Мәдәни җомга

Елга уртасындагы һәйкәл

Киров дамбасыннан узучылар Казансу елгасы уртасындагы утрауда төзелгән корылмага игътибар итми калмады.

Ярдан ерак булмаса да, аңа күпер сузылмаган. Биредә тантаналар да үткәрелми, туристларны да алып кермиләр. Бу корылманың халкыбыз тарихындагы иң фаҗигале вакыйга – Казан ханлыгының җимерелүенә бәйле булуын күпләр белми дә. 

Корылма тарихына кагылышлы мәгълүматларны китерик. Казан буйсындырылгач ике көннән соң патша Иван IV тантаналы төстә, бөек җиңүче кыяфәтендә шәһәргә килер. Шул ук көнне “рус зираты” дип аталган туганнар каберлеге урынында Успение Пресвятой Богородицы монас­тырена нигез салына. Монахлар биредә гыйбадәт кылырга тиеш була. Монастырь Казансу елгасының уңъяк ярындагы калкулыкка урнаша. Әмма язгы ташкын вакытында су бик югары күтәрелә. Бигрәк тә 1559 елгы ташкын монастырьның агач корылмаларына зур зыян сала. Нәтиҗәдә монастырьны яңа урынга, халыкта Елан тавы яки Зилант дигән урынга күчерәләр. Казан өчен барган сугышларда бу патша гаскәрләренең беренче тукталыш ясаган урыны була. Андагы тауда байрак эленеп тора, поход чиркәве дә эшли.

1560 елны Зилант монастырена патшаның грамотасы белән бергә 300 сум акча килә. Аның хатыны Анастасия дә 100 сум акча җибәрә. Еракта калган туганнар каберлегендә кәшәнә (часовня) төзи башлыйлар. Анда Зилант монастыре монахлары хезмәт күрсәтә. Югары дини идарә оешмасы Казан ханлыгын тар-мар итүдә батырлык үрнәге күрсәтүчеләр исемлеге тупланган махсус китап чыгара. Анда кергән исемнәр җеназа вакытларында искә алына башлый.

1812 елда Наполеон армиясен җиңгәннән соң Россиядә гайре патриотизм чире кузгала. Русларның төрле чорларда җиңүләренә багышланган һәйкәлләр салына башлый. Зилант монастыре архимандриты Амвросий Сретенский часовня урынында багана рәвешендәге һәйкәл торгызырга ниятли. Моның өчен ул 5 мең сум акча да җыя. 

Проектны Александр I гә күрсәтәләр. Патшага һәйкәлнең идеясе ошый. Әмма ул башкала архитекторы Алферовка проектны үзгәртеп әзерләргә куша. Алферов бөтенләй яңа проект әзерли. Казанда исә төзелеш барышын губерна архитекторы Шмидт күзәтеп тора. Ул үз чиратында  стеналарны тышкы яктан ак таш белән капларга тәкъдим итә.

1813 елда патша планны раслый һәм төзелешкә 5 мең сум акча бирә. Гаиләсе дә шулкадәр үк акча җибәрә. Халыктан 100 мең 135 сум акча җыела. Һәйкәл дүрт почмаклы кисек пирамида рәвешендә төзелә. Нигезе 10 га 10 сажин күләмендә (сажин – 2,13 метр чамасы) була. Биеклеге дә шул  кадәр үк. Гыйбадәтханә 150 кеше сыйдырган.

Архитектор Алферов, бинаны төзегәндә, Мисыр алымнарын кулланган. Аның карамагында А.Плещинскийның 1800 елда ясаган “Күл ярындагы һәйкәл” картинасы күчермәсе дә булган. Ул архитекторлар Баженов, Мельников, Мартос тарафыннан иҗат ителгән пирамидаль чиркәү проектларын да белгән. Европа буйлап сәяхәттә булганда Алферов башка корылмалар белән дә танышкан. Соңрак шундый ук гыйбадәтханә 1853-1855 еллардагы Кырым сугышында һәлак булган сугышчыларга Севастопольдә дә төзелгән. 

1830 елда Казан губернаторы тәкъдиме белән яр буендагы гыйбадәтханә шәһәр думасы карамагына бирелә. Аны тиешле тәртиптә тоту бурычы сәүдәгәрләр А.Круженников һәм П.Котеловка йөкләнә. Шәһәр казнасы биргән акча исәбенә һәйкәлгә архитектор Пятницкий проекты буенча реставрация үткәрелә. Архитектор һәйкәлнең биеклеген түбәнәйтә, ярларны ныгыта, гөмбәзне алмаштыра, көнчыгыш ягыннан баскыч төзи. 1832 елның октябрь башына чиркәү-һәйкәлне үзгәртеп кору тулысынча төгәлләнә. Шул уңайдан 2 октябрьдә (Казан яуланган көндә:)  биредә зур тантана үтә. Император Николай I, бүләк итеп, дини йолалар үтәгәндә куллану өчен көмеш савыт-саба җибәрә. 

1834 елда гыйбадәтханә - һәйкәл таш баганаларга утыртылган тимер койма белән әйләндереп алына. 1837 елда пирамиданың стеналары табаклы калай белән  каплана, колонналар һәм портиклар ак төскә буяла. 

Гыйбадәтханәгә керүгә, ишекнең сул ягында Иван Грозный, уң якта Алек­сандр I портреты эленә, колонналар арасына иконалар урнаштырыла. Пирамида почмакларында монах бүлмәсе – хөҗрә, руханилар өчен бүлмәләр була. Гыйбадәт йортының уртасына һәлак булучыларның калдыклары салынган төрбә куела, аларны шәмдәлләр яктыртып тора. Кеше сөякләре рәшәткә идән астыннан күренеп торган.

Гыйбадәтханә-һәйкәл янәшәсендә, 1552 ел вакыйгалары истәлеге булып, борынгы таш ядрә һәм чуен пушка саклана. Кайчандыр һәйкәл янындагы  баганаларда бер зур һәм берничә кечерәк кыңгыраулар  эленеп торган. 1871 елгы проект буенча аларны яңадан урнаштырырга теләгәннәр. Әмма ул гамәлгә ашмый калган. Бу чиркәүнең үз мәхәлләсе булмаган. Хәрби рухани тотылган, чөнки бәйрәмнәрдә губернатор һәм архиерей катнашында хәрби парад та үткәрелгән.

Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл салу турында да сүзләр күп йөрде. Ул Кремльгә Казансу ягыннан керү капкасы янында булачак дип төгәл урынын да билгеләделәр. Әлбәттә, бу урын бик уңышлы һәм символик булыр иде. Ул чорда Кремль төп ныгытма булып исәпләнгән. Аңа керү юлындагы елга ярыннан Казанны яулап алучылар истәлегенә төзелгән гыйбадәтханә-һәйкәл яхшы күренеп тора. Кремльдә Кол Шәриф мәчете ачылганнан соң һәйкәл төзү турындагы сүзләр бөтенләй онытылды. Күрәсең, республиканың ул чактагы Президенты М.Шәймиевнең: “Кремльдә Кол Шәрифкә төзелгән мәчет Казан алынганда һәлак булучыларга һәйкәл булсын”, - дигән сүзләре күрсәтмә буларак кабул ителгәндер.

1552 елгы вакыйгаларга багышланган язмалар шактый күп. Кызганыч, аларның кайберләре объективлыктан читкә тайпыла. 2004 елда Санкт-Петербургның “Иван Федоров” типографиясендә 3500 данә белән чыккан “Мирас. Татарстан. Мәдәният байлыклары” дигән китапка игътибарны юнәлтик. Аның 234 нче битендә болай диелә: “Это не что иное, как оскверненные большевиками в 1917 году останки главного Казанского памятника – “Памятника убиенным воинам – братской могилы павших при штурме Казани 2 октября 1552 года. В войске Ивана Грозного  IV было очень много казанцев, пришедших с ним освобождать своего родину от пришлых с Крыма и Астрахани правителей”.

Нигә соң бу очракта большевикларны шулай гаепләргә? Алар Казан ханлыгын туздырып ташлаучылар хөрмәтенә төзелгән корылманы сүтеп ташламаган, яндырмаган да. Хәтта, Куйбышев су сак­лагычы төзелеп, гыйбадәтханә-һәйкәл су уртасында калгач та, аңа тимәгәннәр. Аның судноларга билгеле дәрәҗәдә комачаулык тудыруы бәхәссез бит, югыйсә. Бик күп казанлыларның ватаннарын Кырым һәм Әстерхан җитәкчеләре йогынтысыннан азат итү өчен Грозный армиясенә ыргылып килүләренә дә ышанырлык түгел. Тарихтан күренгәнчә, Казан, Кырым, Әстерхан ханлыклары арасында  каршылыклар булгалаган, әмма аларны хәл итү юлларын да таба алганнар. Билгеле, Иван Грозный гаскәрләре сафында казанлылар да булгандыр. Хыянәтче кабих җаннар – һәрбер милләт саен меңләп-меңләп.

Язма авторлары Иван Грозныйны мәрхәмәтле җитәкче буларак бәяләргә тырыша. Патша Казанга  җимерелгән, яндырылган йортлар, урам тулы мәетләр арасыннан керә. Мәетләр арасында баскын урысы да, үз Ватанын саклап шәһит киткән татарлар да булган. Ә мәкалә авторлары килмешәк баскыннарны гына тасвирлый: “... Повсюду лежали  павшие воины, которых царь приказал похоронить с подобающими почестями, что и выполнил прибывший с царем шумен Иоаким...”

Башка чыганаклардан икенче төрле фикерләрне табарга мөмкин. Мәсәлән, Ренат Бикбулатов һәм Рафаэль Мостафинның “Казань и ее слободы” дигән китабында (2001 ел) немец галиме Альберт Шлихтинг истәлекләре китерелә: “1552 елда Казан алынгач, ул талана, шәһәр халкын үтерәләр, ялангач мәетләрне сөйрәп йөртәләр, зур күчләргә өяләр. Һәр бүрәнәгә 20-50  мәетне аякларыннан бәйләп Иделгә ыргыталар”, - ди ул.  Шлихтинг карашынча, шул рәвешле патша Әстерхан ханлыгында яшәүчеләрне куркытырга, каршылык күрсәтүгә аларның ихтыяр көчен сындырырга тырыша.

“Казанның барлык ирләре үтерелә. Хатын-кызларны да кызганып тормыйлар. Патша үз солдатларына хатын-кызлар белән ни теләсә, шуны эшләргә рөхсәт бирә. Күп кенә хатын-кызлар үтерелә дә”, - дип яза тарихчы М.Худяков (“Очерки по истории Казанского ханства”).

Казан тулысынча талана, агач корылмалар яндырыла, ташлары җимерелә. Казанның элеккеге хан сарае дары складына әйләнә. Мәчетләрдән чиркәү ясыйлар. Меңнәрчә сәнгать әсәрләре юкка чыга. Хан архивы да туздырыла. Китап байлыгын, шул исәптән Евразия территориясенең иң төньягындагы уку йорты Кол Шәриф мәдрәсәсе китапханәсен дә яндырып көлгә әйләндерәләр.

Казан яулап алынгач, аның җирле халкы бөтенләй калмый диярлек. Шәһәр тирәсендәге барлык авыллар да яндырып юк ителә. Качып котылырга өлгермәгәннәрне әсирлеккә алалар. Документларга караганда, 9 мең ир кеше, 15 мең хатын-кыз әсир ителә. Казан тирәсендәге 50 чакрымда бер генә татар авылы да калмый, аларда яшәүчеләрнең мал-туары тартып алына, иген басулары яндырыла.

Күп кенә илләрнең җитәкчеләре Иван Грозный явызлыкларына карата үзләренең нәфрәтләрен белдерә. Польша короле С.Батория Явыз Иванга шундый телеграмма җибәрә: “Син үз халкыңа патша түгел, палач. Син халкыңа бары әмер биреп яшәргә күнеккәнсең”.

Без һәр елны 12 октябрьне Хәтер көне буларак билгеләп үтәбез. Халкыбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк.  

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: