Мәдәни җомга

Мәгърифәтле Әтнә төбәге

Әтнә ягы – чис­та татар районы булуы өстенә, чиста авыл хуҗалыгы төбәге дә.

Әтнә – республиканың төньяк-көнчыгышында. Татарстанның Арча, Биектау районнары, Марий Элнең Морки районы белән чикләшеп урнашкан район. 1990 елда ул Арча районы составыннан чыгарылып, мөстәкыйль буларак яши башлый. Димәк, агымдагы ел Әтнә өчен үзенчәлекле, Татарстаныбыз картасында яңа район барлыкка килүгә 30 ел. 


Чиста татар районы булуы белән Әтнә башка төбәкләрдән аерылып тора. Территориясе 681 квадрат километр, халкы – 14400 дән артыграк исәпләнә. Татарстан башкаласы Казан шәһәреннән 53 чакрым ераклыкта. Районда 46 авылны берләштерүче 12 авыл җирлеге бар. Әтнә ягы – чис­та татар районы булуы өстенә, чиста авыл хуҗалыгы төбәге дә. Биредә 15 авыл хуҗалыгы кооперативы һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исәпләнә. Авыл хуҗалыгын  инвесторларсыз гына уңышлы итеп тартып баручы районнарның берсе ул.

“Әтнә”, Әтнәм”, диеп юкка гына халык җырларына кермәгән бу төбәк. Аның искиткеч бай, гүзәл дә, шанлы да тарихы бар, аның “Әтнә сөйләме”, дип галимнәр тарафыннан татар теленең эталоны буларак кабул ителгән ана теле бар. Аның гасырлар аша милләтебезнең асылын, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасларын саклап килгән сынмас рухы, үз җаны бар!

Казан артындагы Әтнә төбәгенең татарның татарлыгын, динен, иманын саклап калуда әһәмияте бәһаләп бетергесез. Явыз Иван Казанны яулаганнан соң, көчләп чукындырудан качкан, исламга, ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләренә тугры калган халык нәкъ менә Казан артында үзенә сыеныр урын таба. Россия патшасы корал белән яулап алган дәүләтнең башкаласы янәшәсендә, бер көнлек ат юлында гына ич бу яклар. Чукындыручылар монда да килеп җитә. Ике гасырдан артык татарның бишеге – Казан артының рухын сындырырга, җанын йолкып алып ташлап, үз диннәренә буйсындырырга бик теләгәннәр. Тик бабаларыбызның Бөек Болгар дәүләтен, Казан ханлыгын гасырлар буе саклап чыныккан каннарына агу сала алмаганнар. Бирешмәгән Әтнә халкы, нык торган һәм бөтен бер Россия империясенең басымы астында да милли сәнгать вә мәгъ­рифәт шытымнарын кадерләп саклаган.

Казан шәһәрендә татарларга аерым урыннарда йортлар салып, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнүгә рөхсәт ителгәч тә, Татар бистәсенә башлыча, Казан артыннан тимерчеләр, күнчеләр, балта осталары һәм башка һөнәрчеләр күченә, шул исәптән Әтнә төбәгенең бай сәүдәгәрләре дә үз кибетләрен ача. Аннары Казан аша сәүдә кәрәваннары Урта Азия, Шәрык илләренә юл ала.

Унсигезенче гасырда Мәскәү Урта Азия дәүләтләре белән элемтәләр урнаштырырга тырыша. Әмма ислам дөньясы хрис­тианнарны чиктән дә уздыр­мый. Һәм патшабикә Екатерина II гә Россия белән Урта Азия арасында элемтә кору өчен Казан татарларын арадашчы итеп файдалану турында уй килә. Ә менә шушы вазифа – Мәскәү белән Сәмәрканд, Бохара, Ургенеч арасында беренче сукмакны салу эше Казан, Мәңгәр һәм Әтнә сәүдәгәрләре, ул чорның бик бай, гыйлемле һәм абруйлы шәхесләре кулына тапшырыла. Изге ният – ике гасыр кысрык­ланып, эзәрлекләнеп килгән динебезне торгызу, мәчетләр салдыру, мәдрәсәләр ачып халыкка дин вә җәмгыять белеме иңдерү теләге белән, татар сәүдәгәрләре әби-патшага таш мәчетләр салыр­га рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Күрәсең, рус дәүләте каршында хезмәтләре шулкадәр дәрәҗәле булган ки, патшаның махсус Указы белән рөхсәт бирелә. Борынгы болгар бабаларыбызның рухына дога, киләчәк буыннарга иман нуры иңдерүче булып 1769 елда хәзерге Әтнә районына кергән Түбән Бәрәскә авылында беренче җәмигъ мәчете төзелә. Шул рәвешле сулыш алырга ирек бирмичә, татар җанын бастырып яткан таш урыныннан кузгала. Берничә елдан мөселманнарга үзләре яшәгән җирдә мәчетләр төзү рөхсәте бирелә,  Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештырыла. Дөрес, Казан һәм Казан арты татарларының артык  күтәрелеп китүләреннән куркып, нәзарәтне Уфага ук җибәрәләр. Әлеге мисал бу як халкының патшалык чорында да Мәскәү исәпләшерлек җитди көче булганын күрсәтә. Казан арты халкы улларының тәвәккәллеге,  изге максат өчен үз-үзләрен аямаулары, халык мәнфәгате өчен шәхси иминлекләрен корбан итәргә әзер торулары патша дәүләтенең сәясәтен беркадәр сындыра. 

Халкыбызның борынгыдан гыйлемле, мәгърифәтле булуын бүгенге чорда Әтнә төбәгендә филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов үткәргән эзләнүләр дә ачык дәлилли. Бер Олы Мәңгәр авылында гына да гаиләләрдә мирас булып сакланган ике йөздән артык борынгы кулъязма китап­лар табылды. Алар арасында “Кыйссаи Йосыф” дастанының унсигезенче гасырдан өч кулъязмасы,  Мөхәммәдъярның “Нурлы содур” поэмасының унҗиденче гасыр күчермәсе, Алтын Урда татар әдәбияты ядкәрләре, ундүртенче гасырдан калган, гарәп телендәге китап һ.б. бик күп бәһа биреп бетереп булмаслык рухи хәзинәләр бар. Ә бит Мәңгәр кебек борынгы авыллар Әтнә төбәгендә бер дистә генә түгел, алар әле үзләрен өйрәнүчеләрне,  тарих серләренең пәрдәсен ачучы галимнәрне көтә.

Әнә шундый мәдәният белән сугарылган, сәнгать белән ашланган, мәгърифәт нуры иңдерелгән уңышлы туфракта гына туа бу дөньяга даһи Мәрҗаниләр. Лондондагы Британия короле академиясендә, дөньяның иң олуг галимнәре арасында, Исаак Ньютон белән янәшәдә портреты урын алган Шиһабетдин Мәрҗани – Әтнәнең горурлыгы. Болгавыр заманнар давылында, туган якны, ата-бабалар туфрагын ташлап, чит җирләргә, чит илләргә китәргә мәҗбүр булган әтнәлеләр дә фани дөньяда югалып калмаган. Тормышта үз урыннарын тапканнар, яшәгән илләренең олы дәрәҗәле, абруйлы шәхесләре булып күтәрелгәннәр. 

Төркиянең Истанбул университетында мәрмәр тактага: “Монда бөек галим Рәшит Рәхмәти-Арат эшләде”, - дип язып куелган. Әтнә төбәгенең Иске Өҗем авылында туып, беренче белем нигезләрен авылның мәдрәсәсендә алган Габдерәшит Хисмәтулла улы Рәхмәти – Истанбул университеты каршында Төркият институты оештырып, төрки телләрне, аларның тарихын өйрәнүгә нигез салган олуг галим.

Рәхмәтинең мөһәҗирлек яз­мы­шын кабатлаган һәм чит җирләрдә аның белән туганлашкан Әхмәтвәли Ибраһимов дөньяга Әхмәтвәли Мәңгәрле исеме белән танылды. Белмәгән кеше белеп калсын: бүген Казан урамнарында йөргән “Мерседес” автобуслары Төркиядә Әхмәтвәли Мәңгәрле заводларында җитештерелгән. Кесәсендә саташып калган бер сум акча белән чит илгә качарга мәҗбүр егет,  язмыш тарафыннан бик күп сыналып, тырышлыгы, сәләте, үҗәтлеге аркасында Төркиянең иң бай кәсәбәчеләренең һәм төрки мәдәнияткә иң күп ярдәм итүче меценатларның берсенә әверелә.

Чит илдә олы дәрәҗәле шә­хесләр булып танылып, абруй һәм шөһрәт казанып яшәсәләр дә, Рәшит Рәхмәти дә, Әхмәтвәли Мәңгәр дә гомерләре буе Казан артын – Әтнә якларын сагынып, йөрәкләрендә газиз ватаннарын саклап яшәгән. 1996 елда, ата-бабаларының туган җиренә беренче тапкыр басу бәхетенә ирешеп, Әтнә районы “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы Сабан туена кайткач, Әхмәтвәли Мәңгәрнең кызы һәм варисы Сафия Имре, әтисен искә алып: “85 яшендә күзләре күрми башлагач, дөнья белән бөтен элемтәләрен өзде, якын дусларын да танымас булган әтием соңгы көннәрендә бик хәсрәтле булды, чөнки туган якларын ифрат сагына, юксына иде”, – дигән.

XIX йөз башында Олы Әтнә авылы халкы мул тормышта яши. Алар тимерчелек, он тарту, бакыр эшкәртү, киндер һәм җеп ману, балта эше белән шөгыльләнә. Әтнә суы ярындагы Кече Әтнә авылы кешеләренең дә тормышлары әйбәт. Халык киез итек һәм эшләпә баса, он тарту белән шөгыльләнә. Урта Әтнә, Норма авылларында исә Олы Әтнәдән аерылып чыккан керәшен татарлары яши. Мөселманлыкка кире кайтканчы алар 1781 елдан Соңгыр авылының чиркәү биләмәсендә исәпләнгән. Хәзерге вакытта авылда гыйбадәт кылу өчен мәчет  төзелгән. Яңа Әтнә авылы халкы тәрәзә рамнары ясау, сәгать төзәтү белән шөгыльләнә. Яңа Әтнәдә вак-төяк сата торган лавка, ә Кече Әтнәдә ике мосафирханә (постоялый двор) эшли. Олы Әтнә авылында волость идарәсе, ике мәчет, ике мәктәп, бер су, дүрт җил тегермәне, ике әйбер ману цехы, тимерче алачыгы, калач, ипи пешерә торган ике цех, дүрт чәйханә, бер мәйханә эшләгән, һәр шимбә базар үткәрелгән. Олы Әтнә, Урта Әтнә, Яңа Әтнә халкы  берләшеп, июнь ахыры һәм июль башларында Мукшы тавы җыены үткәргәннәр.

Әтнә сәүдәгәрләрен якын-тирәдә генә түгел, бик еракларда да яхшы белгәннәр. Вәли байның кибетләре Казанда да, Мәскәүдә дә булган. Бик нык баегач, ул даими яшәү өчен Мәскәүгә күчкән.

Әтнәдә борынгы йортлар аз сакланган. 1895 елда салынган сәүдәгәр Даут утары бар. Бүген ул район үзәгенең иң яхшы архитектура үрнәге булып санала. Аны һәркем сокланып карый. Түбән Бәрәскә авылында Казан артында беренчеләрдән булып төзелгән таш мәчетне күрергә мөмкин. Ул 1769 елда сәүдәгәр һәм иганәче Ибраһим Борнаев акчасына салынган.

Район үзәге Олы Әтнә авылы соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. Биредә урта мәктәп, ике китапханә, Тукай исемендәге совхоз-техникум, училище бар. Аларда республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен белгечләр хәзерләп чыгаралар. Биредә укып, белгечлек алган 300 инженер,  механизатор, бухгалтерлар Татарстанның төрле төбәкләрендә һәм күрше респуб­ликалар, өлкәләрдә хезмәт куя.

Олы Әтнә урта мәктәбе каршында “Туган як” музее урнаш­тырылган. Анда элекке һәм бүгенгене чагылдырган шактый бай материаллар тупланмасы бар. Авылда йөз елдан да элег­рәк салынган Гатаулла бай йортының саклануы – үзе үк тере тарих. Районның тарих музее өчен иң кулай бина ул. Кайчандыр сәүдәгәрләр авылы буларак тарих битләренә кереп калган Әтнә 150 ләп сәүдәгәренең һәм дүрт миллионерының исемнәрен бүгенге көнгә кайтарырга тиештер бит инде!

Район егетләре-кызларының фронтта да тиңдәшсез батырлык­лар күрсәтүләре турында мәңгелек истәлек-хатирәләр тупланыр анда. Казандагы урамнарның берсенең исемен йөрткән Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның Әтнә батыры икәнен татар милләте яхшы белә булыр. Мәктәп янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Әтнә егетләренә һәйкәл куелган. Җиңү көне һәм Совет армиясе көнендә һәйкәл янында митинг­лар үткәрелә. Әнә шулай, Әтнә халкы авыр сынау елларында фронтта да,  тылда да тырышып көрәшеп, фашизмны җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән батырларын искә ала.

1997 елда Олы Әтнәдә үзәк район хастаханәсен һәм мәчет бинасын ачканда республиканың беренче Президенты М.Шәймиев: “Хастаханәгез дә бу хәтле зур, матур булмас иде, мәчетегезнең манарасы да бу кадәр биек булмас иде, әгәр эшләрегез шулай матур булмаса. Халкыбызның бүгенге көнен генә түгел, киләчәген дә – Әтнә районы, Әтнә халкы үрнәгендә алып бара алсак, милләтебез дә сакланыр”, – дигән иде.

Әтнә – авыл районы. Авыл хуҗалыгы, терлекчелек, игенчелек өлкәсендәге уңышлар гына аңа киң колач белән яңа төзелешләр алып бару, авылларның социаль-көнкүреш шартларын яхшырту мөмкинлеген бирә. Район оешкан еллар илнең икътисади яктан да, сәяси яктан да болгавыр чорына туры килде. Ул чорда авыл хуҗалыгын уңышлы алып бару гаять авыр иде. Уңга-сулга чайкалмыйча, сайланган юлдан туры бару өчен район хакимиятенә дә, хуҗалык җитәкчеләренә дә үтә тәвәккәл,  кырыс, нык куллы булу таләп ителде.

“Республикабызның күп кенә төбәкләрендә терлекләрне көтүе белән пычак астына куган чорда без, катгый чаралар күреп, районыбызның, халкыбызның яшәеш нигезе булган авыл хуҗалыгын, терлекчелекне саклап калдык. Финанс кыенлык­лары бугаздан алган чакта да, терлекне суймадык, читкә озатмадык. Гел болай бара алмасына, терлекчелек продукциясенә тиешле бәя биреләчәгенә ышанып эшләдек һәм, Аллага шөкер, оттырмадык. Терлекчелекне саклап кына түгел – тотрыклы рәвештә продукция җитештереп сатуны үстереп, авыл икътисадын ныгыта килдек. Һәм шул исәпкә, киләчәгебезгә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз. Безнең кыйбла – халыкта борынгы игенче бабаларыбызның рухын торгызу”, – диде бер чыгышында район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов.

Әтнә – элек-электән театраль, җыр-моңга, әдәбият-сәнгатькә хирыс як. Уңышларның бер сәбәбе театрның режиссеры, 45 елдан артык алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән Гомәр Мәрдановның үз тирәсенә үзе кебек театр “җене” кагылган фанатларны туплап, иҗатка, халыкка хезмәткә әйди белүендә булгандыр. Гомәр ага лаеклы ялга чыкканчы эстафетаны кабул итәрдәй шәкертләрен дә тәрбияләгән. Әтнә бөек Мәрҗаниләрдән килә торган буын Сибгат Хәкимнәре, Самат Шакирлары, Нәҗип Мадьяровлары белән дан тота. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, публицист Мөшәррәф Галиев, авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Марсель Таһиров, тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова, Г.Камал театры артистлары Зөлфирә Зарипова, Марсель Җаббаров, җырчы Динарт Закиров, Алсу Хәбибуллина һ.б. – Әтнәнең горурлыгы. 

Ә инде район оешканнан бирле, кем әйтмешли, беренче казыгыннан башлап үз иңнәре аша уздырган хакимият башлыгы Габделәхәт Хәкимов турында аерым китап язарга булыр иде. Районны бүгенге халәтендә күрә алу – иң элек аның олы вә фидакарь хезмәте.  Авыр мизгелләрдә егылып калмаган, шатлыклы, җиңүле көннәрне күмәкләшеп каршылый белгән Габделәхәт Хәкимов турында хезмәттәшләре, бергә иңгә-иң куеп эшләгән командасы авызыннан бары тик уңай фикер генә ишетергә туры килә.

Әтнә районының тагын бер горурлыгы турында телгә алып узыйк. Ул Ашыт елгасы үзәненең урта бер өлешенә урнашкан. “Ашыт” дәүләт комплексы табигать сакланышы (заказнигы), 1997 елның 15 сентябрендә Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә оеша. Сакланышның мәйданы 2700 гектар. Сакланыш аша агып үткән Ашыт елгасының уңъяк кушылдыклары – Үртәм, Күәм, Шашы, Сулъяк кушылдыклары – Симет, Әтнә, Бәрәскә елгалары саклагыш эчендә Ашытка килеп кушыла. Ашытның гомуми озынлыгы 83 километр. Ашыт буенда һич кенә дә киптерергә ярамый торган сазлыклар бар. Алар елганы су белән тәэмин итә.

“Әй Ашытым, мин гашыйкмын
Бормаланып аккан суыңа.
Әткәм минем – сөеп 
туймас илем,
Дәртле моңнар оста җырыма”, – дип җырлыйлар бу якларда.

Нинди генә авырлыклар тумасын, тормыш нинди генә сынаулар алдына куймасын, бу төбәк халкының тәкъдире – туган җирендә яшәү, иген игү, терлек асрау, хәләл хезмәт белән көн күрү. Агачтан хөрмә дә өзелеп төшми, җирдән кара алтын да бәреп чыкмый бу якларда. Тәртә утыртсаң, тарантас үсеп чыгарлык кара туфрак та юк Әтнәдә. Районның төп хәзинәсе – алтын куллы эшчән халкы, уңган терлекчеләре, батыр игенчеләре, Казан артының гасырлардан килгән мәгърифәт нурын йөрәкләрендә йөртүче мөгаллимнәре, табиб­ләре, мәдәният-сәнгать әһелләре.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: