Мәдәни җомга

Казанда телевидение

Татарстанда телевидение үткән гасыр уртасында барлыкка килде.

Казанда беренче телевизион үзәк радиосөючеләр, шәһәр предприятиеләренең инженер-техник хезмәткәрләре,  Татарстан җитештерү-техник элемтә идарәсе, ДОСААФ республика комитеты инициативасы  белән туды. 1955 елның 27 февралендә тәҗрибә рәвешендә беренче тапшыру күрсәтелә. Шуннан соң фильмнар, профессионал һәм үзешчән артистлар чыгышлары күрсәтелә башлый.


1955 елның 3 мартында “Советская Татария” газетасында ТАССР ДОСААФ радиоклубы җитәкчесе А.Трашковның “Казанда телевидение” (“Телевидение в Казани”) дигән мәкаләсе басыла. “1953 елның көзендә үк шәһәрнең радиотехник җәмәгатьчелеге Казанда кече телевизион үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрде. Телеүзәк төзү буенча практик бурычларны хәл итү өчен 1954 ел башында ДОСААФ радиоклубы каршында инициатив төркем оештырылды, – дип яза автор. – Шактый эш башкарылды инде. Көчәйткеч куәтләр, кинескоп камералары, башка җиһазлар әзерләнде һәм көйләнде. Сигналларны тапшыру өчен махсус тапшыру телевидение антеннасы куелды, телеүзәктә тулаем көйләү эшләре башкарылды. 27 февральдә беренче тапкыр буларак кинофильм, сынау таблицасы (телевизорларны көйләү өчен) бирелде. Шәһәрнең кайбер агитпунктларына куелган телевизорларда тапшыруның сыйфаты канәгатьләнерлек иде. 

Телевидениенең энтузиастлар төркеме сурәтнең һәм тавышның сыйфатын яхшырту буенча эшен дәвам итә. Телеүзәк йогынтысы радиосын арттыру максатыннан аның куәтен көчәйтү буенча эшләр башланды. Казанда кече телеүзәк булдыру буенча эшләрне эшчәнлекнең беренче этабы дип санарга кирәк. Икенче этап куәтләрне сизелерлек көчәйтүне күздә тота.  Ул тапшыруларны шәһәрдә генә түгел, аның тирә-ягында да карау мөмкинлеген бирергә тиеш. Гамәлдәге телеүзәкнең эшен туктатмыйча моңа 5-6 ай эчендә ирешергә мөмкин булачак”.

Казанда кече телеүзәкнең эшен башлавы хакында 1955 елның 2 апрелендә “Правда” газетасы да язып чыкты.  “Беренче сынау тапшырулары сурәтнең һәм тавыш-сыйфатының канәгатьләнерлек булуын күрсәтте. Хәзер телеүзәкнең куәтен арттыру һәм студия оештыруга әзерлек бара”, – диелә анда.

Татарстан телевидениесе тарихы менә шулай башлана. Билгеле, тарихны  шәхесләр тудыра. Миңа да аларның күбесе белән телевидение студиясендә 26 ел дәвамында бергә эшләргә, тапшырулар әзерләргә туры килде. Мин республикада беренче телевизион тапшыруны оештыруда башлап йөргән Виталий Мироновның һәр эшенә соклана идем. Виталий Григорье­вич республиканың беренче телеоператоры. Башлангыч чорда махсус белеме булмаса да, ул үзе кебек үк тырыш егетләрдән телеоператорлар төркемен оештыра, аларны эшкә өйрәтә. Читтән торып Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтында белем ала. Тора-бара кинооператор булып эшли башлый. Беренче категорияле кинооператор дәрәҗәсенә ирешә. Телевидениедә эшләү чорында ул берничә тапкыр республиканы аркылыдан буйга иңләде, күпсанлы тапшырулар әзерләүдән тыш берничә дистә фильм да төшерде. Күп кенә яшьләргә оператор һөнәрен үзләштерергә дә ярдәм итте. 

Казанда телевидение тапшыруларын башлап җибәрүгә алда инде фамилиясе телгә алынган А.Н.Трашковтан тыш элемтәчеләрдән Г.Б.Бобек, С.Д.Трутнев, В.Т.Варанов, Ә.Ш.Шаһивәлиев күп көч куйган. Радиокомитет рәисе М.Ф.Долговка да күп кенә оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килә. 

Кече телеүзәк эшчәнлегенең беренче айларында нигездә нәфис фильмнар күрсәтелде. Ә 1957 елның ахырында тамашачылар инде театр спектакльләре, үзешчәннәр чыгышларын карый башлады. Бер үк вакытта иҗтимагый-сәяси, балалар-яшүсмерләр тапшыруларын да формалаштыру башланды.

Татарстан радиосының кайбер хезмәт­кәрләре телевидение һөнәрләрен үзләш­терүгә кереште. Иҗтимагый-сәяси тап­шыруларны Итфал Ихсанов редакцияләде һәм кичләрен үзе үк алып та барды. Промышленность тапшыруларын җәмәгать башлангычы тәртибендә радио редакторы Николай Грачев әзерләде. 

– Хәерле кич, иптәшләр. Эфирда безнең беренче тапшыру. Нәфис фильм карагыз.

Бу сүзләр кече телеүзәкнең беренче директоры Л.С.Жукова тарафыннан әйтелә. Татар тапшыруларын Айрат Арсланов һәм Әминә Сафиуллина алып бара.

1958 елда инде һәр көнне диярлек телевидениедән “Соңгы хәбәрләр” тапшырыла. Формалары ягыннан алар бик гади була. Гадәттә дикторлар текст укып утыралар, сирәк кенә фотолар күрсәтелә. 

Телевидение ветераннары 1959 елның 1 май демонстрациясен халыкка ничек күрсәтүләрен сөйли иде. Демонстрация вакытында бик күп фотолар төшерелә. Аларны картонга ябыштырып, студия стенасына беркетәләр. Ә кичен алар “Соңгы хәбәрләр”нең махсус чыгарылышы буларак күрсәтелә. 

Ул чорда әле телестудия кино төшерми, тапшырулар музыкаль бизәлми. Шулай да режиссерлар В.Мурзин һәм Х.Кумысников тапшыруларны ничек кенә булса да төрләндерергә тырыша, чыгыш ясау өчен иң танылган артистларны, язучыларны, музыкантларны чакыра.

1959 елның октябрь ахырында Казанда заманча проект буенча төзелгән  типовой телеүзәк төзелеп бетә. Ул 300 һәм 50 кв. метрлы ике студияне берләштергән дүрт камералы аппарат-студия блогыннан тора. Яңа телеүзәк 1959 елның 1 ноябрендә ачыла. Бу көнне дүрт сәгатьлек программа күрсәтелә. Студиягә бик күп кунаклар чакырыла. Алар арасында төрле тармак­ларда эшләүче хезмәт алдынгылары, барлык театр артистлары, җырчылар, музыкантлар, язучылар, партия – хуҗалык җитәкчеләре дә була. Алтмыш ел элек Ш.Усманов урамында ачылган телевидение студиясе бинасыннан бүген дә әле тапшырулар күрсәтелә. Билгеле инде ул алтмыш ел дәвамында шактый киңәйтелде, яңа корпуслар салынды. Телевизион техника да бөтенләй башка төрле инде.

Яңа студиянең төп иҗат составын кече телеүзәктә эшләп бераз тәҗрибә туплаучылар тәшкил итә. Элек радиода эшләгән редакторлар Итфал Ихсанов, Николай Грачев, Кыям Янгулов, Фәүзия Бурнашева, дикторлар Айрат Арсланов, Әминә Сафиуллина кабул ителә. Телестудиянең беренче директоры итеп Зәйнәп Хәйруллина, аның урынбасары итеп моңарчы Мәдәният министрлыгында эшләгән Зәет Байчурин билгеләнә. Беренче телевидениечеләрнең күпчелеге үз һөнәрләренә хилафлык китермәде, пенсиягә чыкканчы биредә эшләде, хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Әминә Сафиуллина пенсиягә чыгар алдыннан бераз әдәби-музыкаль тапшыруларның баш редакторы да булып эшләп алды. Аның хезмәте “Почет билгесе” ордены, “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме белән бәяләнде. Телевидение ветераннары Кыям Янгуловка, Эмиль Ключаревка, Эдуард Сираҗетдиновка, Искәндәр Шәмсетдиновка, Фәүзия Бурнашевага “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре бирелде.

Үткән гасырның илленче еллары ахырында, алтмышынчы еллары башында, телевидениене формалаштыру чорында яңа һөнәрләр барлыкка килде. Аларның берсе оператор-документалист. Ул кинодокументалист һөнәренә якын һәм киночылар туплаган тәҗрибәне дәвам итә. Әмма бу тәҗрибәне сәнгатьнең яңа төре булган телевидениегә механик юл белән күчереп булмый иде. Телевидение оператор-документалистына төшерелгән киноматериалны шул ук  көнне эфирга бирү, халыкка җиткерү бурычы куелды.

Казан телевидение студиясендә киногруппа оештыручы һәм аның беренче начальнигы В.С.Говорухин булды. Соңрак ул Мәскәүдә төрле студияләрдә эшләде, кинорежиссер буларак нәфис фильмнар төшерде. Казан телестудиясендә штатка беренче кинооператор итеп Искәндәр Шәмсетдинов, аның ассистенты итеп Эльдар Юмакулов кабул ителә. 1960 еллар башында Кирилл Аристов һәм Василий Абрамов кинооператор булып эшли башлый. Бераз соңрак Виталий Миронов һәм Тойво Кальюраид телеоператорлар төркеменнән кинооператор итеп күчерелә. Озак еллар дәвамында кино тасмаларын эшкәртүче машиналар булмады. Оператор төшереп кайткан киноматериалларны бик примитив юл белән мичкәләргә салып “проявить иттеләр”. Бу эшне Куйбышев исемендәге химия заводы лабораториясеннән килгән Галина Гревцева башкарды.

1959 ел ахырында режиссерлар төркеме дә оештырылды. Телевидениенең беренче баш режиссеры итеп Кәшфи Гаделшин билгеләнде. Элеккеге театр һәм радио режиссерлары телевидение режиссеры һөнәрен үзләштерүгә кереште. 60 нчы елларда телевидениедә В.Мурзин, Г.Хөсәенов, Иван һәм Вера Прошкуратовлар, К.Косарева, Р.Шиһапов, Н.Кузовенкова һ.б. режиссерлар бик нәтиҗәле эшли иде инде. Беренче телефильмнарның музыкаль режиссеры вазифасын Мансур Сабиров башкарды.

Беренче чорда Казан телевидениесендә төп урынны кинофильмнар алып торды. Икенче урында әдәби-драматик һәм музыкаль тапшырулар булды. Әмма телевизор караучылар ихтыяҗы моның белән генә чикләнми. Әдәби нәфис программалар белән беррәттән иҗтимагый-сәяси, пуб­лицистик программалар да кирәк була. Техника бик примитив, эш шартлары авыр булса да, коллектив ул бурычларны да башкарырга тырыша. Телевидениенең хикмәтле тартма булуы көннән-көн ачык­лана төшә.

Шул ук чорда республика телевидениесенең төп бурычлары һәм вазифасы билгеләнде. Тамашачылар аудиториясе нык үсте. Төрле кешеләрнең төрле мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү ихтыяҗы туды.  Балалар, яшьләр,  пропагандистлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен махсус тапшырулар, икътисади тележурналлар барлыкка килде. Әмма боларның барысы да студиядән бара торган тапшырулар иде. Тамашачы төрле вакыйгаларны турыдан-туры урыннан күрсәтә торган тапшыруларны да карарга, өендә утырган көйгә шул вакыйгаларда катнашырга хыялланды. Һәм, ниһаять, 1961 елда тамашачыларның хыяллары тормышка ашты – күчмә телевизион (ПТС) эшли башлады. Концерт залларыннан, театрлардан, завод-фабрика цехларыннан, стадионнардан турыдан-туры репортажлар башланды.

Татарстан телевидение тарихының башлангыч чорындагы тагын бер датаны билгеләп үтәсем килә. 1962 елда Казан телевидение үзәге СССР үзәк телевидениенең беренче программасын ретрансляция­ләү һәм үз тапшыруларын каналлар аша үзәк телевидениедән күрсәтү мөмкинлеген алды. Бераз соңрак җирле программа өчен махсус канал булдырылды.

1960 елның 29 гыйнварында КПСС Үзәк комитеты “Совет телевидениесен тагын да үстерү турында” карар кабул итте. Партия өлкә комитеты бюросы әлеге карарны 1960 елның 8 мартында карап, анда күрсәтелгән кимчелекләр Татарстан телевидениесенә дә хас дигән фикергә килде. Тапшыруларда шәһәр һәм авылларның сәяси,  икътисади һәм мәдәни казанышлары, алдынгы тәҗрибә тиешенчә пропагандаланмый, фән һәм техника казанышларына, алдынгы тәҗрибәгә игътибар аз бирелә, дип белдерелде. Радио һәм телевидение комитетына министрлык,  ведомство,  партия – совет органнары җитәкчеләренең  халык сорауларына җавап бирүе өчен махсус вакыт билгеләү бурычы йөкләнде. 

Ул чорда Татарстан телевидениесе әле беренче адымнарын гына ясый иде. Тәҗрибәле белгечләрнең җитешмәве үзен нык сиздерде. Шунлыктан партия өлкә комитеты редакцияләрдән иң талантлы журналистларны, театрлардан бай тәҗрибәгә ия режиссерларны телевидениегә җибәрде. Язучы   Рафаэль Мостафин, “Советская Татария” газетасының җаваплы секретаре Алмаз Бикчәнтәев баш редакторлар итеп билгеләнде. Партия өлкә комитеты лекторы Ким Вәлишев “Соңгы хәбәрләр” тапшыруларын әзерләргә кереште. Бераз соңрак радио-телевидение комитеты рәисенең телевидение буенча урынбасары итеп партия өлкә комитеты үзенең тагын бер лекторы Хәйдәр Шакирҗановны җибәрде. Тиздән комитетның рәисе дә үзгәртелде. Бу вазифа бик бай тормыш һәм оештыру сәләте булган журналист Фаик Надыйровка йөкләнде. Ул елларда Рөстәм Кутуй, Хәләф Гарданов, Әнәс Хәсәнов, Абдулла Дубин, Касыйм Фәсәхов, Абдулла Сәләхетдинов, Людмила Мосягина, Туфан Миңнуллин, Людмила Пивоварова, Эдмас Үтәгәнов, Иркә Сакаева, Усман Абдулов, Анатолий Караваев, Әнвәр Миңнуллин, Анатолий Карасик кебек тырыш хезмәткәрләрнең эшкә керешүе  тапшыруларның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итте. 

Шуннан соңгы елларда да партия өлкә комитеты телевидениенең иҗат коллективын формалаштыруга, тапшыруларның сыйфатын күтәрүгә зур игътибар бирде. Телевидение эшчәнлегенә даими рәвештә анализ ясалды, практик ярдәм күрсәтелде. Партия өлкә комитеты телевидениенең берничә хезмәткәрен югары партия мәктәбенә укырга җибәрде. Махсус белеме булмаган хезмәткәрләр ГИТИС, ВГИК кебек дәрәҗәле  бөтенсоюз институтларында читтән торып укый башлады.

Кызганыч, Казан  телевидениесенә нигез салган, аның программаларын формалаштырган кадрларның күпчелеге бүген безнең арада юк инде. Әмма аларның хезмәте бушка китмәде. Өеннән чыкмыйча да бүген һәркем теләгән тапшыруын карый, зәвыгын канәгатьләндерә, дөньяда нинди вакыйгалар булуын көне-сәгате белән белеп тора. Казан телевидение тапшыруларының киләчәктә бик кызык­лы, мавыктыргыч булуына өметләнә. 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Фотолар "Татарстан" ДТРК архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: