Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Татарстан АССР төзелүгә 100 ел

Казан дары заводы

Казанда дары эшләнә башлауга быел 230 ел тулды. Бу дата респуб­лика күләмендә бөтенләй дә искә алынмады.

Ә менә предприятиенең 210 еллыгын Бөтенроссия күләмендә һәм үтә зурлап үткәргәннәр иде. Ул чагында ТАССРның Х еллыгы исемендәге мәдәният сараенда үткән тантанада  Татарстан Президенты М.Шәймиев, Казан хакиме К.Исхаков, “Росвооружение” компаниясе җитәкчесе А.Сергеев та катнашты. 


Казанның дары заводына әби патша - Екатерина II боерыгы белән нигез салына. Билгеле булганча, патшабикә 1767 елда Казанга килә. Шәһәрнең төзек­леге, матурлыгы, халкының кунакчыллыгы Екатерина II дә бик уңай фикер калдыра. 

1782 елда баш артиллерия департаменты канцеляриясенең елына 3-4 мең пот дары эшләүче завод төзү урынын сайлау турындагы указы чыга. Төзелеш өчен Казанның көньяк-көнчыгыш читендә, Казансу елгасы артындагы буш урын сайлана. Заводны өч елда төзү бурычы куела. Бу указга Екатерина II: “Быть по сему”, - дигән резолюция сала.

Төзелеш җитәкчесе итеп Казан морзасы, артиллерия подполковнигы князь Семен Михайлович Баратаев билгеләнә. Аның җитәкчелегендә урман арасында завод корпуслары күтәрелә һәм ике елдан соң ук инде – 1788 елның 24 апрелендә предприятие үзенең беренче продукциясен – кара дары эшләп чыгара. Семен Михайлович дары заводын сафка бас­тыруда актив катнашуы белән бергә, Казанның Яңа Елга аръягы районын барлыкка китерүгә һәм аны формалаштыруга зур өлеш кертә. Шунысы да ачык: илнең иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим булган продукцияне Казан каласы еллар буе мул җитештерә, үзенә йөкләнгән бурычны намус белән үти. Ярты гасырдан соң 1812 елгы Ватан сугышы моны ачык раслый. Казанның дары заводы Россия армиясен сугыш кирәк-яраклары белән өзлексез тәэмин итеп тора, рус коралын данга күмүгә ярдәм итә.

Туган якны өйрәнүче күренек­ле галим Н.Загоскин 1895 елда болай дип яза: “Завод агачлар арасындагы зур территориягә урнашкан. Аерым фабрикалар, мастерскойлар һәм башка биналар төрле җирләргә чәчелгән.  Завод урыны халык телендә, “шәһәрчек” дип йөртелә. Бу чыннан да үзенең үзенчәлекле дөньясы,  махсус администрациясе, көн кадагына куелган бурычлары, ихтыяҗлары булган кечкенә бер шәһәрчек. Заводка аның ике бистәсе дә тоташкан. Аларның берсен “Якын бистә”, икенчесен “Ерак бистә” дип йөртәләр.  Заводның үз электростанциясе, атлы тимер юлы бар. Завод шәһәрчегендә яшәүчеләрнең күпчелеге биредә хезмәт итүче офицерлар”.

XIX гасырда дары бистәсе нык киңәя. Биредә Изге Николай чиркәве, “Барудия” мәчете төзелә. 1853-1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында завод һәр елны 60 мең пот дары җитештерә. 1861 елда биредә химия лабораториясе ачыла, 1886-1887 елларда ул тулысынча реконструкцияләнә.  Җитештерү елына 70 мең потка җитә. Завод­ның 100 еллыгы хөрмәтенә бүген дә һәркемне сокландырган, предприятие символы булып торган “Кызыл капка” төзелә.

Казан заводы озак вакытлар дәвамында Идел буенда, Себердә, Урта Азиядә һәм Кавказда урнашкан хәрби частьларны дары белән тәэмин итеп тора. XIX гасыр ахырында ул төтенсез дары эшләүне үзләштерә. Нәтиҗәдә аны куллану максатлары һәм урыннары киңәя. Завод озак еллар дәвамында продукциянең бу төрен җитештерү буенча илдә беренчелекне тота. 

1915 елда Казан дары заводына капиталь ремонт үткәрү, елына 480 мең пот дары җитештерү бурычы куела. Әмма бу бурычны тиз генә үтәп булмый шул. Билгеле булганча, дары – шартлаучан продукт, янгын куркынычы һәрвакыт сагалап тора.  Беренче җитди һәлакәт биредә  1884 елда була. Ә шулай да иң көчле шартлау 1917 елның 14 августында яңгырый. Ул бөтен илне тетрәтә.

Бәла чын мәгънәсендә аяк астыннан килеп чыга. Кизү торучы тәмәке тарта һәм төпчеген сүндермичә чүп савытына ыргыта. Андагы коры йомычкалар  шунда ук яна башлый. Ялкын снарядлар өеменә үрмәли. Каравылчының бу хакта хәбәр итү өчен берничә минут вакыты була әле, әмма ул куркып кача, якын тирәдә эшләүчеләр дә аның артыннан йөгерә. 

Снарядлар бер-бер артлы шартларга тотына. Аларның кисәкләре төрле якка оча. Кайберләре завод корпусларына, әзер продукция складларына да барып төшә. Һәр җирдә паника куба. Дары бистәсендә яшәүчеләр дә эшчеләр артыннан тегендә-монда йөгерә башлый. Дистәләрчә кешеләрнең гомере өзелә, бик күпләр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт ала. Кыска гына вакыт эчендә бистәдәге күпчелек йортлар юкка чыга. Казанның төрле почмакларындагы йортларда, хәтта Югары Осланда да тәрәзә пыялалары коела.

Заводтагы шартлаткыч матдәләр бөтен шәһәрне җимерү өчен җитәрлек күләмдә була. Казан  пристанендагы пароходларны да Иделнең түбән агымына 15-20 чакрым ераклыкка озатырга карар кылына. Шулай да шәһәр җимерелми. Моның өчен казанлылар дары заводы директоры генерал Лукницкийга рәхмәтле. Бер төркем инженерлар һәм техниклар белән ул заводта кала. Янгын таралмасын өчен, үзенең мөһим күрсәтмәләрен бирә. Авария системасын хәрәкәткә китерә, корпусларны суга батыра. Шул рәвешле заводны һәм шәһәрне тулысынча җимерелүдән саклап кала. Кызганыч, В.Лукницкий үзе дә авыр яралар ала һәм тиздән үлеп тә китә.  Ул чагында Всеволод Лукницкийга 72 яшь була. Шуларның кырыгы Казан дары заводында үтә, ә утыз ике ел дәвамында ул завод коллективын җитәкли.

Ун ел үткәч, завод исәбенә, янгын вакытында һәлак булучылар истәлеге итеп ротонда (гөмбәзле һәм колонналы кечкенә түгәрәк бина) салына. Тарих һәйкәле буларак, бүген ул дәүләт тарафыннан саклана. Күп еллар үткәч, 1998 елда,  генерал Лукницкийны да искә төшерәләр. Көрәш урамын Лукницкий урамы дип үзгәртәләр. 

1918 елда яңа директор, тәҗрибәле инженер Владимир Шнегаска кыска вакыт эчендә заводны торгызу бурычы йөкләнә, чөнки коралга ихтыяҗ бик зур була. Эшчеләр тәүлеккә 16-18 әр сәгать эшли. Директор үзе заводтан бөтенләй чыкмый диярлек. Нәтиҗәдә берничә ай эчендә завод яңадан продукция чыгара башлый һәм гражданнар сугышы дәвамында Кызыл Армияне дары белән тәэмин итеп тора.

Әмма яшь директорның язмышы фаҗигале була. Корткычлыкта гаепләп, аны ун елга хөкем итәләр. Төрмәгә утыртмыйлар, бик яхшы белгеч булуын исәпкә алып,  Талебов химия заводына җибәрәләр. 1937 елда ул Казан дары заводында оештырылган ябык учреждение – ОТБга (Особое техническое бюро) күчерелә. Нәкъ менә биредә В.Шнегас үзе кебек үк җавапка тартылган Н.Путимцев, Р.Фридлендер, А.Рябов, Г.Штукатер кебек тәҗрибәле белгечләр белән бергә “Катюша”ларга реактив снарядлар өчен махсус дары рецептын эшли. Бу ракета системалары сугышның иң авыр чорында хәл­иткеч роль уйный. Бөек Ватан сугышы чорында Казан заводы 103 мең тоннадан артык дары җитештерә, аның 30 проценты “Катюша”лар өчен була. 

В.Шнегас 1943 елда вафат була. Күрәсең, көне-төне эшләп тә,  туктаусыз мәсхәрәләүләренә йөрәге түзмәгәндер. 1956 елда Владимир  Шнегас реабилитацияләнә, аның гаепсез булуы рәсми төстә раслана. 1998 елда Ленин исемендәге фәнни-җитештерү предприятиесе идарәсе бинасына В.Шнегас хөрмәтенә мемориаль такта ачыла. 

Сугыш чорындагы уңышлары өчен предприятие беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бераз  соңрак коллективка Кызыл Байрак һәм Октябрь революциясе орденнары да тапшырыла.

1980 еллар ахырында Казан заводы дарының барлык төрләре белән Совет Армиясе һәм Варшава килешүе составына кергән илләр гаскәрләрен тулысынча тәэмин итә, продукциянең  бераз өлеше башка дәүләтләргә экспортка да озатыла. Әмма СССР таркалгач, предприятие финанс ягыннан бик авыр хәлдә кала. 1990 елда банкротлык чигенә килеп җитә. 2003 елда Россия хөкүмәте хезмәт хакы һәм кредит бурычларын каплату өчен, заводка 50 миллион сум күләмендә субсидия бирә. 

Бүген Казан дәүләт казна заводы Россия Федерациясе милке булып исәпләнә. Ул гас­кәрләрнең барлык төрләренә җитәрлек күләмдә дары һәм зарядлар җитештерә. Завод илнең стратегик предприятие­ләре исәбендә. Предприятие эшчәнлегендә бүген зур проблемалар күренми. Ул билгеләнгән күләмдә продукция җитештерә. Шулай да, 230 еллык бай тарихы булган заводның киләчәге турында төрле имеш-мимеш йөри. Янәсе, ул тиздән Тулага күчереләчәк, диләр. Билгеле, аны кайда эшләтү Россия хөкүмәте ихтыярында. Бәлки, заводны Казаннан күчерү өчен объектив сәбәпләр бардыр. Якын киләчәктә аны аңлатулары да ихтимал. Икътисадның кайбер тармакларын башка  төбәкләргә бирү Татарстанның нефтехимия, авиация, суднолар төзү кебек бик катлаулы өлкәләргә игътибарын арттыруга ярдәм итми калмас дип уйлаулары да мөмкин. Дары заводы кебек оборона предприя­тиеләренә әйләнә-тирә мохитне саклау, аварияләрне булдырмау өчен дә зур чыгымнар тотарга туры килә. Казан заводында соңгы шартлау 2017 елның 24 мартында булды, өченче цехта янгын чыкты.  Әлеге янгынны  шәһәрнең барлык почмакларыннан күзәтергә мөмкин иде.Авария вакытында 3 нче часть каравыл башлыгы Эдуард Илларионов һәлак була.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев