Кече Татарстан" атлы дәүләт тудырды. Шулай булса да татар өметен өзмәде, инде булганына канәгать рәвештә, тешен кысып, яңа дәүләтне аякка бастыру өчен эшкә кереште. Республиканы игълан итү (25 июнь, 1920 ел) әле мөстәкыйль дәүләтле булдык, дигән сүз түгел, бу ясалма вывеска элеп кую гына иде.


Суверенлык икетеллелектән башлана. Бу турыда махсус карар кабул ителсә дә, Сәетгалиев Совнарком рәисе булып алгач, бары тик Мәскәү, Сталин алдында ялагайлык күрсәтеп, халык мәнфәгатьләренә игътибарлы булмады. Аның өчен төп мәсьәлә хәл ителгән – хакимият башында ул, "суллар" вәкиле. Суллар өчен инде инкыйлаб булды, милли проблемалар да хәл ителде, имеш. Суллар лидеры буларак, Сәетгалиев өчен милли проблемалар алгы планда түгел, ә бары тик хакимиятне үз кулында саклап калу гына иң зур хыял иде. Аның тормыш иптәше дә рус милләтеннән, киләчәккә "якты" сукмагы да – милләтләрсез коммунизм иде.

Нәкъ бер ел дигәндә, Сәетгалиевнең сәясәте белән канәгать булмаганлыктан, аны "уң" коммунистлар тырышлыгы белән эшеннән азат итәләр һәм аның урынына "уңнар" позициясендә торган сәламәтлек саклау министры Кашаф Мохтаровны Совнарком рәисе итеп сайлап куялар. Менә шуннан соң нәкъ Татарстан игълан ителгән көнне, 1921 елның 25 июнендә Татарстанда икетеллелек игълан ителә. Татар һәм рус телләре – бер дәрәҗәдәге дәүләт телләренә әверелә. Шушы вакыттан 1923 елга кадәр Татарстанны суверен республикага әверелдерү өчен хәрәкәт бара. Гомум алганда, бу өчьеллык – беренче суверенитет өчен көрәш еллары була. Шушы өч елда суверенитетның төп таләпләре уңышлы рәвештә тормышка ашырыла башлый. Татарстан халкы, кайсы милләттән булуына карамастан, олы теләк белән Совнарком рәисе Кашаф Мохтаров башлангычын хуплый. Аның хезмәттәшләре дә, хәтта Өлкә комитеты белән барча коммунистлар да Татарстан дәүләтен төзүдә бердәм хәрәкәт итә.

Ни аяныч, озак еллар дәверендә һәм бүген дә суверенитет өчен тәүге көрәш турында сүзне бик аз алып баралар. Ә суверенитет өчен көрәшнең атасы Кашаф Мохтаров һәм аның хакимияте, кылган эшләре хакында язарга ярамады, күпчелеге халык дошманнары булып йөрде. Мондый ак таплар татар тарихында бик күп. Дәүләтчелек өчен беренчеләрдән булып, әле ХIХ гасырның 60 нчы елларында ук көрәш башлаган Мулла Иле (Яшел Үзән районы) авылы мулласы Баһаветдин әл Болгари Вәисов тарихын 100 елдан соң гына өйрәнә башладык. Аллага шөкер, 90 еллардан соң яңа чыганаклар табылды, махсус мәкаләләр һәм китаплар туды, ә 2011 елда Мулла Иле авылы егете Камил Шәкүров бу тарихка багышланган диссертация дә яклады. 

Баһави Вәисинең дәвамчысы, гайрәтле акыл иясе, улы Гайнанетдин әл Болгарины да фаҗигале рәвештә 1918 елның 1 мартында атып үтерәләр. Бу хәрәкәт тарихы да озак еллар дәверендә өйрәнелмәде, чыганак­лар яшертен фондларга бикләнде, тузга язмаган гайбәт сөйләп, алар өстенә пычрак ыргыттылар. Тоталитар режим чорында аларга карата мөнәсәбәтнең нинди ачы булганлыгы Гайнанетдин Вәисовның кызы Хаҗәр Вәисованың КПСС генеральный секретаре М.Горбачевка язган хатында да ачык күренә. Хат – тарихи документ. Ул милли хәрәкәттә катнашкан вәисовчыларның җитәкчеләренә пычрак атучыларга чик куярга чакыра. Үзләренең тормышын "мучительна и горька" дип билгели.

ХIХ гасырның 60 нчы елларыннан соңгы чорда ук Баһаветдин әл Болгари татарларның дәүләтчелеген кайтару өчен патша хөкүмәтенә каршы көрәш башлый. Ул вакытта әле Татарстан республикасы булмаганлык­тан, ул Болгар дәүләтен торгызу хакында сүз алып бара. Патшага язган бер хатында ул "без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, догалар укыйбыз, әмма сезнең дәүләтегез безгә кирәкми", ди. Аның дәүләтчелек мәсьәләсен күтәреп чыгуы – үзе үк каһарманлык. Заманасы кансыз, законсыз бит. Бәйсез дәүләтчелек таләп иткән Баһави Вәисовны 10 елга психиатрия больницасына бикләп куялар, ул шуннан чыга алмыйча вафат була (Рәмзи Вәлиев. Өзелгән дога. Казан, ТКН, 2007).

Тоталитар режим корбаны Кашаф Мохтаров һәм аның эштәшләренә кагылган тарих та озак еллар дәверендә "яшерен" фондларда сакланды, тәүге суверенитетның төп идеологы К.Мохтаров турында язу тыелды. Бары тик 90 нчы елларның азагында гына үзәк архивта сакланып калган кайбер материаллар Дамир Шәрәфетдинов тырышлыгы белән Казан архивына кайтарылды. Хәзер партияләр архивында К.Мохтаровның шәхси "Эше" булдырылды.

Кем соң ул Кашаф Мохтаров?

Ул 1896 елда Казан губернасының Лаеш уезды Тауиле авылында крестьян семьясында туган. Пермь шәһәрендә гимназиядә укый һәм университетта медицина буенча белем ала. 1918 елда, 21 яшендә үк большевиклар фиркасенә керә. 1918-1920 елларда Пермь губерна башкарма комитеты әгъзасы. Анда милли комиссариат белән җитәкчелек итә. Гражданнар сугышында катнаша. Блюхерның 51 нче дивизиясендә әүвәл мөселман полкының, аннары 3 нче армиянең политругы була.

Озак тартышулардан соң 1920 елның 25 июнендә Татарстан Рес­публикасы игълан ителгәнлеге барыбызга да мәгълүм, әмма аны тормышка ашыручылар дип Сәетгалиев, Солтангалиев яисә Мулланур Вахитов исемнәрен генә атыйлар. Гәрчә Солтангалиев һәм М.Вахитовның Болак Арты республикасын юк итү өчен көрәшләрен онытырга ярамый. Әгәр алар Ильяс Алкин, Галимҗан Шәрәф, Газиз Монасыповлар белән иңгә-иң басып көрәшсә, мөгаен, бәйсезлеккә якынрак та килгән булыр идек... Солтангалиев соңрак бу өлкәдә хата ясаганын үзе дә әйтеп уза. Ул 1918 елда Алкиннарны кулга алган булса, 1923 елда аның үзен дә Сталин куштаннары эләктерә, партиядән куа, соңрак Соловки лагерьларына озатып аттыра...

Татарстан Республикасын игълан итү алдыннан Мәскәүдә Вакытлы революцион комитет төзү хакында И.Сталин зур эшләр башкара. Аның рәисе Мирсәет Солтангалиев булырга тиеш булса да, И.Сталин аның урынына үзен тыңлаучан, гел "генеральный линияне" генә хуплап торучы, буталчык суллар вәкиле Сәетгалиев кандидатурасын вакытлы ВРКга тәкъдим итә. Бу инде аны беренче Совнарком рәисе булачагына ишарә дә ясый. Шулай була да.

Монда белем, халык мөгамәләсе, тәҗрибә – берсе дә исәпкә алынмый. Сталинның теләген "Үзәк" тә хуплый. Сталин патша хөкүмәте вакытындагы алымнар белән җитәкчелек итә. Аныңча, урыннардагы җитәкчеләрнең белеме аннан-моннан, инициативасыз, куркак, явыз хәтерле, сүз тың­лаучан булырга тиеш. Бусы да самодержавиенең һәм шовинизм дәвамы, мондый сәясәт бүген дә дәвам итә.

Объектив сыйфатлары белән ВРКга рәислеккә төрле яктан туры килгән Мирсәет Солтангалиевне Сталин өнәми һәм аннан баш тарта. Бу татар милли көрәшчеләрнең башына сугуга бер була. Бу вакытларда М.Солтангалиев милли проблемаларга кагылган бик күп мәкаләләр яза, чыгышлар ясый һәм И.Сталинның үзен, хәтта лени­низмны да тәнкыйтьләү юлына баса. Әлбәттә инде, Казандагы "Болак Арты республикасы" белән актив көрәшкән, большевикларга чын күңеленнән ышанып хәрәкәт иткән Солтангалиев тә алданганлыгын сизә башлый. Менә шулчак кына ул милли сәясәтнең Советлар тарафыннан халыкларны алдау икәнлеген аңлап, үз фикерләрен ачык рәвештә конференция, җыелыш­ларда сөйли. Әлбәттә, мондый кыю фикер иясенең Сталинга да, үзәккә дә гомумән кирәге юк. Шуңа төп роль Сәетгалиевкә тапшырыла. Ул ВРК­ның (Вакытлы революцион комитет) рәисе итеп куела.

Шушы комитетта халыкның исәнлеген саклау бүлегенең җитәкчесе итеп Кашаф Мохтаров куела. Ул Сәетгалиев белән капма-каршы фикердә торган кеше. Сәетгалиев "сул коммунист" булса, К.Мохтаров "уңнар" ягында.

Уңнар милли проблемаларны хәл итү ягында һәм бу өлкәдә бөтен эшне урыннардагы үзенчәлекләрне искә алып эшләргә өндиләр. Икътисади өлкә яисә тел, мәдәният, тарих, сәясәтме – барысы да урындагы үзенчәлекләрне искә алган чакта гына уңышка ирешүгә мөмкинлеген уйлап хәрәкәт итәләр. Эшләр уңай якка борыла. Хәтта 90 процентка якын руслар һәм башка милләтләр дә татар телен өйрәнү максатын алга куя. Нәтиҗәдә төрле милләтләр арасында шушы өчьеллыкта чын-чынлап дуслык мөнәсәбәте туа. ГПУдан киткән бер рапортта Татарстанда тынычлык, бернинди ризасызлык юк диелә. Ә бу К.Мохтаров хакимиятенең бер җимеше дип бәяләнергә тиештер. Шушы чорда Карашәм авылында яшәгән Рәфгат Абдюшев үзенең язмасында ул вакытта авылда яхшы хәрәкәтләр башланды: мәктәпләр ачылды, кибетләрдә кадак, тоз, сөт һ.б товарлар булдырылды, крестьяннар артык продукцияне базарларда сата башлады, татарлар белән руслар арасында реаль тигезлек урнашты, ди (кулъязма бездә саклана).

Мохтаровны Сәетгалиевтән аерып торган тагын бер як – ул үзәкнең күрсәтмәләре белән санлашмый. Ул Сталинның "генеральный линиясе" белән беррәттән урындагы үзенчәлекләрне искә алып сәясәт коруны таләп итә. Бу өлкәдә өч ел эчендә ул татар милләте өчен бик зур эшләр башкарып өлгерә. Аның 15 кә якын хезмәттәшен 1924 елда, К.Мохтаровны урыныннан алгач, Сталин төрле районнарга куып тарата.

"Уң" коммунистлар һәм "сул" коммунистлар арасындагы аңлашылмаучылык белән Мәскәү, бигрәк тә Сталин оста файдалана. Мөмкинлек булган саен, алар арасына ут салып, үзара чәкәштереп тора. Бу эшкә ул әле революциягә кадәр үк бәрелешләрдә тәҗрибә җыйган була.

 Мирсәет Солтангалиевнең язуына караганда, "суллар" һәм "уңнар" арасындагы көрәш 1918 елда булып узган шәрык коммунистларының беренче съездында кискенләшеп, икегә аерылышу белән тәмамлана. Беренче группаны "вахитовчылар", ә Вахитов һәлак булганнан соң, "солтангалиевчеләр" дип атарга була. Бу "уң" группада Кырымнан Фирдевс һәм төрек коммунистлары җитәкчесе Мустафа Субхи да исәпләнә.

Икенче группа үзен "интернационалистлар", "сул коммунист-бухаринчылар" дип исемләп, уңнарны "милләтчелектә" гаепли. Алар милли колония проб­лемаларын чишелгән дип карый, алар өчен милли проб­лема инде Октябрь революциясе тарафыннан ук хәл ителгән, имеш. Хәзер аларның төп максаты – хакимиятне үз кулларына алу. Икенче съездда бу бүленү көчәя. Сәетгалиев, тагын 
12-13 ләп кеше Солтангалиев һәм аның группасына каршы көрәш ача. Аларга атака өч юнәлештә була. Бу турыда Солтангалиев болай дип искә төшерә: "Нападение на нашу группу происходило в трех направлениях:

а) Со стороны противников идеи Татаро-Башкирской республики. Тут соединились два противоположных течения: Шамигулов и подпавший под влияние башкирских националистов Каспранский. Нас обвиняли в "связи" с бывшими левыми эсерами, якобы вошедшими в партию для ее взрыва изнутри;

б) Со стороны "левой группы гумметистсов" в лице Нариманова и Исрафилбекова, обвинявших нас в шпионаже и связях с германскими шпионами, с одной стороны, с агентами панисламистов, с другой – в лице Рашит казый Ибрагимова и Баракатуллы;

в) Со стороны Саидгалиева, который старался доказать, что мы в сущности ничем не отличаемся от наших националистов…"

Бу аерылулар Сәетгалиев Тат­республика Ревкомы рәисе булгач тагын да тирәнәя. Солтангалиевнең "Углубление раскола" дигән язмасын искә алыйк: "Произошло это, с одной стороны потому, что в вопросе получения Татреспублики Саидгалиев проявил крайнюю бесхарактерность, неустойчивость и беспозвоночность. Ответственным татарским работникам он заявил, что "добь­ется у Центра так называемой большой Татарии" (Идел-Урал республикасы или Татаро-Башкирская республика) и что в случае отрицательного разрешения вопроса Центром "бросит все и уйдет". Это же настроение им было передано и на места. Перед центром же Саидгалиев выставлял себя совершенно иным, а именно: что ему все равно – будет Татреспублика или нет. И когда на заседании Политбюро ЦК партии представители местных татарских работников заявили, что они не берут ответственности за создание "малой" Татарии, то Саидгалиев заявил о своей готовности работать и в "малой" Татарии. Ясно, что после такого шага Саидгалиева татарские работники простить не могли. Они восприняли его как ренегата" (с.287).

Менә шуңа күрә аны Казан салкын каршы ала. Шуңа карамастан ул үз хәлен яхшыртасы урынга республикада "чистарту" эшен башлап җибәрә. Төп ударны "татаристларга" каршы юнәлдерә. Икенче төрле әйткәндә: милли проблемаларны дөрес хәл итү таләбен куйган коммунистларга ут ача. Хәтта Уфада нәшер ителгән "Шәрык ярлылары" газетасы да аның кыланышларына бәя бирә: "Нами из достоверных источников получены сообщения, что в Казани образовалась группа твердых коммунистов для решительной чистки Татарской республики от татарских националистических коммунистов" (с.288). Кыска гына вакыт эчендә төрле өлкәләрдә хезмәт итүче 15 тән артык җаваплы работник эшсез кала. Бу эш уездлар, волостьлар масштабында да алып барыла. Сәетгалиев татар коммунистларының (РКПның) секциясен бетерү, татар хәрбиләренең курсларын ябу өлкәсендә дә зур тырышлык күрсәтә. Центр­мусвоенколлегиягә һәм аның органы булган "Кызыл Армия" газетасына да пычрак атуны алга куя. Инде дәүләтчелек туган булса да, янә көрәш куера, тирәнәя бара. Моның башында суллар һәм аларның җитәкчесе Сәетгалиев торуы ачыклана.

Шушы көннәрдә үк аның сәясәте белән "танышкан" күпчелек яңа "революция" әзерли, әмма моны бары тик Сәетгалиев һәм ул җитәкләгән Совнарком гына күрми... Шуңа күрә аның "рәислеге" озакка сузыла алмый. Аны бер ел дигәндә эшеннән алып аталар, бу эшне уңнар оештыра һәм аның урынына халык сәламәтлеген саклау бүлеген җитәкләгән, яшь егет  К.Мохтаров сайлап куела. Бу очраклы хәл түгел. Әле Татарстан Республикасын игълан итү һәм оештыру өчен төзелгән ВРК белән канәгать булмаган уңнар шул вакытта ук аңа каршы хәрәкәт башлап җибәрә. Бу вакытта уңнарны турыдан-туры Кашаф Мохтаров, Юныс Вәлидов, Исхак Казаков, Шамил Усманов, Фирдевс, Енбаевлар җитәкли. Бу турыда Микдәт Борындыков түбәндәгене язып калдыра: "Мы с одобрения Султангалиева решили саботировать Ревком во главе с Саидгалиевым и скорее провалить его. На 2 ом съезде Советов... действительно правым удалось провалить левых, причем правые играли на самых больных струнах населения; они распространяли слухи о том, что голод в Татарии ужасающие размеры принял потому, что Саидгалиев, желая выслужиться перед Москвой, весь хлеб из нее (Татарии) выкачал в другие области" (Султанбеков Б., Малышева С. Трагические судьбы. Казань,1966. с.199). Нәтиҗәдә 1921-1923 елларда республика белән уңнар җитәкчелек итә. Кашаф Мохтаров Совнарком рәисе итеп куела. Татарстанның Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп Рәүф Сабиров, мәгариф халык комиссары итеп М.Борындыков сайлана. Кашаф Мохтаров һәм уңнар идарә иткән чорны "Кашаф Мохтаров хакимияте" дип атау да дөреслеккә туры килә, чөнки әлеге акыл иясе барлык өлкәләрдә дә үзен кыска вакыт эчендә күрсәтеп өлгерә. Шуны да истә тотарга кирәк, бу вакытта барлык проб­лемалар уңнар тарафыннан киңәшләшеп эшләнелә. Партия, совет органнары оештырган җыелышларга алар күмәк фикер белән килеп, дискуссияләрдә катнашып, җиңүләргә ирешә. Бу эштә кыюлык күрсәтүчеләрдән Кашаф Мохтаровның үзен һәм аның фикердәшләреннән Рәүф Сабиров, Ариф Енбаев, Гасыйм Мансуров, Микдәт Борындыков, Юныс Вәлидовны атап үтәргә кирәк. Бу үзәкнең җыелышларында тагын Николай Петров, Әхнәф Шакиров, Исхак Казаков, Габдулла Вәлиев, Хафиз Сәйфи, Саттар Еникеев, Әхмәт Өмәров, Максудов, бертуган Балтановлар һ.б. катнаша. Аерым очракларда "уңнар" активы җыелышлары оештырыла.

Кашаф Мохтаров хакимияте гаделлек сәясәтен башлап җибәрә: тиз арада татарларны зур елгалар, зур юллар тирәсенә кайтару, татар яшьләрен вузларга кертү, татарларны дәүләт учреждениеләренә җәлеп итүне куәтләү һәм татар телен тормышка ашыру, аны чын дәүләт теле дәрәҗәсенә куюны таләп итеп, бу өлкәдә күп эшләр эшләнелә. Аларның программасында татар авылларына льготалар белән кредит бирү, татар эшчеләрен арттыру, татар банкын төзү һ.б. карала. Татар теленә килгәндә К.Мохтаров хакимияте 1921 елның 25 июнендә татар телен дәүләт теле итеп игълан итә. Шушы көн – Татарстанда беренче суверенитетның башлангычы дип санала. Әлеге чорда фәнгә караш та уңай якка үзгәрә. Хакимият татар халкының тарихын дөрес язуны таләп итә. Шушы чорда Татарстанда Академик үзәк төзелә. К.Мохтаров үзәккә матди ярдәм күрсәтеп тора (Фаттахова Г., Валеев Р. Академический центр Татарии в 1920 годы. Казань, ТКИ, 2002. с.17). Нәкъ шушы чорда Худяковның "Казан ханлыгы", Галимҗан Шәрәф һ.б. галимнәрнең хезмәтләре барлык­ка килә, татар телен тормышка ашыру аның дөрес тарихын язудан башлана. 

Сәетгалиевне К.Мохтаров белән алмаштыру ул гади алмашу гына түгел, чөнки Мохтаров үзе белән Совнаркомга, партиянең өлкә комитетына, гомумән, Татарстанга уңай микроклимат алып килә. Алар да беренче суверенитетның дәвамы булып каралырга тиештер. Ни кызганыч, тарихчылар, сәясәтчеләр 90 нчы елларда 1921-1923 еллар тарихын, К.Мохтаров хакимиятенең тәҗрибәсен файдалана алмады. Ул хакимият уңышлары милли мәсьәләне хәл иткәндә урындагы үзенчәлекләрне искә алудадыр. Шуңа таянып үзбилгеләнүне тормышка ашыру. Бу инде бәйсез дәүләт төзүне уртага кую дигән сүз. 

Октябрь революциясенә барганда һәм гражданнар сугышы чорында татарларга һәммә хокук бирергә вәгъдә иткән үзәк, монафыйк сәясәткә күчеп, урындагы мөстәкыйльлек омтылышы белән киң планда көрәш башлады. 1923 елның июнь аенда Мәскәүдә РКПның яшерен киңәшмәсендә солтангалиевчелекне кыйнап ташлагач, инде СССР күләмендә милләтчелек чаткысын үтерү куба. И.Сталинның сәясәте татарларга гына түгел, башка шәрык милләтләренә дә каршы юнәлтелә. Нәтиҗәдә Сталинны өнәмәгән, аның халыкларны ялгыш юлга этәрүен күреп фикер йөрткән әһелләрне эш урыннарыннан алып, лагерьларга озату, куркынычрак әйдаманнарны атып үтерү канат җәя... Хәтәр чор...

Мөстәкыйльлек И.Сталин һәм партиянең "Генераль линия"сенә каршы килә, алар хәтта урындагы үзенчәлекләр белән санлашмый, "вак" халыклар язмышы аларны кызыксындырмый. Татар халкын татар телле, алфавитлы, дәүләтле итү аларның планнарында каралмый. Алар мөстәкыйльлек идеясен бишегендә чакта ук буу максатын алга куя. Шушы мәкер хакына Сталин "солтангалиевчелек" хәрәкәтен уйлап чыгара һәм милли кадрларга каршы һөҗүм башлый. Нәкъ К.Мохтаров хакимиятен җимергән июнь аенда (1923) Мәскәүдә РКПның яшертен киңәшмәсе чакырыла. 1924 елның март-май айларында К.Мохтаров һ.б. эш урыннарыннан бушатыла.

Бу киңәшмәдә Сәетгалиев, К.Мохтаров, Рәүф Сабиров һ.б. чыгыш ясап та карый. К.Мохтаров 1923 елның 10 июнендә "Киңәшмәнең" икенче утырышында чыгыш ясый. Утырышның рәисе Каменев. Уңнарны тәнкыйтьләп, Фрунзе да сөйли. "Для меня султангалеевщина есть не что иное, как выражение мелкобуржуазной идеологии, прикрывающееся коммунистическим флагом", – ди ул (Тайны национальной политики ЦК РКП. Стенографический отчет 1У го совещания ЦК РКП. 1923. Москва.1992. с.53). Аннан соң Орджоникидзе, Скрыпник, Мануильскийлар үз чыгышларында чын шовинистлыкларын күрсәтә. Шулардан соң, ниһаять, К.Мохтаровка да 10 минутлык вакыт бирелә. Оста оратор, тирән фикер иясе монда да үзен 
сынатмый.

Бер айдан соң, июльдә Казанда да Мәскәү киңәшмәсенең дәвамы булып уза. Монда Өлкә комитеты секретаре Живов Мәскәү киңәшмәсе, анда Мирсәет Солтангалиевнең партиядән чыгарылуы, эшеннән куылуы, кулга алынуы хакында сөйли. 30 лап чыгыштан соң Мәскәү киңәшмәсе карарлары бердәм хупланып, Солтангалиевне фаш итү резолюциясе дә кабул ителә. Чыгыш ясаучылардан Ариф Енбаев, Николаев, Гали Шәймәрданов, Рәүф Сабиров Мәскәү киңәшмәсенең үзенчәлекле булуы турында ачык рәвештә әйтәләр. Ендаков аның "фәкать тикшерү рәвешендә" булуын ассызыклый. Буадан килгән вәкил Бәширов, Солтангалиев гаепле булса шелтә бирергә кирәк, әмма Мохтаров, Енбаев, Сабировлар тарафыннан андый эшләр эшләнмәде дип раслый. Рәүф Сабиров Татарстанда бернинди солтангалиевчелек юк, ә Сталинга үзенең оппонентын юк итү өчен "контрреволюцион хәрәкәт" уйлап чыгару кирәк булды, ди. Бу удар Солтангалиевкә генә түгел, барлык шәректәге милли җитәкчеләрне дә алдан куркытып кую. Сабировның фикерен урыннардан килеп чыгыш ясаучылар да көчәйтә.

Спас кантоны вәкиле Терский болай ди: "...мне не придется особенно долго по этому вопросу задерживаться по той простой причине, что у нас в Тетюшском кантоне не было моментов, когда бы национальный вопрос стоял остро, т.е. в той плоскости, как поставлен на этом авторитетном собрании" (ЦГА ИПД РТ. ф.15, оп.1, д.858.-л.21). Балык Бистәсендә, Әгерҗедә, Болак арты Пләтән кантоннарында да шундый ук хәл күзәтелә. Авылларда күбесе татар телен яхшы белә һәм шуңа күрә "делопроизводство" татар телендә алып барыла. Күпчелек "желает вести внутреннее производство на татарском языке". Татар телен өйрәнү өчен махсус группалар төзелә һәм алар уңышлы рәвештә эшли. Бары тик Бөгелмә, Чистай кантоннарында бу эш авыр бара. Казан киңәшмәсенә К.Мохтаров та үз чыгышында милли мәсьәлә буенча эшләнгән эшләргә анализ ясарга кирәклегенә басым ясый. Татреспубликада суверенлык өчен көрәш чорында милли проблемалар буенча бернинди аңлашылмаучылык булмый. 

К.Мохтаров киңәшмәдәге аумакай һәм умырткасыз күпчелекнең Мәскәү карарларын хуплаячагын яхшы аңлап һәм ул карарларны йомшарту юлын эзли. Шуңа күрә "шовинизм", "туземный национализм", "распространение султангалеевщины" кебек терминнарны ­файдалана.

Өлкә комитет сәркатибе Живов Мәскәү киңәшмәсе карарларын тезеп:"Султангалиев лишился всего... исключен ЦКК из партии за антипартийную и антигосударственную работу, причем Постановление ЦКК подтверждено оргбюро и Политбюро и, наконец, нашим совещанием", ди (Валеев Р. Прерванная молитва.) 

Живов И.Сталин күрсәтмәләрен төгәл үти. Тиз арада өлкә комитеты бюросы К.Мохтаров сәясәтен тәнкыйть итеп чыга, аны да Солтангалиев белән бәйләнештә гаепли. 1923 елның май аенда К.Мохтаров һәм тагын берничә җитәкченең Сталинга Солтангалиевне "порукага" алу турындагы хатын, ягъни Сталин сәясәтеннән шикләнүне дә искә ала. "Мохтаров эшенә" 39 лар хаты да өстәлә.

Моны патша самодержавиесенең татарларга, башкортларга һ.б. шәрык халыкларына да булган сәясәт дәвамы дип кенә түгел, ә шовинизм дәвамы дип карарга кирәк. Бу сәясәт бүген дә сүнми, һаман чәчәк ата! Кашаф Мохтаров Совнарком рәисе булган еллар да – республика өчен иң авыр чор: гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык. Ул шушы авырлыклар белән дә санлашмыйча Татарстанны икътисад өлкәсендә яңадан-яңа уңыш­ларга ирештерә, дәүләтчелекне ныгыта. Татар илендә 1921-1923 елларда бөтен милләтләр арасында чын дуслык, тигезлек урнаша. 90-95 процент халык татар телен өйрәнүне яклап чык­кан икән, бу – К.Мохтаров һәм аның дуслары уңышы. Үзәккә мондый алгарыш ошамый һәм ул кыю Мохтаров командасын куып тарата. Троцкий, Зиновьев һ.б. да шовинистик сәясәтне кулай күрә. Шулай итеп, СССРның киләчәктә җимерелүенә нигез салына. Ни үкенеч, шушы шовинизм чире аркасында меңәрләгән "Мохтаровлар" юк ителә...

К.Мохтаров хакимиятен кулга алулар көзге айларда ук башлана. Мәскәү киңәшмәсе "хакимиятне татарлаштыруны", татар телен дәүләт теле итүне бер ел эчендә юкка чыгара. 15 меңнән артык укытучылар армиясе әзерләүдә гаепләнеп, дәүләт, партия органнарындагы җитәкчеләр эштән бушатыла. Татарстан коммунистларының җитәкчесе Живов И.Сталин кушканнарын барысын да үрнәк төстә үти. 1923 елның 17 декабрендә эшли башлаган ТАССР­ның IV Советлар съездында суллар да, ЦК әгъзалары, урындагы шовинистлар да суверенлык атасы К.Мохтаровка бердәм ябырыла. С.Гафуров һәм Маслов К.Мохтаров хакимияте җимерелде, дип тантана итә. Ю.Вәлидовка, А.Енбаевка, И.Казаковка карата да пычрак атыла. Аларны "уголовник" диләр. Сибгат Гафуровның сүзләренә караганда, Кашаф Мохтаров "непролетарского происхождения", ул 1916 елда Пермьдә студент чагында "служил цензором в охранном отделении", имеш (см. НА РТ ф.15, оп.1, д.853, л.419). Бу мәсьәлә буенча мөзакәрә өч көн дәвам итә. ГПУ рәисе С.М.Швард андый информация юк, ди. И.Хәйруллин, Х.Габидуллин, Р.Фәйзуллина, М.Шәфигуллиналарның да чыгышлары тыңлана. И.Хәйруллинны "жандарм управлениесендә хезмәт итте, дип әйтергә миңа ип. Нигъ­мәтҗанов кушты, әгәр дә үзең чыгып әйтмәсәң, без үзебез син әйттең, дип әйтәчәкбез", дип куркыталар. Нәтиҗәдә Сибгат Гафуров җыелыштан куыла һәм аңа шелтә бирелә, ә Кашаф Мохтаров аклана. Соңрак махсус комиссия бу провокацияне суллар әзерләвен фаш итә. Инде атака Юныс Вәлидовка – авыл хуҗалыгы министрына каршы башлана.

1924 елның 18 мартында партиянең өлкә комитетын И.Т.Морозов җитәкли башлый. Күрәсең, Живовны йомшаклык күрсәтүдә гаепләп алып атканнардыр. Морозов килү белән үк бөтен уңнарны җитәкче урыннардан азат итәләр, ә кәнәфиләр сулларга бирелә. К.Мохтаров, Г.Г.Мансуров, А.М.Енбаев хакимият органнарыннан азат ителә. Күренекле татар коммунистларыннан З.Булушов, Еникеев, Саттар, К.Хәйруллин, Үзәк башкарма рәисе Рәүф Сабиров, шәһәр Башкарма комитеты рәисе Ратехин, аның урынбасары Ганиев, халык комиссарлары Советы рәисе эшсез кала. Шулай итеп "К.Мохтаров хакимияте" чорында зур активлык күрсәткән һәм татарларны хакимияткә тартуда (коренизациягә) уңышлыкларга ирешкән татар интеллигенциясенә ачык рәвештә һөҗүм оештырыла. Мохтаровның үзе белән дә уңайсызлыклар килеп чыга. Татарстан хезмәт ияләре, аның эшеннән алыну хәбәрен ишеткәч, Сталинга махсус хат белән мөрәҗәгать итә (Вәлиев Р. Өзелгән дога. Казан, 2007, с.128-129).

Әмма ил атасы аларның кайгысы, аларның моң зарлары белән санашмый һәм 1924 елның мартында ул Совнарком рәислегеннән азат ителә, Мәскәүгә күчерелә, андагы сәламәтлек халык комиссариатында гади коллегия әгъзасы булып эшкә керешә. Барлыгы 15 кеше куып таратыла. И.Сталин Татарстан хезмәт ияләрен без Мәскәүдә Мохтаровны җитәкчелек урынында файдаланырга телибез, дип алдый.

 Шулай итеп Мәскәү киңәшмәсе бөтен фикер ияләренә киртә салып куя. Кем дә кем аны узарга маташа икән, ул – халык дошманы, ул – солтангалиевче һ.б. Менә шушы вакыйгалардан соң астыртын гына Сталин үзенең "могильщик" икәнлеген раслый. 1939 елның гыйнварында 25 меңгә якын татарларны лагерьларга озаттыра.

Әмма партиядән куылган, эшсез каңгырап йөргән Мирсәет, Бөдәйли, Фирдевс, К.Мохтаров һ.б. көрәшне туктатмый. Сирәк булса да очрашып, хәлдән килгәнчә булышып торалар. Әмма ГПУ аларны 1929 елда кулга алганчы күзәтә. Моны белгән көе дә аралашмыйча яшәп булмый. Мәсәлән, Солтангалиев Казанга килгәч, Юныс Вәлидов аңа үзе оештырган казначействодан акча биреп тора. "Син бу казначействоны кем белән киңәшеп оештырдың?" – дип сорый Мирсәет.

– Беркем белән дә түгел, үзем оештырдым. Менә синең кебекләргә дә ярап куя бит, – ди. – Ачлык елларында мин бөтен Мәскәү-Казан тимерьюлчыларын ашатып тордым һәм Казанга Мәскәүдән товарлар өзлексез рәвештә килеп торды, – ди Юныс.

– Ярар, Юныс, әмма моның өчен сиңа җавап бирергә туры килер, – дип йомгаклый Мирсәет, ә үзе эчтән "Ай-яй, кыю бу Юныс, бөтен татар интеллигенциясе менә шушы авыл хуҗалыгы министры кебек булса иде", ди. Алгарак китеп шуны дә әйтми булмый: Юныс Вәлидов судка бирелә һәм больницада һәлак була. Аны озатканда Солтангалиев "Иптәшләр, бер көн килер дә, бу чын революционерның серләре барыбызга да билгеле булыр", ди. Әмма Юныс Вәлидовнең язмышын белә алмыйбыз... 

1923 елгы вакыйгалардан соң милли сәясәттә зур үзгәреш­ләр башлана. К.Мохтаровның каралама язмалары исән. Ул милли сәясәттә урындагы үзенчәлекләр искә алынмый башлады, ди. Милләтләр арасында дошманлыкны куерталар. Хәтта кайбер рус коммунистларын да "татаризмда " гаепләү киң тарала. Югыйсә, алар да, К.Мохтаров кебек, татар телен өйрәнү, татарларны дәүләт органнарына җәлеп итүне алга куя. "Гадәттә татарларны Өлкә комитетына, совет органнарына кучер, дворник, уборщик, охранник итеп алырга тырышалар. Бер тикшерү вакытында комиссия члены Мехлес монда татаризация түгел, ә кучеризация килеп чыккан, дип танырга мәҗбүр була. Бөтен проблемаларны да партиянең өлкә комитеты хәл итә, ә анда бер татар да юк бит", – ди К.Мохтаров.Үзәккә нәкъ менә шул кирәк. Ниһаять, 1929 елның 16 августында К.Мохтаровны эш урыныннан алып ташлыйлар. Шул ук көнне өй телефонын кисәләр, пособие бирү өзелә...

 "При освобождении т. Мухтаров был удовлетворен содержанием по 16 августа 1929 года и получил компенсацию за нереализованный в 1929 году месячный отпуск.

Выходного пособия т.Мухтарову не выдавалось

Начальник орг.планов управления Коновалов

Врид управляющего делами Богров" (См.ГАРФ, ф.482,оп.12,д.4200.-л.17)

 Шул ук елны Гасыйм Гата улы Мансуров та кулга алына һәм атуга хөкем ителә. Соңрак аны 10 елга хөкем итәләр. Кашаф Мохтаров та шул ук елны Соловки лагерена озатылып, 1937 елда атып үтерелә.

К.Мохтаров һәм аның хакимияте тарафыннан тормышка ашырыла башлаган идеяләр 1990 елларда яңача калкып чыкты, әмма... бу инде аерым тарих...

Ә 1923-1924 еллардан соңгы чорда татар интеллигенциясенә системалы атака дәвам итә. 1921-1923 еллардагы казанышларны юкка чыгару өчен коммунистлар партиясе һәм И.Сталин барысын да эшли.  1927 елны Казанда Гыйльметдин һәм Шәһәр Шәрәфләр кулга алына. Аларны буржуаз милләтчеләр дип игълан итәләр. ОГПУ башлыгы Кандыбин тырышлыгы белән Бөгелмә кантонында да «милләтчеләр оясы» табыла, тарихчы Атласига да һөҗүм башлана һәм тиз арада ул да 10 елга хөкем ителә. 

Нәкъ шушы чорда Сталин үзенең коллегаларыннан Троцкий, Рыков, Зиновьев, Каменев, Бухаринны хакимияттән алып ташлау мәсьәләсен алга куя. 1923 елдагы киңәшмәдән соң, 1927 елның июнендә югарыда күрсәтелгәннәрне партиядән чыгаруны таләп итә. Ул аларны үзәкне туздыручылар дип саный. Мәскәү киңәшмәсендә Сталин сәясәтен хуплаган оппозиция лидерлары тиз арада үзләре дә Солтангалиев язмышына дучар ителеп, халык дошманнары булып китә. Аерылганны аю ашар дигән әйтем дөрес булып чыга. Әгәр Мәскәү киңәшмәсендә бердәм булып Сталин сәясәтенә каршы чыккан булсалар, бәлкем хәлләр башкачарак юлдан китәр иде. Әмма әнә шул бердәмлекне таркату өчен, Сталин барысын да эшли һәм үз сәясәтен алга куя. Шуңа күрә бу мәкерле сәясәтче уңнар һәм сулларны, руслар белән татарларны капма-каршы куеп, чәкәштереп торуны киң куллана. Сәетгалиев кебек «малайларны» үз ягына җәлеп итү дә аңа берни тормый.

Үзәктә һәм урыннарда 1927 елда Сталин инкыйлабы җиңә. Хакимият тулысынча Сталин кулына күчә. 1924-1929 еллар дәверендә хакимият органнарыннан демократик фикер ияләре, талантлы шәхесләр куыла. Җитәкчелек аппаратында татарлыкка атаканы И.Сталин һәм ул җитәкләгән коммунистлар партиясе дәвам итә. Татаризация, коренизация, татар телен дәүләт теле ясау урынына латин шрифтын кертеп, милләтебезне алфавиты да булмаган милләтләр дәрәҗәсенә төшерәләр, соңрак кириллица кертеп, 100% белемле халыкны «белемсез» ясап, бар көчне урыс җаена түгәргә дучар итәләр. Урыслаштыру сәясәте башка төсмер ала. Бөтен дөньядагы 14 тел арасында мөхтәрәм булган татар телен имгәтү-бетерүгә Сталин нигез салды, әмма шактый зыян күрсә дә, татар теле мәңге яшәячәк!

Рәмзи ВӘЛИЕВ,тарих фәннәре докторы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: