Мәдәни җомга

Фаҗигале сәрдар

Ильяс Алкинны кан түгәргә теләмәгән намуслы кеше дип тә, дәүләтчелекне торгызу мөмкинлегеннән файдаланмыйча халкына хыянәт итүче дип тә  санап була

1552 елда Казан  ханлыгы яуланганнан соң татарлар инде башка беркайчан да ул чордагыдай хәрби куәткә ия була алмый. Бары тик бер тапкыр  - 1918 ел башында гына Хәрби Шурага берләштерелгән татар гаскәрләре Россиядә иң күп санлы һәм шактый оешкан хәрби көчкә әверелә. Әмма әлеге гаскәрләр санаулы атна эчендә таркала – монда Шура лидеры Ильяс Алкинның (1895-1937)  хакимиятне корал белән яулаудан баш тартуы да хәлиткеч роль уйнамый калмый. Аны кан түгәргә теләмәгән намуслы кеше дип тә, дәүләтчелекне торгызу мөмкинлегеннән файдаланмыйча халкына хыянәт итүче дип тә  санап була, ләкин ул беркайчан да куркак та, мәкерле политикан да булмый. Әлеге 22 яшьлек лидер тарихны үзгәртерлек хәлиткеч адым ясарга җөрьәт итмәгән көннәрдәге вакыйгаларга тукталыйк. 


Ильяс – Казанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, I Дума һәм “Иттифак” ҮК әгъзасы адвокат Сәетгәрәй Алкин улы була. Казан реаль училищесын тәмамлагач, Ильяс (Мулланур Вахитов кебек үк)  Петроградтагы Политехника институтына укырга керә, аннан артиллерия училищесына алына. Вахитов һәм Алкин – зур шәһәрләрдәге руслашкан татар элитасының типик вәкилләре. Петроградта алар Думаның мөселман фракциясе вәкилләре белән аралаша. 

1915 елда Петроградта укучы студентлар Галимҗан Шәрәф, бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Солтанбәк Мәмлиев “Татар учагы” җәмгыятен төзи һәм татар халкының сәяси мәдәниятен үстерүне, аны яңартуны максат итеп куя, 1917 ел башында татар әлифбасы реформасы турында дискуссиядә катнашып, татар телендә авазлары булмаган хәрефләрне алфавиттан алуны таләп итә. Шул елны Алкин хезмәт итү өчен Казанга җибәрелә.  Бу вакытта Россиянең даими армиясендәге мөселманнар (нигездә татарлар) саны ярты миллион кешегә җитә. Хөкүмәтнең инородецлар өчен мәктәпләрендә укытучыларның хәрби хезмәттән азат ителүе һәм Төркиягә каршы сугышка тискәре мөнәсәбәт аркасында, армиядә татар зыялылары саны кими. Армиядәге түбән чинлы татар офицерлары арасында төп катламны милли студентлар тәшкил итә. Тылда, бигрәк тә Казан Хәрби Округы территориясендә, бик күп өйрәтү частьлары  урнашу Беренче бөтендөнья сугышының үзенчәлеге булып тора. Бөтен Идел буен һәм Уралны колачлаган Казан Хәрби Округы барлык төп татар биләмәләрен берләштергән бердәнбер административ берәмлек санала. 

Февраль революциясеннән соң ук мөселман частьлары төзү идеясе калкып чыга. “Татар учагы” җәмгыяте лидеры Ильяс Алкин һәм аның энесе Җиһангир, соңрак Солтанбәк Мәмлиев һәм Усман Токумбәтов мөселман сугышчыларын берләштерү һәм Хәрби Шура төзүдә башлап йөри. 1917 елның 8 мартында ук Казан гарнизоны роталарыннан делегатлар җибәрелә, алар Ильяс Алкин җитәкчелегендә Казан Мөселман Хәрби Комитеты (Хәрби Шура) төзү турында карар кабул итә. 12 мартта Алкин хәрбиләрдән Казан Мөселманнар Комитеты (милли элита органы)  әгъзасы итеп сайлана. 

1917 елның 23 мартында Хәрби Шура мөселман частьлары төзү зарурлыгы турында карарны бертавыштан кабул итә, шул ук көнне комиссия оештырыла. 28 мартта Хәрби Шура Ильяс Алкинның Россиянең барлык эчке губерналарында Татар Хәрби Округын төзү тәкъдиме кертелгән докладын тыңлый. 

1917 елның 7 апрелендә “Йолдыз” либераль газетасы “Татар полклары нигә кирәк?” дигән программалы мәкалә бастыра, анда армияне милли тәрбия мәктәбенә әйләндерергә кирәклеге турында сөйләнә. Татар Хәрби Округында барлык чиновниклар – мөселман, теләсә кайсы татар офицеры анда хезмәт итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дигән фикер уздырыла. Татар теле Округның рәсми теле дип игълан ителә. Округ “барлык төр гаскәрләрне” һәм хәрби уку йортларын берләштерергә тиеш була. Мондый бербөтен милли армия формалаштыру проектын гамәлгә ашыру үзәк хөкүмәт белән ил мөселманнары арасындагы мөнәсәбәтләрне бер башка үстерер иде. Рәшид Ибраһим инде 1906 елда ук милли корпус төзергә өндәгән. Бу очракта, Россиядәге сәяси вәзгыять нинди булуга карамастан,  үз армияләре татарларга  үз хокукларын саклау гаранты булыр иде. Милли хәрби частьлар җирле полиция көчләренең үзенчәлекле прототибы сыйфатында да  карала. Татар солдатлары сугышка барырга бер дә атлыгып тормый. Патша хөкүмәтенең латыш һәм әрмән хәрби частьлары төзүе милли билге буенча армия формалаштыруга этәргеч була. Мөселман хәрби частьлары  Россия киңлекләрендәге татарларны әрмән һәм казаклардан яклауда да катнаша алыр иде. 

Хәрби Шурага башка төбәкләрнең мөселман сугышчыларыннан да хуплау килә. 1917 елның 30 апрелендә Мәскәүдә мөселман сугышчыларының киңәшмәсе башлана. Алкин җитәкчелегендә Вакытлыча Үзәк Совет формалаша. Армияне кичектергесез рәвештә миллилек буенча яңадан формалаштыру һәм мөселман частьларын аерып алу турында карар кабул ителә. 18 майда Казандагы Хәрби Шура утырышында полкларда махсус татар роталары төзелү искәртелә. 

1917 елның 4 апрелендә үк Казан Мөселманнар Комитеты утырышында Алкин милләт проблемаларын хәл итү өчен Гомумроссия мөселман корылтаен түгел, бәлки татар корылтаен җыю идеясен хуплый. Әмма II Мөселманнар корылтаенда ул үзәкләштерелгән татар автономиясе төзүгә каршы чыга, чөнки хәрби частьларның тулы мөстәкыйльлеге яклы була. Ихтимал, әтисенең автономия лидеры Садри Максуди белән мөнәсәбәтләре начар булу да роль уйнагандыр, шулай ук либерал Максуди белән социал-демократ Алкинның сәяси программалары да төрле була.  

Июль азагында Казанда үткән I Мөселманнар Хәрби корылтае Ильяс Алкин җитәкчелегендә даими Бөтенроссия Хәрби Советын (Хәрби Шура) сайлый. Корылтай барышында милли хәрәкәтнең уртача һәм радикаль өлешләре арасында каршылыклар тугач, Алкин ике лагерь арасында бердәнбер арадашчы булып кала. Әмма Хәрби Шура җитәкчелеге, бер яктан, хәрбиләрнең күпчелеге хуп­лаган саф аграр-социалистик федераль программаны раслый, икенче яктан исә гомуммилли структураларга һәм барыннан да бигрәк Вакытлы Милли Идарәгә хәерхаһ булып кала. Учредительный собраниегә сайлауларга бары тик “мөселман социалистик төркемнәре” белән блокта гына барырга карар кылына. Шул рәвешле Алкин белән Вахитов Казан губернасыннан Учредительный собраниегә Мөселман Социалистик Блогы кысаларында сайлана.

1917 елның 27 октябрендә Казанда хакимият большевиклар кулына күчкәч үк, мөселман хәрби оешмаларының ашыгыч утырышы җыела. Шура телеграмма җибәрә: “Хөкүмәт демократия кулына күчте. Совет власте шигарьләрен көчебездән килгәнчә үткәрергә тырышабыз”.

30 октябрьдә Казан Хәрби Округы мөселман сугышчыларының II корылтае башлана. Алкин Учредительный собраниегә сайлауга кадәр хәлиткеч гамәлләр кылудан тыелырга өнди. Хәлил Сафиуллин моңа каршы: “Тарихыбызга күз салсак, без таркаулыгыбыз аркасында элек тә дәүләтебезне үз кулларыбыз белән русларга биргәнбез бит инде. Безгә һәрвакыт бердәмлек җитми”, - дип белдерә. Габдулла Габдерәшитов тиз арада милли частьлар оештырырга тәкъдим итә: өч запас мөселман полкы төзеп (Казан, Уфа, Оренбург), I Укчы бригадага берләштерү фаразлана. Милиция прообразы сыйфатында мөселман патруль командалары булдыру ниятләнә. 

1917 елның 12 ноябрендә Ильяс Алкин рәислегендә Казан милли оешмаларының икенче утырышы уза. Рәис, “хәзер Россиядә хөкүмәт юк, шунлыктан безгә Идел буе халыклары федерациясен төзергә кирәк”, - дип белдерә. Ул хәзерге вәзгыятьне һәр милләтнең үз мәнфәгатьләре өчен көрәшү чоры, дип бәяли, мөселман частьларын милләт хокукларын тәэмин итүдә төп корал, дип атый. Утырыш Милләт Мәҗлесен Казанга күчерергә, аңа татарларның Учредительный собраниесе функцияләрен тапшырырга һәм аның сессиясендә территориаль автономия игълан итәргә карар кыла. 

Россия Федератив Республикасы игълан ителгәннең икенче көнендә – 1918 елның 6 гыйнварында  Милләт Мәҗлесе аның субъекты – Идел-Урал штаты төзелү турында белдерә. Гыйнварда үтәчәк II Бөтенроссия Мөселманнар хәрби корылтаеның алдарак узган киңәшмәсендә үк Ильяс Алкин җитәкчелегендәге милли күпчелек һәм үз исемнәреннән Камил Якубны чыгыш ясаткан сул социалистлар арасында каршылык туа. Алкин, корылтай утырышларында “без мөселман халкы, төрки-татар милләте өчен көчле корал булдырырга тиеш”, дип белдерә. Якуб исә, кадетлар – мөселман солдатларын файдаланырга маташа һәм Штат игълан итү – алар идеясе, дип раслый. Алкин үзенең кадетлар белән бернинди элемтәсе булмавын ярып сала һәм “бердәнбер максатка – милли максатка тәгаенләп, алга барырга кирәк”, ди.  Делегатларның күпчелеге аны хуплый, корылтай эшлекле эзгә төшә. Аның дүртенче махсус утырышы гадәттән тыш характерда бара, чөнки Казан Советының Хәрби Шурадагы биш лидерны кулга алырга җыенуы турында имеш-мимеш тарала. Фактларны тикшерү Казан Советы җитәкчеләренең хәрби переворотка әзерләнү турында боерык бирүен күрсәтә. Хәрби Шура лидерларын кулга алу хакында карар Казан Советы башкарма комитетының яшерен утырышында кабул ителә (анда Мирсәет Солтангалиев та катнаша). Казан Советының милли гаскәрләр оештыруга һәм Идел-Урал штаты төзүгә каршы бөтен куәтенә көрәшәчәге инде ачык аңлашыла. Корылтай үзе хәлиткеч гамәлләрдән тыелып кала. 

Милли элементлар  социалист-федералистлар фракциясен төзи, корылтай делегатларының күпчелеге аның тирәсендә берләшә. Төп максаты -  Идел-Урал штатын төзү. Фракция җитәкчелеге ике сәяси төркем вәкилләреннән – Хәрби Шурадан һәм Галимҗан Ибраһимов төркеменнән гыйбарәт була. Корылтай президиумына социал-федералистлар гына сайлана. Казан гарнизоны хәрби ахуны Гатаулла Баһаветдинов доклады буенча Идел-Урал төрки-татар Штатын төзү турында карар кабул ителә. II Бөтенроссия Мөселманнар Хәрби корылтае Штат төзү һәм аның законнарын саклау вазифасын үз өстенә ала. Штатка каршы гамәл кылган контрреволюцион оешмалар белән көрәш махсус пункт итеп чыгарыла. Шул рәвешле Штат гомуми тавыш бирү хокукына нигезләнгән парламент республикасыннан совет рес­публикасына әйләнә. Әлеге проектның фундаменталь зәгыйфьлеге  шунда ки – татар эшче-крестьяннарының үз сәяси оешмалары булмаган. Ул чор татарлары Советларга һәм барлык дәрәҗәләрдәге гомумроссия партия структураларына бик аз сайланган. Хәрби Шура ул чактагы Совет властеның төп принципларын кабул итүгә ризалашкан, бу Советларның җитәкчелеген тану һәм Штатны Совет республикасы дип игълан итүдән гыйбарәт булган. 

1918 елның 19 февралендә “Безнең тавыш” газетасы “Дөреслек кирәк” мәкаләсен бастыра, анда корылтайда көчләр нисбәте үзгәрү күрсәтелә. Галимҗан Ибраһимов төркемендәге Уфа губернасы Хәрби Шурасы җитәкчеләре  Алкиннан ерагая башлый. Лидерлары – Уфа сул эсерлары юлбашчысы Г.Ибраһимов, 1918 елның гыйнварында Мөселман комиссариаты халык комиссары урынбасары итеп билгеләнгәч, бөтенләй советлар ягына авыша. Совет яклылар, корылтайны үзләренә буйсындыра алмагач, Хәрби Шураның Казандагы частьларында агитацияне көчәйтә. 1918 елның февраль азагына Хәрби Шурага башка җирләрдәге, бигрәк тә Оренбург һәм Уфадагы частьларның да таркалуы турында хәбәрләр килеп ирешә. Хәрби частьларның гамьсезлеге, Хәрби Шура һәм II Хәрби Корылтайның Штат төзү буенча гамәлдә бернинди чара күрмәве, үзләрен мылтык астында асрау сәбәп­ләрен аңламау мөселман частьларын тарката, сугышка сәләтлеген һәм әхлак сыйфатларын җуйдыра. Нәтиҗәдә, солдатлар үзләре үк милли частьларны тарату ягында булып чыга. 

1918 елның февралендә, Идел-Уралны оештыру корылтаена капма-каршы буларак, Казанда Идел буе һәм Көньяк Урал өлкә Советлары корылтае үткәрелә. Барлык мөселман делегатлары бертавыштан диярлек Штат идеясен яклый. Әмма Советлар корылтае  милли автономиягә каршы чыга. Моңа җавап итеп, мөселман фракциясе корылтайны ташлап чыгып китә, һәм 26 февральдә Казан мөселман оешмаларының гомуми утырышында Штатны игълан итү турында карар кабул ителә, 27 февральдә әлеге фәрман тексты язылган плакатлар эленә. Моңа мәкерле җавап итеп, 1918 елның 26 февралендә Казан губерна Советы җитәкчелеге Казан Совет Респуб­ликасын игълан итә. Шәһәрдә хәрби хәл кертелә. 28 февральдән 1 мартка каршы төндә Хәрби Шура җитәкчелеге кулга алына.

Ильяс Алкин котылгысыз якынлашкан гражданнар сугышы тәгәрмәчен туктата алмый, әмма ничек тә аны акрынайтырга тырыша. Аның соңгы батырлыгы – 1918 елның август-сентяб­рендә Казанның татар районнарына ак полицияне якын җибәрмәве, шул рәвеш­ле ул үзенең байтак сәяси дошманнарының гомерен саклап кала. Алкин урта гасырлардагы кан коюны хәтерләткән гражданнар сугышында катнашудан баш тарта, бу илдә әлеге фаҗигале тәҗрибә нормага әйләнсә дә, ул милләттәшләренең бер-берсен үтерүен теләми. Мөгаен, бу аның иң зур батырлыгыдыр да. Ул татар Наполеонына әйләнми, әмма Кеше булып кала. Аннары инде ул сәясәттән ерак­лаша, мөгаллимлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә, шулай да репрессия­ләнүдән котыла  алмый. 1937 елның 27 октябрендә 58-6, 59-8, 58-11 (шпионаж, террорчылык эшчәнлеге һәм контрреволюцион террорчыл оешмада катнашу) маддәләре буенча гаепләнеп кулга алына һәм шул ук көнне атып үтерелә. 

Айдар ХӘБЕТДИНОВ.
(“Лидеры нации” китабыннан).

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: